Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Инвалидлар декадасы 05.12.2023

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традицияга әйләнде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан укучыларга "Дөньяны кочарга ярдәм ит!" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде, бай эчтәлекле, файдалы презентация күрсәтелде.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2023

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган:
«Исемең синең билгесез.
Батырлыгың мәңгелек» -
Профилактик дәрес 01.12.2023

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә.СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аның кешелек дөньясына янаучы 20нче һәм 21нче гасырның чумасы дип тә атыйлар. Мәгълүматлар буенча, 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Һәр ел саен 15 меңнән артык кешегә шундый диагноз куела. СПИДка каршы көрәш көнен 1 декабрьнең 1988 елыннан билгели башлыйлар. СПИДка каршы көрәшнең символы булып кызыл лента тора, бер акция дә аннан башка үтми. Безнең мәктәп укучылары да әлеге акциядә катнашты. Укучыларга эчтәлекле, файдалы презентация күрсәтелде.
-
Россия Федерациясе Дәүләт гербы көне 30.11.2023

2023 елның 30 ноябрендә Россия Федерациясе Дәүләт гербын раслауга 30 ел тулды. Шушы дата уңаеннан бүген укучылар белән герб тарихы турында видео карадык, уен-викторинада катнаштык.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне 29.11.2023

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республика дәүләт символларының берсе, Татарстанның заманча флагын раслады.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Т.Г. Хаҗиәхмәтов. -
"Хокукый турнир" 29.11.2023

Укучыларнын хокук буенча белемнэрен арттыру,бер-берлэренэ, шул ук вакытта законга хэрмэт формалаштыру, эхлак сыйфатлары тәрбияләу максатыннан, югары класс укучылары белэн "Хокукый турнир" уздырдык. Җәмгыять таләп иткән hәм анда кабул иткән законнарны hәр кешегә белергә кирәк. Укучылар әлеге уенда актив катнаштылар .
-
ГРИПП - вируслы авыру 28.11.2023

Көз һәм кыш башлану гадәттә грипп һәм кискен сулыш вирусы инфекциясе кебек авыруларның күтәрелүе белән бәйле. Елның салкын вакыты авыру куркынычын арттыра. Вирус таралу юллары, авыру билгеләре, авыруның беренче симптомнары вакытында нишләргә дигән сораулар туа. Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан мәктәбебезгә фельдшерны чакырдык. Ул укучыларга бу авыруны профилактикалау ысуллары, гриппка каршы вакцинациянең файдасы турында җентекләп сөйләде, балаларнын сорауларына җавап бирде һәм файдалы әңгәмә булдырды.
-
Әниләр көне 25.11.2023

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче
газиз әниләр! Бүгенге кичәбез кадерле әниләребезгә багышланды. -
Всероссийская акция " Здоровая мама-здоровый ребенок" 24.11.2023

Всероссийская акция " Здоровая мама-здоровый ребенок"
-
"Туган телем сагында" атналыгы 23.11.2023

"Туган телем сагында" атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары белән балалар өчен чыккан газета-журналларга күзәтү ясадык. Алардагы шигырьләр, әкиятләр белән таныштык, ребуслар чиштек.













