МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
“Акчарлак” лагере 06.06.2019

Лагерьның алтынчы көне. Инструктаж үткәрелгәннән соң, балалар белән “Дөньяда Пушкин бар…” дигән темага викторина үткәрелде. Һәр укучы да бик актив булды. Шуннан соң хезмәт десанты оештырылды. Төшке аштан соң, китапханәдә А.С.Пушкинга багышлаган күргәзмә белән таныштылар.
-
“Акчарлак” лагере 05.06.2019

Бүген лагерьда “Яктылыкка һәм яхшылыкка – китап аша” дигән темага диспут үткәрелде. Укучыларның фикерләре тыңланды. Матур әдәбиятка булган мөнәсәбәтләре ачыкланды. Тәҗрибә участогында чәчәк түтәлләрендә чүп уталды. Су сибелде. Авылыбызның күренекле “Шәйхи” чишмәсенә экскурсия оештырылды. Чишмәнең әйләнә - тирәсе чистартылды.
-
Урман көне 05.06.2019

Мәктәп яны ял лагеренда бугенге көн “Урман көне” дип игълан ителде. Шушы көнгә багышлап “Табигатьне саклыйк!” дигән темага плакат ясау конкурсы уздырылды, әңгәмәләр үткәрелде. Саф һавада хәрәкәтле уенннар уйналды.
-
Табигатьне саклыйк 04.06.2019

Балаларны каршы алганнан соң, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң, “Табигатьне саклыйк” дигән темага тәрбияви әңгәмә уздырылды. “Китап – яхшылыкка өндәүче” темасына конкурс уздырылды. Мәктәп тирәсендәге түтәлләргә су сибелде. Төшке аштан соң авылыбыз чишмәләренә экскурсия ясалды.
-
Хезмәт десанты 03.06.2019

Балаларны каршы алгач, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң, “Хезмәт десанты” үз эшен дәвам итте. Экологик темага “Безнең дөнья” исеме астында рәсем конкурсы уздырылды. Төшке аштан соң мәктәп музеена сәяхәт ясалды. Бүгенге көн балалар өчен кызыклы үтте.
-
“Акчарлак” лагере 02.06.2019

Бүгенге көнебезне сәламәтлекне ныгытуга багышладык.”Дөрес туклану” темасына үткәрелгән фикер алышуда укучылар теләп катнашты. Балаларның кызыксынуларын ачыклау өчен кереш анкета үткәрелде. Тәҗрибә участогында яшелчә түтәлләрендә чүп уталды, су сибелде.
-
«Акчарлак» исемендәге хезмәт һәм ял лагере ачылды 01.06.2019

Бүген мәктәбебездә хезмәт һәм ял лагерен башлап җибәрдек. Бу көннең “Балаларны яклау” көне белән туры килүе икеләтә шатлык. Балаларны бәйрәм тарихы белән таныштыру зур кызыксыну уятты. Барыбызда да яхшы кәеф. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Отрядыбызның газетасын чыгардык. “Сәламәтлек” сәгатендә оештырылган “Кем җитезрәк” эстафетасы бик күңелле узды. Бәйрәм көненә багышланган флешмобтан алган тәэсирләребез күңелебездә озак сакланыр.
Исәнме, җәй! Хәерле сәгатьтә!
-
“ Ак каен” исемендәге мәктәп яны лагеры эшли башлады. 01.06.2019

Бүген мәктәбебездә хезмәт һәм ял лагерен башлап җибәрдек. Бу көннең “Балаларны яклау” көне белән туры килүе икеләтә шатлык. Балаларны бәйрәм тарихы белән таныштыру зур кызыксыну уятты. Барыбызда да яхшы кәеф. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Отрядыбызның газетасын чыгардык. “Сәламәтлек” сәгатендә оештырылган “Кем җитезрәк” эстафетасы бик күңелле узды. Бәйрәм көненә багышланган флешмобтан алган тәэсирләребез күңелебездә озак сакланыр. Исәнме, җәй! Хәерле сәгатьтә!
-
Табигать кочагында ял иттек 30.05.2019

2018-2019 нчы уку елы узып та китте. Башлангыч класс укучылары программа материалын уңышлы үтәделәр. Аларны җәйге каникуллар көтә. Соңгы көннәрне укучылар табигать кочагында үткәрәләр. Укутучылар аларны җәй көне үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыралар, каникулны файдалы итеп үткәрү серләренә өйрәтәләр.
-
"IT-чемпион" ярышлары җиңүчесе 29.05.2019

Районда, Республикада укучылар өчен төрледән-төрле ярышлар оештырыла. Шундый ярышларның берсе "IT-чемпион" ярышлары. Безнең мәктәп укучылары да бик теләп кушылдылар бу ярышка. 2019 нчы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча 4 класс укучысы Альбина Латыйпова республикада җиңүче булып танылды, Казан шәһәрендә узган тантанада катнашты, телефон белән бүләкләнде.












