Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Имин тәгәрмәч-2016" 02.05.2016

30 апрель көнне Арчаның №5 е гимназиясендә юлның яшь инспекторларының районкүләм бәйгесе"Имин тәгәрмәч-2016" булып үтте. Ул быел ГИБДД ның 80 еллык юбилеена багышланды. Барлыгы 37 мәктәп катнашты. Безнең мәктәпнең дә 4 укучысы Шакиров Рәзил, Каюмова Азалия, Сагдуллин Алмаз, Спиридонова Анна бу бәйгедә бик актив катнашып 1 урынны яуладылар. Аларны һәм аларның җитәкчеләре: Вильданов Р.Г.,ны Каюмова Г.Н.ны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Алда тагын да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Баскетбол ярышы 29.04.2016

Бүген укучылар Арча районының 5 нче гимназиясендә үткәрелгән баскетбол ярышында үзләренең көчләрен сынап кайттылар. Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Укытучылар - ярышта. 29.04.2016

28 апрель көнне Арча стадионында укытучылар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Укытучыларыбыз сынатмады. Эшкә дәрт алып, күтәренке кәеф белән яңа җиңүләргә рухланып кайттылар.
-
"Без Тукай варислары" 28.04.2016

28 апрельдә Арчаның 5 нче гимназиясендә "Без Тукай варислары" дигән баш астында шигырь укучылар бәйгесе узды. Мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясады. 3 класс укучысы Кәримов Таһир һәм 7 класс укучысы Әхмәдуллина Лилия 2 урынга лаек булды. 4 класс укучысы Фәттахова Айгөл "Тамашачы мәхәббәте" , 9 класс укучысы Газизова Адилә "Сәхнәдә үзен оста тотучы" номинациясенә ия булды. Афәрин, булдырдыгыз!
-
Мәктәп инспекторы Нигъмәтуллин М.К. белән очрашу
28.04.2016
Бүген 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга мәктәп инспекторы Нигъмәтуллин М.К. килде. Ул укучылар белән эшлекле әңгәмә корды. Җәмәгать урыннарында, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Йөрәкләрдә Син, Тукай 26.04.2016

26 апрель- бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне. Бу көннәрдә бөтен татар дөньясы Тукай рухы белән яши. Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәптә "Йөрәкләрдә Син, Тукай" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар, өкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичәбез "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Тукай шигырьләре тәрбиягә өнди 26.04.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары арасында "Тукай конкурсы" үтте. Конкурс кысаларында укучылар шагыйрьнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Жюри тарафыннан нәтиҗә ясалды, укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Җыентык 26.04.2016

Хисләремне һаман яшерәмен,
Татар кызы, артык сабырмын.
Йөрәгемнән чыккан хисләремә
Шигърияттә урын табармын.
Арча ягы – бик бәхетле төбәк. Бу төбәктән татар халкының
мәшһүр әдипләре, шагыйрьләре, галимнәре һәм хезмәт сөйгән
талантлы башка бик күп вәкилләр чыккан.
2016 – Тукай елы икәнен истә тотып безнең башлангыч
профсоюз оешмасы әдәбиятка битараф булмаган коллегаларын
барлап чыкты һәм аларның иҗатын бер җыентыкка туплады
Сезне дә танышырга чакырабыз!
-
Тукай-мәңгелек исем 26.04.2016

Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре,җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе,чынлап та,без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен ,җырларын ишетеп үсәбез ,телебез Тукай шигырьләре белән ачыла. Без дә Шекә укучылары, Тукай иҗатын өйрәнәбез.Аның иҗаты буенча КВН үткәрдек. "Яз галәмәтләре" белән "Карлыгач "командалары ярышты. "Яз галәмәтәләре" командасы беренче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 26.04.2016

Тукай иҗатын өйрәнү максатыннан башлангыч класс укучылары белән "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Чара кысаларында Тукайның бала чагы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
















