муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 ( 332 ) 333 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Дуслык белән көчле без! 25.09.2015

25 нче сентябрь көнне 2 нче сыйныф укучылары белән "Дуслык белән көчле без" дигән темага класс сәгате уздырылды.Укучылар дуслык турында шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Акция "Поделись улыбкой" 21.09.2015

19 сентября в нашей школе прошла Республиканская акция «Поделись улыбкой». Дети вышли на улицы села, побывали в детском саду, в магазине и раздали прохожим смайлики с улыбками. Акция прошла успешно. И дети, и жители остались довольными.
-
Өмәдә. 19.09.2015

Бүген мәктәп территориясендә өмә уздырылды. Укучылар, укытучылар көче белән агач яфраклары, чүпләр җыелды, мәктәп бакчасы тәртипкә китерелде, төзекләндерү эшләре алып барылды.
-
Гариф Ахуновка - 90 яшь 18.09.2015

Бүген мәктәптә якташ язучыбыз Гариф ага Ахуновны искә алу кичәсе булды. Арча ягы даһие турында укучыларга байтак мәгълүматлар җиткерелде, китаплары буенча фикер алышу уздырылды.
-
Ышаныч телефоны 16.09.2015

Агымдагы елның 1нче сентябреннән Республикабыз буенча Балалар ышаныч телефоны эшли. 8-800-2000-122 телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алачак. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга мөмкин.
Әлеге номерга шалтырату йорт телефоныннан да, кәрәзле телефоннан да бушлай. -
Беркем дә онытылырга тиеш түгел! 14.09.2015

"Көзге игелекле эшләр эстафетасы" акциясе барышында төрле чаралар уздырылды. Шуларның чираттагысы Алан авылында булды. 12 нче сентябрь көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов , Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов, авылыбыз җитәкчеләре, мәктәбебез укучылары, укытучылар катнашты. Укучылар чыгышы алкышларга күмелде.
-
Җиңү паркына сәяхәт 12.09.2015

Бүген мәктәбебез укучылары Арча шәһәрендәге Җиңү паркына сәяхәткә бардылар. Паркның истәлекле урыннары белән танышканнан соң, укучыларны Арча укучылар сараеннан Ситдикова Зөһрә Алмазовна каршы алды. Ул үзенең күңелле һәм мавыктыргыч уеннары белән укучыларны бик тиз җәлеп итте, туплады, вакыт узганы сизелмәде дә. Сәяхәттән укучылар яхшы кәеф белән кайтты. Оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Игелеклелек визиты 11.09.2015

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Заман авырлыкларына бирешмичә, алар алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Ә без, яшь буын, аларга һәрдаим булышып торабыз, көчебез, игелекле гамәлләребез белән ярдәм итәргә тырышабыз.
-
Яхшы булу - зур бәхет 11.09.2015

11 нче сентябрь көнне 3 нче сыйныфта “Яхшы булу – зур бәхет” темасына класс сәгате үткәрелде. Презентация буенча укучылар “Яхшы булу өчен нәрсә кирәк?” темасына җавап таптылар. Бер-берсенә, әти-әнигә, туганнарга, дусларга, чит кешеләргә эшләгән яхшылыкларын искә төшерделәр, уртаклаштылар. Ахырдан технология дәресендә кулдан ясаган уенчыкларын “Ләйсән” балалар бакчасына бүләк иттеләр.
-
Спорт сөюче Татарстан 10.09.2015

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч."Көзге игелек атнасы" кысаларында укучылар белән спорт һәм физкультура-сәламәтлек чаралары уздырылды.









