муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 ( 334 ) 335 336 337 338 339 340 >>
-
Арчада - балалар Сабантуе 08.08.2015

8 нче август көнне Арча шәһәрендә балалар Сабантуе уздырылды. Анда мәктәбебез укучылары һәм авылның "Мөхәммәтвафа" мәчетендә оештырылган лагерьга йөрүче балалар катнашты. Көрәшергә яратучы бер төркем укучылар тренерлары Лотфуллин М.Л. җитәкчелегендә көрәш ярышын үз итте. Нәтиҗәләре куандырырлык та. Үз үлчәү категорияләрендә Мөхәрләмов Айдар 1 нче, Нурисламов Рәниф һәм Гыйльметдинов Таһир 2 нче урыннарны яуладылар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Мөхәрләмов Айдар Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев кулыннан скутер ачкычы алу бәхетенә иреште. Афәрин, егетләр!
-
Мул уңыш көтелә 04.08.2015

Яз көне һәм җәй буе тырышып эшләгән хезмәтнең нәтиҗәсен күрер вакыт җитә. Бакчада үстерелгән кәбестәләр дә мул уңыш вәгъдә итә. Чөнки укучыларыбыз яшелчәләрне тырышып тәрбияли, араларын эшкәртә.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 27.07.2015

Бүген махсус комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде һәм яхшы бәя бирде. Дөрестән дә, мәктәп территориясе матурлыгы белән һәркемне үзенә җәлеп итеп тора.
-
Чәчәкләр патшалыгында 21.07.2015

Мәктәп янындагы чәчәклек мәйданы шактый урынны алып тора. Нинди генә чәчәкләр үсми биредә?! Чәчәкләр - шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.
-
Мәктәп бакчасында 18.07.2015

Укучылар җәй буе мәктәп бакчасында тырышып эшлиләр. Түтәлләрне йомшарталар, агач араларын эшкәртәләр, яшелчәләргә су сибәләр.
-
Акция "Помоги своей школе!" 15.07.2015
В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Сегодня каждый из нас может помочь своей родной школе, в которой получал знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное – искал себя и свой путь в жизни. Уважаемые друзья, поддержим Республиканскую акцию "Помоги своей школе!". В наших силах создать в школах Республики Татарстан современные условия для обучения и воспитания детей. Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, и окажите ей помощь. Кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее! -
Сау бул, лагерь! 27.06.2015

Бүген көнне лагерьга йөрүчеләр күңелле үткәрделәр. Ял итүнең соңгы көне булганлыктан, рәхәтләнеп җырладылар, күмәк уеннар уйнадылар, төрле кызыклы конкурслар уздырдылар. Лагерьда алган тәэсирләре матур хатирә булып озак сакланыр әле.
-
Диңгез көне 24.06.2015

Бүген лагерьда ял итүче балалар диңгезләр буенча белемнәрен арттырдылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар, "Ак корабль" уенында актив катнаштылар. Малайлар катнашында үткәрелгән "Рыцарьлар турниры" да укучыларга ошады.
-
Чәчәкләр көне 23.06.2015

Бүген укучылар "Чәчәкләр көне" н билгеләп үттеләр. Табигать кочагында чәчәкләр белән танышканнан соң, аларны рәсемнәргә төшерделәр. "Иң матур чәчәк ясаучы" конкурсы уздырылды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
-
Чыгарылыш - 2015 23.06.2015

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы классын тәмамлаган 10 укучы мәктәпне уңышлы тәмамлаулары турында өлгергәнлек аттестаты алдылар. Шул уңайдан укытучылар, укучылар, әти-әниләр катнашында тантаналы кичә уздырылды. Чыгарылыш класс укучыларына алдагы көннәрендә дә уңышлар юлдаш булсын!









