муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 341 ) 342 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Балалар китабы ункөнлеге 16.04.2015

“Халыкара балалар китабы көне” уңаеннан 3 нче сыйныф укучылары белән бергә китапханәче Мөхәмәдиева Н.З. “Китаплар сере” исемле тәрбия әңгәмәсе үткәрде. Укучылар китап турында мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр. Укылган китаплар буенча фикер алыштылар. Зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карадылар, сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Китап укыган кешенең теле бай, эчтәлекле, фикерләре зирәк була. Китап белән дус булыйк!
-
Ата-аналар җыелышы. 15.04.2015

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Ата-аналарга чирек йомгаклары, төп дәүләт имтиханнары, укучыларның туклануы турындагы мәгълүматлар җиткерелде. Хезмәт тәрбиясе бирү турында доклад тәкъдим ителде. Ата-аналар каршында авылның имамы Равил хәзрәт, Сеҗе янгын бүлегеннән Җамалиев Марат Тәлгат улы да чыгыш ясады.
-
Профориентация айлыгы 15.04.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән педагоглар белән очрашты. Хәсәнова Фәридә Фәрит кызы, Галимҗанов Марат Рәфкат улы техникумга керү шартлары, анда алырга мөмкин булган белгечлекләр, яшәү шартлары белән укучыларны җентекләп таныштырдылар, эчтәлекле чыгыш ясадылар.
-
Мониторинг оценки качества начального образования 15.04.2015

Согласно письму №4959/15 от 02.04.2015 Министерства Образования и науки РТ "О проведении международных исследований и мониторинга качества начального образования", приказа Министерства Образования и науки РТ №2368/15 от 06.04.2015 "О проведении мониторинга оценки качества образования в начальной школе в соответствии с ФГОС в Республике Татарстан" и приказа МУ "Управления образования" № 62 от 03.04.2015 ученики 4 класса участвуют в мониторинге оценки качества образования в начальной школе.Сегодня прошла оценка читательской грамотности.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү. 14.04.2015

Ел дәвамында төрле фәннәр буенча сәләтле укучылар интеллектуаль, иҗади конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар. Атналык линейкада әлеге укучыларга җиңүче дипломнары тапшырылды.
-
Рәсемнәр конкурсы 13.04.2015
Бүген "Галәмдә - кеше!" темасы астында 12 апрель - космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үткәрү дәвам итте. Ю.А. Гагаринның үткән юлы, тормышы, алган белемнәре турында чыгышлар тыңланды. Галәмгә очучылар турында сөйләшү алып барылды. Укучылар үзләре дә әлеге темага рәсемнәр ясадылар. -
12 нче апрель - космонавтика көне 11.04.2015

1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төшә. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан укучылар Ю.Гагаринга багышланган кинофильм карадылар, классларда әңгәмәләр дә уздырылды.
-
«Знатоки английского языка» 09.04.2015

9 апреля на базе Арского педагогического колледжа был проведен конкурс "Знатоки английского языка". Нашу школу представляли Гайнутдинова Илюза, Галимуллина Илюза, Мухамадиева Хания, Мингазова Зиля, Султанова Камиля. Команда нашей школы награждена дипломом в номинации "Лучшая презентация".
-
Җиңү дәресе 08.04.2015

Бүген барлык классларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Җиңү дәресләре үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 07.04.2015

Бүген линейкада төрле интеллектуаль, иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференциядә катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Тырыш, актив укучыларга алга таба да уңышлар телибез!









