Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Татарстан кроссы-2023” 16.09.2023

2023 елның 16 нчы сентябрендә Районыбызда бик күпләрне җыйган зур спорт һәм йөгерү бәйрәме: “Татарстан кроссы-2023” республика күләмендәге массакүләм ярышлар узды. Элеге ярыш Арчада ел саен зурлап уткэрелэ. Мэктэбебез укучылары белэн бу елны да алдагы еллардагы кебек элеге массакүләм ярышта актив катнашып кайттык
-
"Алдынгылар хәрәкәте" 15.09.2023

Укучыларга Лия Юрьевна "Алдынгылар хәрәкәте" буенча дәрес үткәрде. Әлеге хәрәкәтнең юнәлешләре белән таныштырды
-
ЮИД хәрәкәте дәресләре 15.09.2023

Буген укучылар белән юл йөру кагыйдәләрен искә төшердек. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, транспортта узеңне дөрес тотарга кирәклеге искәртелде. Машиналарга утырганда куркынычсызлык каешларын куярга кирәклеге аңлатылды. Юлларда сак булыйк. Тормышыбызны куркыныч астына куймыйк.
-
«Экстремизмга – Юк!» айлыгы 14.09.2023

Террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе.
«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында укучылар белән “Терроризмга каршы – бергәләп” дигән исем астында тәрбия сәгате үтте. Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштырдык, көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек һәм саклану чаралары турында фильм карадык. -
Табигатьтә - көз! 13.09.2023

Бүген башлангыч класс укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар. Табигатьнең төрле төсләргә бизәлгән мәле. Көзнең матурлыгыннан күңелгә рәхәт! Балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр.
-
Фликеры 12.09.2023

Укучыларга яктылык кайтаргыч фликерлар ни өчен кирәк, аларны кайчан һәм кайда тагарга икәнлеге һәрдаим әйтелеп тора. Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрик!
-
Мөһим сөйләшү 11.09.2023

Бүген мәктәбебездә, “Разговоры о важном” дәресләрендә, Туган илебезгә мәһабәт,патриотлык хисләре тәрбияләү буенча чаралар үтте. Укучылар белән “ Там, где Россия” темасы нигезендә видеоматериаллар каралды, күнегүләр эшләнелде.
-
Дару үләннәре 08.09.2023

Табигатьтә дару үләннәре бик күп, тик без аларны тулысы белән файдаланмыйбыз. Аз гына авырып китсәк, аяк астында яткан үләннәрне файдаланасы урынга, даруханәдән химия белән эшләнгән даруларны алырга барабыз.
Дару үләннәрен үз вакытында дөрес итеп җыя, киптерә белергә генә кирәк. Укучыларыбыз әти-әниләре белән берлектә бик теләп карлыган яфрагы, юкә чәчәге җыеп тапшырдылар. -
"Кешенең ат белән дуслыгы" 07.09.2023

9 нчы сентябрьдә Кырлай авылында "Ат көне" үткәрелә.
Районыбызда "Кешенең ат белән дуслыгы" дигән конкурс үткәрелүен белгәч, укучыларыбыз үзләренең рәсем буенча осталыкларын сынап карарга булдылар. Иң матурлардан саналган эшне район конкурсына юлладык.
-
"Тынычлык территориясе" ("Территория мира") акциясе 06.09.2023

Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары "Тынычлык территориясе" ("Территория мира") акциясенә кушылдылар. Тәрбия сәгатендә тынычлык турында сөйләштек, рәсемнәр ясадык, төрле уеннар уйнадык. Ахырдан тынычлык символы булган ак күгәрченнәр ясадык. Тормышыбыз матур, илләребез тыныч булсын!













