Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Профилактик әңгәмә 11.10.2023

Еш кына балалар телефоннан үзләренә кызык табып шалтыратып уйныйлар. Ләкин бу уен бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Балалар ялган шалтырату белән нинди зыян салганнарын белмиләр. Шалтырату вакытында дөреслеккә туры килмәгән фактларны хәбәр иткән өчен канун тарафыннан административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Кемнәрдер махсуслаштырылган хезмәтләрне алдап чакырып, аларның кыйммәтле вакытларын әрәм иткән вакытта, кайдадыр башка урында реаль җинаять кылынуы һәм аны кисәтү өчен мөмкинлек булмавы хакында уйланырга кирәк. Безнең мәктәбебездә дә әлеге темага карата тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларыбыз үзләре өчен бик кирәкле булган информация алдылар.
-
Мөһим сөйләшү 09.10.2023

Традиция буенча эш атнасы гомуми мәктәп линейкасыннан башланды, аннан соң дәрестән тыш
"мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"дәресе узды. Бүгенге дәреснең темасы коллективтагы
балаларның мөнәсәбәтләренә кагылды. Мәктәптә укыганда, сыйныфташлар белән мөнәсәбәтләр
төзергә өйрәнү мөһим, бу исә дус коллективны саклап калуга зур өлеш кертә. Үзара ярдәм һәм
үзара аңлашу, аның һәр катнашучысына хөрмәт — ныклы коллективның нигезе. Коллективта
мөнәсәбәтләрне ничек җайга салу, психик сәламәтлекне ничек саклап калу, «травли/буллинг»
корбаны булмау һәм үзе башкаларны «травли» га төшмәү турында белемнәр һәркемгә кирәк.
Дәрес барышында балалар, кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин буллингка дучар булсалар,
үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр. Балалар каралган мультфильмны сыйныф җитәкчесе
белән рәхәтләнеп фикер алыштылар, дуслыкның нәрсә икәнлеге һәм кем дусты икәнлеге турында
үз фикерләрен белдерделәр, «безнең дуслык сыйныфы " плакатын ясадылар. -
"Елмаюың белән бүлеш" акциясе
09.10.2023
Бүген мәктәбебезнең өлкән класс укучылары белән "Елмаюың белән бүлеш" " Поделись улыбкой" акциясе уздырылды. Укучылар елмаюлы смайликлар ясадылар һәм бер-берсенә ясаган смайликларын бүләк иттеләр. Көзге моңсу көннәрне ямьләндереп, мондый позитив тарата торган акцияләрне ешрак уздырырга кирәк. Укучыларга бу акция бик ошады.
-
Нәниләр - бездә кунакта 06.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан Кушлавыч балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез мәктәпкә укытучыларны бәйрәм белән котларга керде. Алар "Шалкан" әкиятенең татарча вариантын сәхнәләштерделәр. Үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Укытучылар көне 05.10.2023

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.
Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
ОБЖ - ачык дәрес 04.10.2023

4 октябрь – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы көне Гражданнар оборонасының тормышыбызда тоткан роле бәяләп бетергесез. Ул тыныч тормышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында халкыбызның иминлеген саклауда гаять зур роль уйный. Бер үк вакытта матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау бурычын да үти. Бүген мәктәбебездә элеге көнгә багышлап ОБЖ фәненнән ачык дәрес үткәрелде. Укучыларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда нишләргә кирәклеге анлатылды, видео материаллар каралды. Балалар өчен, бигерәк тә кечкенә сыйныф укучыларына, противогаз киеп карау, огнетушитель кулланып карау кызыклы булды
-
Өлкәннәр көне белән! 03.10.2023

Октябрьнең беренче көне - Өлкәннәр көне белән истәлекле.
Укучыларыбыз, клуб белән берлектә, әби-бабалары хөрмәтенә бик матур концерт куйдылар. Мәктәпнең "Мирас" театрына йөрүчеләр Г.Камалның “Беренче театр” әсәрен сәхнәләштерделәр. Үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз. -
Өлкәннәр янында булдык 02.10.2023

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Хөрмәтле тыл ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп кайттык. -
НОК 01.10.2023

«Вы можете оставить мнение о нашей организации. Чтобы оценить условия
осуществления образовательной деятельности наведите камеру Вашего телефона
и отсканируйте QR-код.
Перейдя по ссылке, Вы сможете:
оценить условия осуществления образовательной деятельности:
o открытость и доступность информации об организации
o комфортность условий осуществления образовательной
деятельности
o доброжелательность, вежливость работников
o удовлетворенность условиями осуществления образовательной
деятельности
o доступность образовательной деятельности для инвалидов
. -
Татарстан Варислары Берлеге туган көн 30.09.2023

1990 нчы елның 15 сентябрендә Татарстан Варислары Берлеге туган көн. Укучыларга варисларның. законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турында әңгәмә уздырдык. Варислар юлда, хәрәкәттә, эзләнүдә; алар туган як серләрен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр. Бу оешмага керүче укучыларыбыз Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә сүз бирделәр.













