Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Яңа елны көтәбез"
20.12.2023
Яңа ел – иң шатлыклы, якты, иң яраткан һәм күңелле бәйрәм. Өлкәннәр дә, балалар да аны түземсезлек белән көтә. Яңа ел рухы мәктәбебездә көннән-көн ныграк сизелә. Мәктәп ишегалдын яңа ел сыннары белән бизәдек. Мәктәп эчке бизәлеше дә бик матур булып укучыларга бәйрәм шатлыгы өсти.
-
"Туган телем сагында" атналыгы
18.12.2023
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында укучы кызларыбыз, Кушлавыч клубында осталык дәресендә катнаштылар. Алар Пушкин картасыннан файдаланып, Фәния апаларыннан татар халкының чигү үрнәкләрен өйрәнделәр.
-
"Халык сәнгать hөнәрләре hәм кәсепләре" 16.12.2023

Татарстанда Милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Халык сәнгать hөнәрләре hәм кәсепләре" темасы буенча тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга татар милли бизәкләре, милли киемнэр турында искә төшерелде. Ләлә, канәфер чәчәкләрен кисү ысуллары аңлатылды. Кызларыбыз бик матур итеп милли значоклар ясадылар.
Элек-электән килгән милли йолаларыбыз югалмасын, матур традиция булып саклансын иде. -
Интернет куркынычсызлыгы. /Безопасный интернет
15.12.2023
Бүгенге көндә укучыларның барысы да диярлек буш вакытларын интернет челтәрендә уздыра. Белгечләр исә әлеге челтәр аша балаларга яный торган иң зур куркыныч – кибербуллинг, ягъни интернет аша кимсетү, мыскыл итү дип ассызыклый. Шулай ук, мошенниклар һәм педофиллар кармагына эләгү куркынычы да зур дип санала. Бүген без дә укучылар өчен «Интернетта куркынычсызлык» темасы буенча дәрес үткәрдек. Укучылар бу тема буенча туплаган белемнәрен уен – викторинада тикшереп карадылар.
-
Сәламәт туклану атнасы 13.12.2023

Көннең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге иң беренче чиратта дөрес туклануга бәйле икәнлеге һәркемгә билгеле. Ризык файдалы, туклыклы һәм сыйфатлы булырга тиеш. Безнең мәктәп ашханәсендә пешкән ризык бу таләпләргә җавап бирә. Укучыларыбыз һәркөнне кайнар ризык белән туклана. Пешекчебез Хабибуллина Лилия Равил кызы үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара. Балалар аның пешергән ризыкларын бик яратып ашыйлар. Ата-аналар комитеты ризыкның сыйфатлы булуын контрольдә тота.
-
12 декабря - день конституции РФ 12.12.2023

Конституция - төп закон, анда җәмгыятебезне оештыруның төп принциплары, Россия Федерациясе халыкларының кыйммәтләре беркетелгән. Анда хокуклар һәм һәрберсенең бурычлары, гаделлек һәм иминлек, гаиләгә мәхәббәт һәм хезмәт кешесенә хөрмәт. Конституция, Россия дәүләтенең бердәмлеге һәм бөтенлеге, гражданнарының алга таба үсеше һәм үз-үзләренең бурычларын тормышка ашыруының төп нигезе булып тора
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2023

Россиядә Ватан Геройлары көне-ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ватан Геройлары көне ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтердә саклап калу чарасы булып тора. Без каһарман әби-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, ә хәзерге вакытта яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.
Клубта үткәрелгән информацион сәгатьтә укучылар бу истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, 1812 елгы геройлар һәм бүгенге көн геройлары турында белделәр. Чараның төп максаты: укучыларның Ватаныбызның геройлары турында белемнәрен киңәйтү, патриотизм, гражданлык, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү. -
"Ришвәт - нәрсә ул?" 08.12.2023

Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан мәктәптә "Ришвәт - нәрсә ул?", "Законнарны беләсеңме?", "Намус кушканча яшәү" темаларына сыйныф сәгатьләре уздырылды, "Коррупциягә - юк" мәгълүмат стенды яңартылды.
Шулай ук укучыбыз "Скажем, корупции нет! дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабында призер булды. Башлангыч сыйныфлар "Коррупциягә урын юк" дигән темага рәсемнәр ясады.
-
Салкыннар килде... 08.12.2023

Табигатькә суыклары белән чын кыш килде. Кызганычка каршы, кешеләр суыкларда өшеп, сәламәтлекләренә зур зыян китерергә мөмкиннәр. Суыкта кысан өс һәм аяк киеме кию, ару, ачыгу, озак вакыт хәрәкәтсез тору, авыр чирдән соң организмның хәлсезләнүе, аяк тирләү, хроник чирләр өшүгә китерергә мөмкин.
Өшүдән саклану өчен берничә киңәш:
- Озак вакытка чыгып киткәндә берничә кат кием киегез. Үзегез белән өстәмә йон оекбаш, бияләй алыгыз. Суыкка чыгып киткәндә ныгытып ашагыз, үзегез белән кайнар чәй алу да комачауламый. Организмда калорий күбрәк булган саен, өшү куркынычы аз.
- Аяк-кулларыгызның өшегәнен сизсәгез җылы бинага керегез. Өшегән тәнне җылытып йон бияләй яки шарф белән ышкыгыз, кар белән ышкыргы ярамый.
- Өшегән кешене иң элек җылыга кертергә, өс-аяк киемнәрен салдырырга. Тәннең өшегән өлешен кайнар суда, җылыткычлар янында җылытырга, спирт, май сөртергә ярамый.
- Суыкта зыян күрүченең өстенә юрган ябарга, кайнар чәй һәм аш, авыртуны басучы дару бирергә.
- Икенче, өченче, дүртенче дәрәҗә өшү алган очракта кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә! -
Пушкин картасы кулланып 06.12.2023

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Пушкин картасы» кысаларында концертлар сериясен башлап жибэрде.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз программасын районыбыз мәдәният йортында күрсэтте.
Безнен мэктэп укучыларыбыз да "Пушкин картасы" кулланып, концерт карап ял итеп кайттылар.













