Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Мин кем" уены 22.11.2023

Психология атналыгы" кысаларында үз-үзеңне бәяләүне үстерү, анализлау максатыннан башлангыч класс укучылары белән "Мин кем" уены оештырдык. Укучылар уенда бик теләп катнаштылар.
-
Психология атналыгы 21.11.2023

Бу атнада 20нче ноябрьдән традицион Бөтенроссия көзге психология атналыгы башланды. Әлеге уңайдан без укучыларыбызга “Әйдәгез дус булыйк” дигән тема астында психологик уен, тренинг үткәрдек. Психологик тренингта үз-үзеңне аңлау һәм үз-үзеңне бәяләү формалаштыруга, эмоциональ өлкәне үстерүгә һәм хис тәҗрибәсен киңәйтүгә, уен, хәрәкәт һәм коммуникатив күнекмәләрне камилләштерүгә, социаль активлык һәм тирә-юньдәгеләргә карата яхшы караш, иптәшләреңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
-
Викторина “Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре” 18.11.2023

Мәктәбебездә 13 -19 ноябрь юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган атналык булды. Бүген укучыларыбызнын белемнәрен тикшеру, ныгыту өчен “Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре” дигән викторина үтте.
Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан дәрестән тыш үткәрелгән чараларның әһәмияте бик зур. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. ... Максат: юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.
-
Табигать һәм кеше бербөтен 17.11.2023

«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» дәвам итә.
Табигать һәм кеше бербөтен.
Пычранмасын сулар, һава һәм җир,
Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!
Әлеге язманы менә шундый шигъри юллар белән башлау юкка түгел. Чөнки экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә -
Яшь инспекторлар хәрәкәте 16.11.2023

Бәлигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт хәлакәтләрен киметү һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан, безнең мәктәптә бердәм юл куркынычсызлыгы көне үткәрелде. Бүген һәр бала юл хәрәкәте кагыйдәләре турында алган белемнәрен искә төшерде, ныгытты, үзенең активлыгын, иҗатын күрсәтте. Башлангыч сыйныф укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар һәм "Мин "Яшь инспекторлар хәрәкәтен" сайлыйм" флешмобында катнаштылар.
-
Өстәл уеннары 15.11.2023

Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру гына чарасы түгел, алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, логик фикерләүне үстерергә булыша. "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өстәл уеннары уйнадылар.
-
"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" старт алды 14.11.2023

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" - ел саен уздырыла торган Гомумроссия волонтерлык акциясе. Әлеге атналык акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары арасында командаларга бүленеп “Куңелле стартлар” дигән ярыш үткәрелде. Балалар ярышта көчләрне сынашып, сәламәтлекне ныгытып, бер-беренә хөрмәт, мәрхәмәтле караш булдырдылар.
-
"Чиста өй" акциясе 13.11.2023

5-6 нчы сыйныф укучылары «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Чиста өй” (“Чистый дом”) акциясенә кушылдылар. Өлкәннәргә өй эшләрендә бик теләп булыштылар. Бергәләп эшләү бик күңелле һәм файдалы!
-
Халыклар дуслыгы 11.11.2023

Мәктәбебездә “Халыклар бердәмлеге” көне уңаеннан, “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены үтте. Уенга сораулар төрле милләт халыкларының ризыкларын уйлап табуга багышланган иде. Укучылар үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәттеләр, катлаулы сорауларга да тиз генә җавап бирделәр.
-
Орлята России 10.11.2023

Бүген башлангыч сыйныф укучыларын "Орлята России - Рәсәй бөркетләре" оешмасына кабул иттек. Укучыларга таныклыклар бирдек, отрядның эшләре, юнәлешләре турында сөйләдек, шушы оешманың гимнын тыңладык. 1-3 сыйныф укучыларына рюкзак тапшырдык. Уеннар уйнадык, "Кто, если не мы?" дигән нәфис фильм карадык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучыларга ошады.













