муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 ( 333 ) 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
"Бөек Җиңү юллары" 01.04.2015

Март аенда район мәрхәмәтлелек үзәге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Бөек Җиңү юллары" дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы уздырган иде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнашты. 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зиләнең рәсеме 3 нче урынга лаек булса, 1 нче класс укучысы Гарифуллин Галим грамота белән бүләкләнде. Ике укучыга да истәлекле бүләкләр бирелде.
-
Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясендә. 28.03.2015

27 нче март көнне Казан шәһәренең Ф.Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясенә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең I турында җиңгән укучылар чакырылды. Мәктәпнең 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зиләгә әлеге конференциядә катнашу бәхете елмайды. "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән". Җиңү тәрәзәләре" номинациясендә катнашучылар "ТАТМЕДИА" АҖ нә җыелды.Биредә аларны Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сәгъдатшин Илдар Камил улы сәламләде. Укучылар өч төркем буенча чыгыш ясадылар. Аларның чыгышын КФУ профессоры Гарифуллин В.З., "Сөембикә" журналының әдәби редакторы Закирова Э.М., "Ялкын" журналының бүлек редакторы Фәйзуллина Л.Ф., "Шәһри Казан" газетасы корреспонденты Закиров Л.Р.составындагы жюри бәяләде. Укытучылар һәм укучылар төркемнәргә бүленеп "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Ялкын", "Сабантуй" журналларында кунакта булдылар, аларның эшләре белән таныштылар. Шунда ук Татарстан Республикасының танылган журналистлары белән очрашу да булды. Укучылар һәм укытучылар алдында "Ялкын" журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина, "Сабантуй" журналының баш редакторы Айдар Гыймадиев, "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш редакторы Закирова Гөлүсә Рәүф кызы, "Мәгариф" журналының баш редактор урынбасары Нурмөхәммәтов Фәрит Рәшит улы, шагыйрь Равил Фәйзуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ нең генераль директорының киңәшчесе Римзил Вәлиев чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 нче гимназиянең актлар залында үтте. "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә Мингазова Зилә (җитәкчесе Садриева Н.З.) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Яшь каләмчегә иҗади уңышлар телибез!
-
Волейбол ярышы 26.03.2015

Каникул вакытларында мәктәп спортзалында волейбол, баскетбол буенча тренировкалар уздырыла. Бүген 6-8 нче класс кызларыннан торган волейбол командасы белән Курса-Почмак мәктәбенең кызлар командасы арасында иптәшләрчә очрашу үтте.
-
Имтиханнарга әзерлек 24.03.2015

Каникул көннәрендә 9 нчы класс укучылары график буенча имтиханнарга әзерләнәләр.
-
Милли көрәш ярышы 21.03.2015

21 нче март көнне Урта Курса мәктәбе спортзалында Курса МТС ы җитәкчесе призына 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча район беренчелеге узды. Ярышны Арча районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Котдусов И.Ф. башлап җибәрде. Бәйгегә килүчеләргә мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев З.М., баш хөкемдар Алиев Р.З., Курса МТС ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., имам-хатиб Равил хәзрәт уңышлар теләде. Әлеге ярышта 18 командадан 68 яшүсмер катнашты. Алар 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 һәм югары үлчәүдә көч сынашты. Бу ярышта командалар арасында 1 нче урынны Урта Курса мәктәбе (тренеры Лотфуллин М.Л.), 2 нче урынны Шушмабаш мәктәбе, 3 нче урынны Ашытбаш мәктәбе командалары яулады. Шәхси беренчелектә үз үлчәүләрендә Абдуалимов О. 3 нче, Нурисламов Р. 2 нче, Шакиров Ә. 1 нче, Мөхәрләмов А. 1 нче урыннарга лаек булдылар.Җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр, грамоталар, Курса МТС ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г. исеменнән бүләкләр һәм абсолют батырга тәкә бирелде.
-
“Мин – пассажир” 21.03.2015

21 нче март көнне 2 нче сыйныф укучылары белән “Мин – пассажир” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Юл кагыйдәләре искә төшерелде, авыр ситуациядән чыгу юллары эзләнде, видеоролик каралды, “Яхшы-начар” уены үткәрелде, карточкалар буенча “Тукта, синең тормыш куркыныч астында” темасына сорау-җавап эше үткәрелде. Уен формасында оештырылган сыйныф сәгатендә укучылар үзләрен пассажирлар итеп тойдылар. “Юлда йөрү кагыйдәләрен онытма! Аларны һәрвакыт үтә!” дигән чакыру яздылар.
-
"70 еллыкка - 70 оя" 20.03.2015

Мәктәбебездә “70 еллыкка – 70 оя” акциясе дәвам итә. Укучылар актив рәвештә акциядә катнаштылар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары тырыш, алар алдынгылыкны бирмәде.
-
Табигать байлыклары 20.03.2015
4 нче сыйныф укучылары җәмгыятькә файдалы эштә актив катнашалар. 3 нче чирекнең соңгы атнасында каен һәм нарат бөреләре җыйдылар. Сыйныфта 6 укучыга 193грамм каен, 80грамм нарат бөресе җыеп тапшырдылар. Аны үлчәү процессы аеруча күңелле булды. Укучыларга урман, аның файдасы турында да күп мәгълүмат бирелде.Һәр укучы да әлеге файдалы эштә актив катнашты. Балаларның әти-әниләренә дә рәхмәт, алар да бик булыштылар. Ә бөрене иң күп җыючы – Бакирова Диләрә. Ул 93 грамм каен бөресе тапшырды. -
"Бөек Җиңүгә 70 ел" 19.03.2015

Бүген мәктәптә сугыш чорында иҗат ителгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләү конкурсы башлангыч класс укучылары арасында үтте. Укучылар чыгышларында сугыш чынбарлыгын, аның фаҗигасен, батырлык үрнәкләрен, җиңү шатлыгын чагылдырдылар.
-
Неделя английского языка 18.03.2015
В рамках недели английского языка сегодня в школе была проведена игра «Путешествие в страну английского языка» для учащихся 5 и 6 классов. Играпомогла учащимся проявить и развить свои общеязыковые, интеллектуальные и познавательные способности, расширить эрудицию и общеобразовательный кругозор.









