МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Стенд җиһазладык 18.09.2019

Мәктәп укучылары арасында төрле конкурслар оештырыла. Уку елы башында Бесландагы вакыйгаларга багышлап, класстан тыш чара оештырылды. Шушы чарада укучыларга "Без тынычлык телибез!" темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Укучылар бу конкурста теләп катнаштылар. Ин яхшы дип табылган эшләр стендта урын алды. Өлкән класс укучылары мондый стендлар янында башлангыч класс укучылары өчен төрле чаралар оештыралар.
-
Линейка узды
17.09.2019
Сишәмбе - мәктәпкүләм линейка көне. Бүген укучылар мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләрен өйрәнделәр. Төрле оешмалар, аларның эшчәнлеге, составы белән таныштылар. Мәктәп тормышын алып баруга эшләр планлаштырылды.
-
Уңыш -2019 16.09.2019

Мәктәбебездә көзге уңыш җыю башланды.
-
Экстремизмга - юк! 14.09.2019

"Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр узды. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрэнделэр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды.
-
Өлкәннәргә булышу 13.09.2019

13нче сентябрь көннемәктәбебезнең волонтерлар отряды өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр. Алар Мәмсә авылында яшәүче Касыймова Гәрифә апа, Ташкичү авылында яшәүче Котдусова Ваһибә апаларның хәлләрен белделәр, аларга йорт эшләрен башкарырга булыштылар.
-
Көзге табигатькә экскурсия 12.09.2019

Бүген башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар көзге табигатьнең матур төсләрен күзәттеләр. Төрле агач яфракларыннан көзге букет ясадылар. Балаларга бу экскурсия бик ошады.
-
Ата-аналар җыелышы 11.09.2019

11 нче сентябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә яңа уку елына планнар,үткән уку елына отчет , укучыларның туклануы, сәламәтлеген саклау , пожар, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре, юлларда йөргәндә балаларның иминлеге һәм хәвефсезлеге, караңгы вакытта йөрү, яктылык кире кайтаручы элементлар куллану, терроризм, коррупциягә каршы көрәшү юллары, интернет куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.
-
“Игътибар,балалар акциясе!” 09.09.2019

“Игътибар, балалар акциясе!” кысаларында мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту буенча юл билгеләрен искә төшерү көне уздырылды.
-
Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләр өчен өйрәнү эвакуациясе 06.09.2019

Бүген мәктәптә төрле куркыныч ситуацияләр туган очракта үз-үзеңне саклау буенча өйрәнү эвакуациясе оештырылды. Эвакуация белән җитәкчелекне ОБЖ укытучысы А.З.Багавиев белән Яңа Кеән янгын участогы начальнигы Х.Х.Ахметов оештырды. Сигнал булуга, укучылар сулыш органнарын саклау бәйләгечләрен алып, билгеләнгән урынга җыелдылар. 8 класс укучылар балалар бакчасы балаларын эвакуацияләүдә катнаштылар.
Х.Х.Ахметов эвакуациянең унышлы узуын белдерде. Мондый чараларның балаларның сәламәтлеген саклау, төрле хәвефләрне кисәтүдә ярдәм итүе турында сөйләде. Пожар куркынычсызлыгы, урманда йөрү, су коену фаҗигаары турында сөйләде.Бер-береңә игътибарлы булу, куркыныч туган очракта ничек хәрәкәт итү алымнарын аңлатты.
Х.Х.Ахметов шулай ук башлангыч класс укучылары белән очрашу үткәрде. Беренче профилактик чаралар турында сөйләде.
-
"Бөек Җиңүнең даны - мәңгелек!" 05.09.2019

Мәмсә мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган "Бөек Җиңүнең даны - мәңгелек!" дигән исем астында тәрбия сәгате үткәрелде.Балаларга илебез халкының сугыш вакытында күргән авырлыклары, газап-михнәтләре турында сөйләнде.бөек Җиңүнең зур югалтулар хисабына яулап алынуын,аның кадерен белергә кирәклеге аңлатылды.тынычлык турында шигырьләр сөйләнде,җырлар җырланды.Кичә "Без тынычлык телибез!"дигән девиз астында ак күгәрченнәр очыру белән тәмамланды.












