Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
ГТО нормативлары тапшыру 14.03.2016

12 март көнне мәктәбебез укытучылары Хадиева Р.Р., Зайнагова Л.Р., Нуриева Р.Р., Зарифзянова Л.Ф. ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаштылар. Бу көнне һәр кеше үз уңышларына нәтиҗә ясады, киләчәккә бурычлар куйдылар.
-
Атналык дәвам итә 14.03.2016

Физика, информатика һәм математика фәннәре атналыгы кысаларында бүген 8 класста "Электр күренешләре" темасы буенча ачык дәрес булып үтте. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды, укучылар төркемнәрдә проблемалы сорауларга җавап эзләделәр, эксперименталь мәсьәләләр чиштеләр. Дәрес бик җанлы үтте.
-
Очрашу 14.03.2016

Бүген мәктәбебездә Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу булып узды.Гөлзадә ханым укучыларга үзенең үгет нәсихәтләрен тапшырды, үтемле һәм төпле киңәшләрен җиткерде. Очрашу Гөлзадә апаның иҗат юлын күрсәткән презентациягә нигезләнеп укучыларның чыгышлары белән бергә үрелеп барды. "Шушмабаш мәктәбе укучылары бик талантлы, сәләтлеләр икән", - дип үзенең соклануын яшермәде җырчыбыз.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар бу очрашуда. Шулай ук җырчы белән аның легендар җырларын бергәләп башкару бәйрәмгә күңелле мизгелләр бүләк итте.Укучылар кулы белән иҗат ителгән чәчәк гөлләмәсе Гөлзадә ханымга бүгенге очрашу истәлеге буларак бүләк ителде.Әлеге бәйрәм укучылар күңелендә якты матур хатирә булып сакланачак.
-
Проектная работа "На балу Золушки" 13.03.2016

"Изобразительное искусство" вносит особый вклад в формирование универсальных учебных действий: личностных, регулятивных, познавательных, коммуникативных, через организацию совместной учебной деятельности, использование проектных, игровых, поисковых методов, и способствует активизации учебно-познавательной деятельности учащихся. Ученики 5 класса с удовольствием оформили проектную работу «На балу Золушки».
-
Афәрин, дуслар! 13.03.2016

Безнең мәктәп укучылары Клара Булатова иҗатына багышланган "Дулкыннар" республика фестивале җиңүчеләре булдылар! 2 класс укучысы Халиуллин И., 5 класс укучысы Худодойдова М.ны һәм аларның җитәкчеләре Габитова Л.М. һәм Вильданова Г.Ш.ны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Йөзү буенча ГТО нормасын тапшыру 12.03.2016

11 март көнне 11 класс укучыларыбыз "Арча" спорт комлексында йөзү буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Робототехника ИКАР-2016 12.03.2016

Бүген безнен укучылар Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән, "Инженерные кадры Росии-2016" робототехника ярышында катнашып кайттылар.
-
Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем... 11.03.2016

Яз сулышын сизеп, бүлмә гөлләре дә кояшка үрелә. Мәктәбебез укучылары кечкенәдән аларны яратып үстерә, тәрбияләү серләрен өйрәнә.
Кояшка таба үрелә
Тәрәзәдән гөлләрем.
Сулар сипсәм, сөенәләр -
Беләм гөлләр телләрен.
-
Төгәл фәннәр атналыгы 09.03.2016

Игътибар! Бүгеннән безнең мәктәбебездә кызыклы да, борынгы да, мәңге яшь тә булган фәннәр- физика, математика һәм информатика атналыгы башлана. Сезне матур кичәләр, конкурслар, бәйгеләр көтә. Уңышка ирешү өчен сезгә интеллектуаль тренировка, рюкзак тулы белем багажы һәм дусларыгызның страховкасы кирәк булачак.
Барлык класс укучыларын атналыкта актив катнашырга чакырабыз.
-
Физикадан брейн-ринг 09.03.2016

8 класс укучылары бу ачык чарада ребуслар чиштеләр, кызыклы тәҗрибәләр ясадылар, эксперименталь биремнәр үтәделәр, видеоматериалда физик законнар үтәлешенә анализ ясадылар. 1 генә очкога өстенлек белән бәйгедә "Яшь физиклар" командасы җиңүгә иреште. Котлыйбыз!!!
















