Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Робототехника 25.03.2016

Мәктәптә робототехника түгәрәгенә бик яратып йөргән укучылар күп. 7 класс укучысы Набиев Д. каникулның 1 көнен дә бушка уздырмый, көн саен мәктәпкә килеп укытучысы Нуриҗанов Э.Т. белән берлектә төрледән төрле робот элементлары ясый, аларны сынап карый. Тырышлыгың бушка китмәс, Данис, синең бу өлкәдә яңа үрләр яулавыңны телибез!
-
Молодцы 2 урын 25.03.2016

Кичә,24 март көнне "Арча" спорткомплексында районара теннис ярышы булып узды.Безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясап 2001-2002 елгылар арасында 2 урын яуладылар.
1 урында - Теләче, 2 урын - Шушмабаш, 3 урын-Арча командалары булды.
-
Котлыйбыз!!! 23.03.2016

Бүген Яңа Кишет мәктәбе базасында башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча ярышы булды. Ярышта Шушмабаш урта мәктәбе коллективы да актив катнашты. Кызлар командасы уңышлы чыгыш ясап икенче урынны яулады. Афәрин кызлар!
-
Без - Тукай оныклары 23.03.2016

Сөнгатуллин Р.Т. җитәкчелегендә 23 март көнне укучыларыбыз Хәбибрахманова Айгөл, Хәбибрахманов Айтуган, Кәримов Таһир Казан шәһәре Тукай музеена барып ТНВ каналы өчен өйрәнгән шигырьләрен яздырып кайттылар. ТНВ хезмәткәрләре тарафыннан укучыларыбыз чыгышы югары бәяләнде.
-
"Яңгыравык шигырь тамчылары" 22.03.2016

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә "Яңгыравык шигырь тамчылары" дип аталган Республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. 3 класс укучысы Хәбибрахманов Айтуган (җитәкчесе: Сөнгатуллина Ф.М.) "За оригинальное выступление" номинациясе җиңүчесе булса, 4 класс укучысы Елисеева Камилә (җитәкчесе: Тазетдинова Г.Р.) III дәрәҗә дипломга лаек булды. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Имтиханга әзерләнәбез 22.03.2016

Мәктәптә каникул вакытында да укучылар тавышы тынып тормый, кемдер конференциягә әзерләнә, кемнеңдер шигырь конкурсына барасы бар, спортзалда волейбол ярышына әзерлек бара. 9 класс укучылары бүген биология фәненнән ОГЭ эшләп карыйлар. Аларга уңышлар телик!
-
Котлыйбыз! 21.03.2016

19 март көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган ООО СХП "Северный" җитәкчесе кубогына көрәш ярышы булды. Ярыш Шушмабаш урта мәктәбе укучыларының Г.Тукайга багышланган чыгышы белән башланып китте .Бәйрәм барышында театральләштерелгән чыгышлар, Тукай персонажлары Су анасы һәм Шүрәле келәмгә чыгып көрәшүе очрашуга яңа төсмерләр кертте. Ярышта Шушмабаш урта мәктәбе командасы 1 урынны яулады.(тренер Хайруллин З.Т.)
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2016

Кил син, язым,тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!Шекә башлангыч укучылары авыл халкын Нәүрүз бәйрәме белән котлап йөрделәр. Ахырдан поварыбыз Ризида апа пешергән карга боткасын бик тәмләп ашадылар. Нәүрүз бәйрәмнәре котлы булсын!
-
Укучыларыбыз Йолдызлыкта 19.03.2016

19 март көнне укучыларыбыз Елисеева Камилә һәм Хәбибрахманов Айтуган Арчада "Созвездие - Йолдызлык - 2016" фестиваленең зона этабында катнаштылар.
-
Табигатьтә яз сулышы 18.03.2016

Табигатьтә яз исе, яз сулышы. Тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып, язның килүен көтә.Шекә башлангыч мәктәбе укучылары гөлләр күчереп утырту, аларны тәрбияләү белән мәшгүль.
















