Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Мы знаем - Без беләбез 21.10.2023

Бүген мәктәбебез укучыларына яңа территорияләрнең – Донецк һәм Луганск халык республикаларының, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия составына керүе көне уңаеннан тематик кино курсәту булды .Әлеге темага әңгәмә булдырып караган фильмнарга анализ ясалды.
-
Квест-уен 21.10.2023

Бүгенге җәмгыятьнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы проблемаларының берсе – яшүсмерләр арасында хокук бозулар проблемасы. Кызганычка каршы, яшь чакта һәр кеше дә кылган гамәлләрнең авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми. Укучыларда яхшы һәм начар гамәлләрне аера белү, сәламәт яшәү рәвеше һәм закон тыңлау тәртибе күнекмәләрен үстерү, хокук бозу һәм җинаять өчен шәхси җаваплылык турында бербөтен күзаллау формалаштыру максатыннан, бүген мәктәптә хокукый уен оештырдык.
Укучылар, командаларга бүленеп, 4 станциядә төрле биремнәр башкардылар. -
Туган телем сагында 20.10.2023

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында балалар бакчасында нәниләр белән "Түбәтәй уены"н өйрәндек.
-
Пешекчеләр көне. День повара 20.10.2023

20 нче октябрь - Халыкара повар һәм кулинарлар көне.
Повар һөнәре - зур осталык, түземлек, көч таләп итә торган эш. Безне мәктәбебез повары Лилия Равил кызы көн саен тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлый. Аны чын күңелдән һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз. Эшендә, тормышында зурдан-зур уңышлар телибез. -
Олимпиада "Куркынычсыз юллар" 19.10.2023

"Учи.ру" платформасында россиякүләм "Куркынычсыз юллар" олимпиадасы башланды.
Олимпиада 20 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Анда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Биремнәрдә юлларда булырга мөмкин төрле ситуацияләр тасвирлана, ә укучылар проблемадан куркынычсыз чыгу юлын табарга тиеш.
Әлеге олимпиада олыларга һәм балаларга юл йөрүнең төп кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә. -
Туган телем сагында 18.10.2023

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Бу атнада районыбызда "Туган телем сагында" акциясе үтә. Бүген укучылар белән музеебызда сакланучы кадерле ядкярьләр белән таныштык. Милли киемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар иттек.
-
Мөһим сөйләшү - Разговор о важном 16.10.2023

Ватан киносы үсеше төп фильмнарны гына чагылдырмый, илнең үсеш этаплары, аның киләчәге
образын да модельләштерә. Кино, әдәбият һәм театр белән бергә, кешегә үзен «Көзге» дәге кебек
күрергә, үз гамәлләрен бәйләргә мөмкинлек бирә. Геройларның гамәлләре белән анализлау һәм
рефлексияләү, яңа белемнәр алу, һөнәрләр дөньясы, талантлы кешеләрнең иҗаты, тарихы һәм ил
мәдәнияте белән таныштыра. -
Әтиләр көне 15.10.2023

Октябрьнең өченче якшәмбесе әтиләр көне буларак билгеле. Шул уңайдан мәктәбебездә матур бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә әтиләре чакырып, аларны башлангыч сыйныф укучылары матур җырларын, шигырьләрен сөйләп, уз куллары белән ясаган открыткаларын тапшырып котладылар. Зур класс укучылары әтиләргә Кушлавыч авылы клубы белән берлектә әзерләнгән Г.Камалнын «Беренче театр» әсәре сәхнәләштерелде. Әлеге чарага килгән кунакларыбыз укучыларнын осталыгы белән сокланып, спектакль караганда рәхэтләнеп көлешеп, эшләреннән, мәшәкатьләреннән онытылып ял иттеләр.
-
Татарча диктант яз! 13.10.2023

Быел 13, 14 һәм 15 октябрь көнне бөтен Җир шарына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татар телен өйрәнүчеләр, белүчеләр, белергә теләүчеләр татарча диктант яза. Әлеге чара безнең мәтәптә дә узды. Укучылар, укытучылар бик теләп катнаштылар.
-
Көзге фантазия 12.10.2023

Бу атнада безнең мәктәптә "Көзге фантазия" исемле көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе үтә. Укучыларыбыз, әти-әниләре белән берлектә, көзге уңыштан, яфраклардан төрле оригиналь эшләнмәләр ясап алып киләләр. Килгән эшләр бик матур һәм зәвык белән эшләнгән.













