Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Алабугадан - җиңү белән! 18.04.2016

16 апрель көнне Алабуга шәһәрендә "Наше наследие" дип аталган фәнни-гамәли конференция булды. Әлеге конференциядә уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебезнең 4 класс укучысы Фәттахова Айгөл (җитәкчесе - Таҗетдинова Г.Р.) I урынга лаек булды. Зур җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 14.04.2016

13 апрель көнне мәктәптә 9 класс ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә йомгаклау аттестациясенә әзерлек каралган иде. Предмет укытучылары укучыларның имтиханнарга әзерләнү дәрәҗәсе хакында сөйләделәр, әти-әниләрне укучыларның пробный имтихан эшләре белән таныштырдылар.
-
Фән һәм Без фәнни-гамәли конференция
13.04.2016
12 апрель көнне Арча педагогия көллиятендә Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган студентларның һәм укучыларның “ФӘН ҺӘМ БЕЗ” дип аталган IX муниципаль фәнни- гамәли конференциясе булды. Мәктәбебез укучылары конференциядә катнашып, төрле номинацияләрдә дипломант һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз. Кызларыбызга киләчәктә зур уңышлар телибез.
Хабибрахманова Айгөл I дәрәҗә (7 кл), Шаймуллина Илүзә I дәрәҗә (7 кл), Габитова Ләйлә III дәрәҗә(8 кл) ,Газизова Адилә, Гарафетдинов Рүзәл номинация (9 кл), Хакимова Рүзилә номинация (9 кл ), Самигуллина Айгөл III дәрәҗә (10 кл), Гарифуллина Гүзәл II дәрәҗә (10 кл)
-
“Могҗизалы иҗат почмагы” финишка таба атлый. 13.04.2016

2015-1016 уку елы дәвамында “Могҗизалы иҗат почмагы” мәктәбебезнең сәләтле балаларның иҗат җимешләре белән укучыларны һәм укытучыларның таныштырды. “Моя первая выставка” дип аталган марафонны 11 сыйныф укучысы Сагдуллина Райлә башлап, Гараева Илүсә, Габитова Ләйлә һәм Шәрәфетдинова Ләйлә дәвам иттеләр. 8 сыйныф укучысы Вәлиева Зилә бу эстафетаны тәмамлый. Дебютың белән сине! Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Зилә! Бәйге тәмамланып килә, тавышларыгызны бирергә ашыгыгыз!
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2016

12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан һәм укучыларны танып белү эшчәнлегенә тарту, кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан бүген классларда мероприятиеләр, тәрбия сәгатьләре булды. Укучылар "108 минут Гагарин белән" темасы астында презентацияләр карадылар, Гагаринның космоска очу мизгелләрен видеоматериалдан күзәттеләр, викторина һәм уеннарда актив катнаштылар.
-
Изге эшләр атналыгы 11.04.2016

4 апрельдән 10 апрельгә кадәр мәктәптә “Изге эшләр “ атналыгы акциясе игълан ителде.
5 класс-Мәгъмүрә апай Вафина- Шушмабаш
6 класс- БВ сугышына багышланган обелиск янын чистарту- Шушмабаш
7 класс- Миңлебаева Әлфинур апай- Шушмабаш
7 класс- Разыя апай –Шекә
8 класс- Валиев Вильсур абый Шекә
8 класс- Хәлимә апай-Шушмабаш
9 класс- Габидуллина Сания апай-Угез-елга
Гарафутдинова Нурия апай-Угез-елга
Укучылар йорт тирәсендә, ишек алдында кар тарату белән шөгыльләнделәр, су юллары ачтылар, канау казыдылар. Эш әле тагын дәвам итә.
-
Котлыйбыз! 10.04.2016

8 апрельдә Ш. Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенең "Милләт өчен тугры хезмәт итәм" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна I урынга, сәнгать укытучысы Мортазина Фирая Салиховна II урынга лаек булды. Уңышларыгыз белән котлыйбыз сезне, иҗат чишмәгез саекмасын!
-
Мәктәптә өмәләр башланды 09.04.2016

Бүген мәктәптә өмә үткәрелде. Язның безгә һәман да ашыкмавын искә алып, мәктәбебез коллективы мәктәп яны территориясендә кар таратты. Җылы кояш нурларын, матур кояшлы көннәрне сагынып көтәбез!
-
Акция "Мы готовы к ГТО!" 07.04.2016

Акция "Мы готовы к ГТО!"
-
"Самостоятельные дети" проекты 07.04.2016

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында һәм әйләнә-тирәдәгеләргә сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау максатыннан "Әзер бул! "Юк" дип әйт!" акциясе оештырылды.Акциядә катнашучылар Шушмабашның үзәк урамында үтеп баручыларга наркотик матдәләр куллану, саклау өчен нинди җаваплылык каралганын, законнар белән якыннан таныштырдылар, аларның имзаларын алдылар. Акциядә 13 кеше катнашты.
















