Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Лубян урман-техник көллияте вәкиле белән очрашу 06.04.2016

4.04.16 көнне мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары Кукмара районы Лубян урман-техник көллияте вәкиле белән очраштылар. Уку йорты турында тулы информация алдылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Табигать фәннәре атналыгы тәмамланды
06.04.2016
Табигать фәннәре атналыгы ахырына якынлашты (30.03.16 – 6.04.16)
Атналык үз эченә 5-11 класслар өчен күптөрле формалардагы эшчәнлекне алды: ачык дәресләр, конференцияләр, практикумнар, класстан тыш чараларның төрлесе,түгәрәк занятиелары, төрле формадагы беседалар, күргәзмәләр.
Атналыкта игълан ителгән бәйге-ярышларга нәтиҗәләр ясалды:
- “Язгы пейзаж”- яшь рәссамчылар – 7-8 кл.
- “Сыерчык оялары”- оста куллар - 7-8 кл.
- “Кошлардан калышмый”-сәнгать осталары (кошлар турында җыр,шигырь) - 5-8кл
-“Матур гөлләр” акциясе - 5-11кл.
- “Үрнәк дәфтәр, контур карта”бәйгесе
- “Иң күп “5”ле алучылар бәйгесе”-5-11 кл.
-“Биологик терминнар бәйгесе - 5-11 кл.
Катнашучыларны билгеләп үтү дүшәмбе көн атналык линейкада булачак.
Фәннәребезне яратып актив катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдереп укуларында уңышлар телибез.
Атналыкны матур, файдалы итеп оештырган табигать фәннәре укытучыларына Самигуллина Ч.М., Фатхрахманова Л.Ш. һәм Хадиева Р.Р.ларга тагын да иҗади уңышлар телибез.
-
Уңышларны барлау 06.04.2016

Атналык линейкада химия буенча чемпионатта алынган уңышлы нәтиҗәләр билгеләп бүләкләнеп үтелде.
-
“Тукай төрле телләрдә яңгырый” районара конкурс 06.04.2016

Татар халкының сөекле улы,бөек шагыйрь Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар уздырыла.Шундый чараларның чираттагысы 6 нчы апрель көнне Ашытбаш урта мәктәбе базасында үтте.Анда ”Тукай төрле телләрдә яңгырый” дип исемләнгән районара бәйгенең йомгаклау туры булды.
Бәйрәм чарасы Ашытбаш авылы мәдәният йортында үткәрелде..Бәйгегә барлыгы 160 эш кабул ителгән, шулар арасыннан тиешле таләпләргә җавап биргән 51 эш җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Салихов Данил Хәбибрахман улы, Ашытбашта туып-үскән шагыйрь Наил Васыйл улы Касыймов, район башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы бар иде. Бәйрәмгә килгән кунакларны Тукайның әкият геройлары каршы алды .
Бәйге өч төрле номинациядә үткәрелде:”Тукай турында татар телендә иҗат эшләре”,” Г. Тукай әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган рус телендәге шигырьләр”,”Г. Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган инглиз телендәге шигырьләр”. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Лилия ( җитәкчесе Гильванова А.М.) ”Г. Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган инглиз телендәге шигырьләр” номинациясендә III Дәрәҗә Дипломга лаек булды .5 нче сыйныф укучысы Хадиева Рамилә ( җитәкчесе Сабитова Т.Ә) ”Тукай турында татар телендә иҗат эшләре” номинациясендә дипломант булды.
Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Эзләнүләр юлында 06.04.2016

Атналык линейкада Балтачта узган "Шаги в науку- 2016 " республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып "Химия һәм татар әдәбияты" дип аталган эзләнү эше белән мактау дипломына ия булган 10 класс укучысы Сагдуллин Айзат һәм аны әзерләүче укытучылар котланды.
-
Шекә мәктәбе укучылары кунакта 06.04.2016

5 апрель көнне Шушмабаш мәктәбенең актлар залында Шекә мәктәбенең фольклор түгәрәгенә йөрүче укучылары "Нәүрүз килә! Яз килә!" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. (җит.-Вильданова Г.Ш.) Җырлы- биюле татар халык уеннары , Кыш бабай белән Нәүрүз кызының тарткалашулары укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
"Казан химиклар мәктәбе" турында әңгәмә 05.04.2016

Бүген химия укытучысы Лилия Шамилевна 9-11 классларга Казан химиклар мәктәбе һәм химик галимнәр турында видео, презентацияләр аша бик эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә 10 класс укучылары да үз чыгышлары белән катнаштылар. Һәр укучы үз республикасы белән горурланырлык мәгълүмат алды.
-
"Металлар" темасына презентацияләр яклау 05.04.2016

9 класс укучылары "Металлар" темасына презентацияләр якладылар. Имтиханга әзерләнүче классташлары һәм 11 класс укучылары тыңлады,фикер алышуда катнаштылар.
-
"БДИ рәсемнәрдә" БДИ сорауларына күзәтү 05.04.2016

Бүген биология түгәрәкләре кысаларында биологиядән экзамен бирүче 9-11 класс укучылары БДИ вариантының 35 нче соравын анализларга әзерләнеп килеп (11кл.-2-3 рәсем, 9,10 класс укучылары - 1әр рәсем) аудитория каршында чыгыш ясадылар. Практикум сөйләүчегә дә,тыңлаучыга да,әңгәмәдә катнашучыга да файдалы булды. Биология укытучылары Чулпан Миннуловна һәм Рузилә Рафиковна укучыларга уңышлар теләделәр.Тырышуны дәвам итәргә өндәделәр.
-
Киләчәгебез өметле 04.04.2016

Башлангыч класс укучылары робототехника түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Эшләренең нәтиҗәсен күрү аеруча сөендерә. Афәрин егетләр!
















