Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Республика буенча татар теленнән тест эшләү
25.04.2016
25. 04.2016. Бүген 9 класс укучылары ЕРТ эшләре эшләп кайттылар.
-
Г.Тукай әсәрләре 25.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелеп килә. Бөек шагыйрьебезнең әсәрләренә багышлап кул эшләре конкурсы игълан ителде. Укучыларыбыз берсеннән-берсе матур эшләрне бүген күргәзмәгә тәкъдим иттеләр.
-
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш 25.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгын каршы алган бу көннәрдә башлангыч класс укучылары аның әсәрләренә багышланган кул эшләре әзерләде. Бөек шагыйребез иҗатын кече яшьтән үк яратып өйрәнәбез.
-
Котлыйбыз!!!
24.04.2016
23 март көнне Кукмара күп профильле лицеенда Р.И.Утямышев исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе булды. 10 класс укучылары Самигуллина А.һәм Гарифуллина Г. конференциядә уңышлы чыгыш ясап 3 урын алдылар. Кызларны һәм аларның фәнни җитәкчеләре Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. ны котлыйбыз. Иҗат уңышлары телибез!
-
Волейбол ярышы 22.04.2016

21 апрель көнне мәктәбебездә төп мәктәпләр арасында волейбол буенча зона ярышлары булып узды.Бу ярышта 1 урынны Шурабаш мәктәбе ,2 урынны Иске ашыт мәктәбе,3 урынны Хәсәншәех мәктәбе егетләре алды.Кызлар арасында 1 урынны Носы мәктәбе,2 урынны Яңа Кишет мәктәбе алды.Аларга финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Без Тукай әсәрләрен яратабыз 22.04.2016

Габдулла Тукай -өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре.Аның шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән.Хәзер без өйрәнәбез. Алар җанны җылыта,күңелне яктырта Туган телгә мәхәббәт уята.Без Тукайны һәм аның үлемсез шигырьләрен яратабыз.
-
Психологлар белән очрашу 21.04.2016

21 апрель көнне Шушмабаш, Ашытбаш, Апаз урта мәктәбенең10 сыйныф укучылары психологлар белән очраштылар. Психологлар тарафыннан үткәрелгән тренинглар,уеннар укучылар өчен файдалы булды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 21.04.2016

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Атналык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә. 20 апрель көнне, 10 нчы сыйныфта, кеше гомерен саклап калучылар-донорлар- турында класс сәгате узды. Укучылар бу әңгәмәдә кан һәм плазма бирүнең тәртибе һәм мөһимлеге турында сөйләштеләр.
-
"Язгы мәрхәмәтле эшләр" 21.04.2016

16-23 апрельгә кадәр республикада "Язгы мәрхәмәтле эшләр" акциясе игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары бу акцияләрдә бик актив катнашып киләләр. Бүген 21 апрель "Изге эшләр көне". Укчыларыбыз мәктәп яны бакчасында, шефлык итүче ялгыз, караучысыз калган әби-бабайларга ярдәм иттеләр.
-
Бердәм дәрес 20.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, 20 апрельдә,мәктәбебездә бердәм дәресләр үткәрелде. Укучылар класс сәгатьләрендә күренекле шәхесебезнең тормыш юлы, иҗатына караган белемнәрен ныгыттылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплвр таптылар. Шулай ук , көн дәвамында оештырылган викторина һәм уеннарда да актив катнаштылар.
















