Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Математикадан ачык дәрес 09.03.2016

Бүген математика, физика, информатика атналыгы кысаларында 5 класста математикадан ачык дәрес булды. Укучылар укытучылары Сагдуллин Р.Ш. җитәкчелегендә вакланмалы саннарны түгәрәкләү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Дәрес Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп үткәрелде.Укытучы укучыларны төрледән төрле эш күнекмәләре аша яңа белемнең алгоритмын табарга өйрәтте, белемнәрен төрле ысуллар белән тикшерде, дәрескә зур кызыксыну тудырды.
-
Әниләр көне 05.03.2016

Шекә башлангыч мәктәбендә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме үткәрелде. Укучылар әниләренә концерт куйдылар, үз куллары белән ясаган бүләкләр бирделә.
-
Отбор участников в сборную Арска ВФСК ГТО Зимней сессии 05.03.2016

-
Бәйрәм белән, Әнием! 05.03.2016

Бүген башлангыч класс укучылары әниләргә, әбиләргә бәйрәм концерты бүләк итте. Кадерле кунакларыбыз укучыларыбыз чыгышын яратып, сокланып карады.
Язның беренче бәйрәмен
Сигезенче Март, диләр.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Безнең газиз әниләр!
-
Афәрин Алимас 04.03.2016

Физкультура фәне буенча республика олимпиадасы тәмам, мәктәбебезнең 8 класс укучысы Каримов Алимас призер булып кайтты.Аны һәм укытучысын(Г.Р.Вафина) шушы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Профориентация юнәлешендә очрашу 03.03.2016

2 март көнне Шушмабаш урта мәктәбендә профориентация буенча Казан шәһәреннән килгән белгеч Биккинеева Диляра Рафхатовна белән очрашу булды. Диляра Рафхатовна 8-11 класс укучыларына бүгенге көндә кирәкле профессияләр турында эчтәлекле видеороликлар тәкъдим итте, укучыларга профессиональ юнәлеш бирү максатыннан тест үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Очрашу эшлекле һәм укучыларга файдалы булды.
-
Кызыксынып өйрәнәләр. 03.03.2016

4 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән үзенчәлекле дәрес узды. Укучылар "Сизү органнары" темасы кысаларында эзләнү-тикшерү эше алып барды. Ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштыруда инновацион технологияләр куллануның әһәмияте зур.
-
Тиздән бәйрәм! 03.03.2016

Әни... Бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә башлангыч класс укучылары үз куллары белән искитмәле бүләкләр ясады.
-
Имтиханнарга әзерлек бара 02.03.2016

Бүген 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан белемнәрен сынадылар
-
Республика олимпиадасы 01.03.2016

Шушы көннәрдә Казанда физкультура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы бара.Безнең мәктәп укучысыда бу олимпиада да катнаша,аңа уңышлар телибез.
















