муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 ( 335 ) 336 337 338 339 340 >>
-
Бәйрәм кичәсе 07.03.2015

Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә 8 Март бәйрәме уңаеннан әниләр белән очрашу кичәсе үтте. Укучылар әниләренә багышлап бик матур концерт куйдылар, бүләкләр тапшырдылар.
-
Табигатькә экскурсия 06.03.2015
Сәламәтлек һәркем өчен бик кадерле әйбер. Сәламәт булыр өчен барысы да тырыша: файдалы яшелчәләр ашый, ял итә, саф һавада йөри, физик күнегүләр ясый. Ә безнең мәктәп укучылары сәламәт булыр өчен чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Бүген 5 класс укучылары чаңгыда табигатькә экскурсиягә чыктылар. -
Рәсемнәр конкурсы 04.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан рәсем дәресләрендә дә укучылар иҗат итә, әлеге темага рәсемнәр ясый. Алар эшләрен конкурсларга да тәкъдим итәләр.
-
Күңелле стартлар 03.03.2015

3 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. “Кыюлар” һәм “Җитезләр” командалары көч сынашты һәм үзләренең чынлыкта да кыюлар һәм җитезләр икәнлекләрен исбатладылар. Ярыш булгач җиңүче һәм җиңелүче була. “Җитезләр” командасы 12:10 исәбе белән җиңү яулады. Молодцы, укучылар!
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 02.03.2015

Бүген мәктәптә сугыш вакытында һәм сугыш турында иҗат ителгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча 5-9 нчы класс укучылары арасында конкурс уздырылды. Жюри укучылар чыгышын гадел бәяләде һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды: 5-6 нчы класс укучылары арасында 1 урын - Солтанова К.(6 кл.), 2 урын - Гайнетдинова Л.(6 кл.), Хәмзин Р.(5 кл.), 3 урын - Мингазова И. (6 кл.), Бикбаева А. (6 кл.). 7-9 нчы класслар арасында: 1 урын - Мингазова З. (7 кл.), 2 урын - Садриева А. (7 кл.), Галимуллина И.(8 кл.), 3 урын - Шакиров Ә. (7 кл.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Казан шәһәрендә - ярминкә 01.03.2015

1 нче март көнне мәктәбебез Урта Курса авыл җирлеге белән берлектә Казан шәһәрендә уздырылган ярминкәдә катнашты.
-
Котлыйбыз! 28.02.2015
28 февраль көнне Арча шәһәре стадионында Ф.К.Гәрәфиев истәлегенә чаңгы буенча район беренчелеге үткәрелде. Шәхси беренчелектә Сәләхова Ф. 2 нче, Хәмзин Р. һәм Мөхәмәдиев Илмир 3 нче урынны яулады. Барлык нәтиҗәләр буенча мәктәпнең чаңгычылар командасы 2 урынга һәм кубокка лаек булды. Тренерлары - Мингазов М.В. Чаңгычыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! -
"Туган ил сагында" 27.02.2015
Дәресләрдә генә түгел, тәрбия сәгатьләрендә дә укучылар компьютер технологияләре кулланып, төрле иҗади эшләр башкаралар. 8 нче класс укучылары компьютерда туган илне саклау, тынычлык темаларына рәсемнәр, презентацияләр ясадылар. -
Әбием-сугыш чоры баласы 26.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәр класс "Әбием (бабам) сугыш чоры баласы", "Әбием - тыл ветераны" һ.б. темаларга истәлекләр туплады, альбомнар төзеде. Шушы материаллар белән укучылар класс сәгатьләрендә тирәннән танышалар, сугышның ачы фаҗигасе турында фикер алышалар. Бүген шундый әңгәмә 4 нче класста (класс җитәкчесе - Мингазова Ч.М.) үткәрелде.
-
Кошлар-безнең дуслар 25.02.2015

Кошлар өчен авыр чор үтеп бара. Ләкин мәктәп янындагы агачларга эленгән җимлекләргә укучылар җимнәр салып торалар, кошларны тукландыралар.









