Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Тарихи көн 30.09.2023

30 сентябрьдә Россиядә Россия һәм ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен берләштерү көнен билгеләп үттек.
2023 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль жыенында яңа истәлекле дата билгеләү турында закон кабул итә.
"Бу төбәкләрнең халкы күп еллар буе үз туган телендә сөйләшү хокукын, үз тарихын, ышанычын, мәдәниятен ихлас саклый. Алар Россия белән бергә булуны сайладылар. Аларның өйләренә кайткан көн мәңгегә халык хәтерендә калыр", - дип ассызыклады Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
2022 елның 30 сентябре Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясенә Россия Федерациясе субъектлары хокукында кабул ителгән көн буларак яңа тарихка керәчәк. -
Җиңел атлетика 29.09.2023

Буген Арча районы мәктәп укучылары арасында жиңел атлетика буенча ярыш булды. Бездә 5-6 класс укучылары белэн әлеге ярышка барып, 1 км араны әйбәт кенә йөгереп утеп, катнашып кайттык.
-
Тәрбиячеләр көне 27.09.2023

Ходай биргән сезгә олы йөрәк,
Һәм түземлек биргән, күпме кирәк,
Бала карау бер дә җиңел түгел,
Баш иябез алдыгызда, олы рәхмәт!
27 нче сентябрь тәрбиячеләр көне. Шул уңайдан Кушлавыч балалар бакчасында кунакта булдык. Тәрбиячеләребезне олуг бәйрәмнәре белән котладык. Барлык тәрбиячеләргә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә зур уңышлар телибез. -
«Поэт родного края – родник большого таланта» 26.09.2023

В рамках празднования столетнего юбилея Расула Гамзатова, известного советского поэта из Дагестана, провели для учеников литературный урок «Поэт родного края – родник большого таланта», посвященный изучению творчества и жизни великого писателя.
На уроке школьники не только изучали биографию Расула Гамзатова, но и смотрели видео о его жизни, обсуждали его вклад в мировую литературу. Они также узнали, что стихи поэта переведены на множество языков и пользуются популярностью в разных странах. Это свидетельствует о том, что истинное искусство не знает границ и способно объединять людей разных национальностей и культур.
Такие уроки помогают расширять кругозор, развивать творческие способности учащихся, вдохновлять на новые свершения. Ведь каждый из нас может найти свою историю в творчестве Расула Гамзатова, каждый может найти что-то, что будет его вдохновлять и делать лучше. -
Мөһим сөйләшү 25.09.2023

Бүген мәктәбебездә, “Разговоры о важном” дәресләре, Үзәк сайлау комитеты на 30 ел тулуга багышланды. “23.09.2023 Выборы в совет первых” темасына багышлап, Татарстанның фән һәм мәгариф министры И.Г. Хадиуллинның һәм Татарстан Республикасы Беренчеләр хәрәкәте оешмасының җитәкчесе Т.Д. Сулейманованың, укучыларга багышланган чыгышлары тыңланылды, видеоматериаллар каралды, күнегүләр эшләнелде.
-
Көзге бакча эшләре 23.09.2023

Яз, көз айларында без гел өмә оештырабыз. Табигатебез биргән шушы аяз, коры көзге көннәрдә мэктэбебез бакчасында агач яфракларын чистартып тэртикэ китердек. Козге унышны жыйдык.
-
Сөмбеләдә кунакта 22.09.2023

2023 нче ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Кушлавыч клубында "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Элек сентябрьгә туры килүче ай "Сөмбелә" дип йөртелгән. Әби-бабаларыбыз аны уңыш җыеп алу вакыты гына түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр, һәм ул алтын-сары толымлы, сөмбел чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган. Бездә дә бу чара бик күңелле билгеләп үтелде. Укучыларыбыз төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.
-
«Бердәм юл иминлеге көне» 21.09.2023

Юлда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү балалар белән эшләүдә мөһим бурыч булып тора. 2023 елның 20 сентябрендә бөтен илнең мәгариф оешмаларында бердәм куркынычсызлык көне, Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының үзәк чарасы үткәрелә. Ул юлларда балалар травматизмын профилактикалауга багышланган.
«Бердәм юл иминлеге көне»н үткәрүнең төп максаты – юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, балаларны озын җәйге ялдан соң транспорт мохитенә яраклаштыру. -
Чишмәләр иле син, Туган як 20.09.2023

Чишмәләр иле син, Туган як
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Табигатькә сакчыл караш булдыру, туган авылыбызның чишмәләрен барлау, атамаларның килеп чыгу тарихын белү максатыннан, укучыларыбыз белән Мулла чишмәсенә сәяхәткә бардык. Челтер-челтер аккан чишмәгә сокланмый калу мөмкин түгел. Чишмәбезнең тәмле суын авыз иттек. -
Тренировка 19.09.2023

С целью формирования у обучающихся навыков соблюдения требований пожарной безопасности в нашей школе прошла учебная пожарная эвакуация.
Началом практической учебной эвакуации послужил полученный сигнал. Персоналом школы была организована эвакуация обучающихся из здания, все ученики и педагоги по сигналу тревоги быстро покинули здание школы по эвакуационным выходам.
Педагоги провели перекличку и доложили о численности детей. В ходе переклички выяснилось, что в здании никто не остался, все эвакуировались за положенное нормативное время.













