МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Сыерчыгым, сайра, сайра! 09.04.2019

Мәктәптә "Сыерчыгым, сайра, сайра!" исеме астында сыерчык оялары ясау конкурсы булып узды. Иң яхшы дип табылган оя район конкурсына җибәрелде. Бу ояны әтисе белән 6 класс укучысы Гимадетдинов Нәзим ясады. Оайн конкурсы нәтиҗәләре буенча Нәзим ясаган сыерчык оясы 2 нче урынга лаек булды, Нәзим мактау грамотасына ия булды. Котлыйбыз!
-
Географиядән ВПР 09.04.2019

Бүген 6 класс укучылары географиядән Бөтенроссия контроль эшләре башкаралар.
-
Будь готов! Скажи нет! 08.04.2019

Учащиеся движения SMS дети провели ежегодную антинаркотическую акцию "Будь готов! Скажи нет!". Они встретились на улице с жителями села и вели беседу на тему о наркотиках. Учащиеся объяснили, что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми. Приобретение, хранение, транспортировка, продажа, организация потребления, склонение к потреблению являются нарушением Закона. А за нарушение Закона придется отвечать.
-
Язгы ташу куркынычы 08.04.2019

Яз җитүгә, су басу, язгы суга бату куркынычы арта. Шушы куркынычларны кисәтү максатыннан, классларда беседалар узды. Укучыларга язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәтелде. Аеруча башлангыч класс укучылары бик кызыксынучан була. Аларга өлкәннәрдән башка су буйларында йөрмәү, бозларга басып уйнамау аңлатылды.
-
Язның беренче өмәсе 06.04.2019

Яз кошлары, җылы көннәре, ташулары белән матур. Кыш буе кар астында качып яткан чүпләр язның шушы матурлыгын боза. Тирә-юнебезне чистарту максатыннан, бүген беренче тапкыр өмәгә чыктык. Тизрәк эресен өчен, карларны таратык, чүпләрне җыйдык. Тирә ягыбызны чиста тоту үзебездән тора.
-
Г.Тукай укулары дәвам итә 05.04.2019

Мәктәптә Г.Тукай укулары дәвам итә. Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Яздан аерып булмый Тукайны" дип аталган иртә үткәрелде. Иртәне 7 класс укучысы Алсу Касимова оештырды. Ул Г.Тукайның балачагы белән таныштырды. Мондый укулар Г.Тукайның туган көненә кадәр планлаштырыла.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен үтисенме? 05.04.2019

Мәктәптә дежур класс әледән әле төрле чаралар үткәрә. Бүген иртән һәр укучының кире кайтаргыч элементлары булу-булмавы тикшерү акциясе узды. Һәр укучының алгы һәм арткы яктан бу элементлары булу-булмавы ачыкланды. Булмаган укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча фикерләр әйтелде. Тиз арада кайтаргыч элементларны булдыру чарасына керешергә кирәклеге искәртелде.
-
Ата-аналар җыелышы 04.04.2019

Бүген мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта район Мәрхәмәтлелек үзәге җитәкчесе М.Н.Шакирова, участковый Л.Хисамиев катнаштылар. Ата-аналар 3 гнче чирек нәтиҗәлре, алда торган бурычлар, ОГЭ га,ВПРга әзерлек торышы белән таныштылар. М.Н.Шакирова Татарстан Республикасында халыкка Интернет аша хезмәт күрсәтүнең өстенлеге белән таныштырды. Л.Хисамиев районда укучы яшьләр арасында җинаятьчелекне булдырмау буенча киңәшләрен бирде. Җыелыш эшлекле шартларда узды.
-
Авыл китапханәсендә 03.04.2019

Ташкичү авылы китапханәсе мәктәп укучылары өчен төрледән төрле чаралар үткәрә. Чираттагы чара Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланды. Китапханә мөдире В.Мостафина укучыларга Тукай тормышыннан кызыклы фактлар әзерләп, укучыларны таныштырды. Укучылар Г.Тукай иҗаты буенча үз белемнәренең тирәнлеген барладылар, күпсанлы сорауларга җаваплар алдылар.
-
Тукай айлыгы башланды 02.04.2019

" Язда килгән, язда ул янган," - дип язды Г.Тукай турында Р.Файзуллин. Быел Г.Тукай вафат булуына 106 ел була. Тукайсыз яшәсәк тә, без Тукайдан аерылмадык. Тукайдан ераклашкан саен, Тукайга якынаябыз. Безнең белән аның үлмәс әсәрләре, шул әсәрләрдәге һәммәбезгә таныш булган геройлар - Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык...
Бүген мәктәптә апрель ае Тукай ае дип игълан ителде. Укучылар Тукай аеның эш паны белән таныштырылды, максатлар куелды. Тукайның туган көнен лаеклыкаршы алуга әзерлек эше башланды.












