Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Бездә Нәүрүз бәйрәме!.. 21.03.2015

Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Кушлавыч авыл клубы, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты берләшеп оештырган бу бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Бер көн алдан "карга боткасы" пешерү өчен өйләргә йөреп ярмалар җыелды. Авыл халкы күчтәнәчләрен жәлләмәде: ярма, йомырка, кәнфитләр бик мулдан булды...
Бәйрәм чарасы да бик эчтәлекле узды. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай да ярышты, матур җыр биюләр бәйрәм кунакларын ял иттерде. Көне дә килеп тора бит, концерт программасыннан соң җыелып кояш тотылуны да күзләдек (махсус битлек аша). Борчу, кайгыларны карачкы кыяфәтендә яндырып та калдырдык. Ә иң азактан карга боткасы, бәйрәм коймаклары ашап чәй эчтек...
Барлык фотоларны махсус "Нәүрүз 2015" фотоальбомыбызда күрә аласыз. -
Бәйге призёрлары!.. 18.03.2015

Яңа гына "Расскажу я Вам про папу!" дип исемләнгән Рәсәйкүләм конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. "Идея" гражданнар һәм яшьләр инициативасы үзәге оештырган әлеге конкурста 425 мәктәптән 2000гә якын кеше катнашкан. Шигырь, хикәя, рәсем, фильмнар номинацияләрендә уздырылган әлеге бәйгедә безнең мәктәптән дә ике укучы үз яштәшләре арасында хикәя төркеменә эшләрен тәкъдим иткәннәр иде. Нәтиҗәләр куандырырлык, укучыларыбыз бәйгенең II дәрәҗә призёрлары! Җитәкчеләре дә рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Афәрин, котлыйбыз!..
Дипломнар... -
Язгы өмә... 17.03.2015

Беренче язгы өмә - иң беренче максат мәктәп териториясен кардан арындыру, нигезләрнең чиста булуын тәэмин итү булды. Әлеге максатларга беренче чиратта ирештек. Мәктәп териториябездә карлар таратылды, здание нигезләре дә ачылып тирә як чүпләрдән чистартылды. Язгы өмәгә үзебезнең җирле КФХ “Хусаинов И.И.” генераль директоры Рәфийк Рифатович һәм башкарма директор Илнур Ильдарович та зур техник ярдәм күрсәттеләр. Кыш буе җыелган карларны чистартырга Амкадор белән ярдәм иткәннәре өчен аларга һәм эшен бик намуслы башкарган тракторчы Рамил Фаттаховка укытучылар һәм укучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне дә җиткерәсебез килә...
-
«Минем шәҗәрәм” конкурсы җиңүчеләре 16.03.2015

«Минем шәҗәрәм” конкурсында җиңүчеләр Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында. 6нчы сыйныфлар белән үткәрелгән рәсем дәресендә музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Ләйлә Тукай оныкларына символик футболкалар тапшырды. Балалар җиде буын бабасын белү һәр кешенең изге бурычы икәненә төшенделәр.
-
Казанда ярминкәдә... 16.03.2015

Узган шимбәдә авыл җирлеге төркеме белән Казан шәһәрендә узган ярминкәдә катнаштык. Мәктәбебез сату өстәлендә яшелчә, авыл хуҗалыгы товарлары, ашлык, кул эшләре куелган иде. Сатып алучылар да, мәртәбәле комиссия дә әзерлегебезне яхшы бәяләде...
-
Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе 13.03.2015

12 март көнне Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче номерлы гимназиясендә, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясенең "Драматургия, Театр яктылыкка, нурга илтә!.." номинациясендә проза жанрындагы әсәрдән өзекне сәхнәләштерү буенча ТР муниципаль районнары белем бирү оешмаларының сайлап алу туры узды. Безнең мәктәп укучылары Н.Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" әсәре белән әлеге турда уңышлы чыгыш ясадылар. Яшь театр сөючеләрнең чыгышларын Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрлары артистлары бәяләде. Укучыларга шаһәдәтнамәләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Г.Камал театры Р.Зәйдулланың "Арбалы хатыннар" спектакленә чакыру билетлары да таратты.
Бу чараны яхшы әзерләгән 12нче номерле гимназия администрациясенә һәм укытучыларына җылы мөнәсәбәтләре өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бәйрәм ахырыннан гимназиядә эшләп килүче Т.Миңнуллинга багышланган мемориаль музейда һәм милли музейда булдык...
Күбрәк фотомизгелләрне ачып карарга.
-
Зональ курслар 12.03.2015

11-12 март көннәрендә районыбызда Арча педагогик көллияте һәм кайбер мәктәпләр базаларында Арча һәм күрше 5 район укытучыларының зональ уку-семинары уза. УТЭ буенча директор урынбасары И.И.Әюпов та әлеге курларны тыңлый. ИРО җитәкчелегендәге әлеге курслар ФГОС буенча эшләү тәртибен, эш алымнарын үзләштерү өчен әзерләнгән...
-
Матур кичәдә катнаштык... 10.03.2015

Кушлавыч авыл клубы базасында "Халыкара хатын-кызлар көне" уңаеннан "Пар канатта гына яшәү көче" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылган иде. Әлеге чараны әзерләү һәм үткәрүдә мәктәбебез активы да зур көч куйды. Әлеге кичәдә авылның үрнәк гаиләләре чакырулы иде. Дәртле җыр-биюләр, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барган бу очрашуга алар якты бер нур өстәде. Яшь буынга үз киңәшләрен җиткереп күңелле хатирәләре белән дә бүлештеләр. Һәр катнашучыга Җирле үзидарәнең истәлек бүләкләре дә тапшырылды...
Чарадан күбрәк фотомизгелләр.
-
Бәйрәм белән!.. 08.03.2015
Хөрмәтле коллегалар, мәгариф системасында хезмәт куючы гүзәл затларыбыз!Менә кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән шушы бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март "Халыкара хатын-кызлар көне"н билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурларына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш тапкан. Шушы матур бәйрәм көненә безнең дә ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшебездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Бәйрәм белән!..Иң изге теләкләр белән Кушлавыч мәктәбе ир егетләре. -
8 март, тарихи эзләр... 07.03.2015

8 март "Халыкара хатын-кызлар көне" уңаеннан мәктәбебездә әлеге матур бәйрәмнең килеп чыгу тарихын өйрәнү буенча класс сәгатьләре узды. Укучыларыбыз әлеге традициянең Клара Цеткин исеменә һәм шул вакыттагы тарихи вакыйгаларга барып тоташуын ачыкладылар, Рәсәйдә әлеге бәйрәмнең беренче тапкыр 1913нче елда Санкт-Петербург каласында билгеләнүен һәм башка күп кызыклы мәгълүматлар да белделәр. Хәзер бүләк әзерләүгә дә кызыклы үзенчәлекләрне белеп тотынырга була!..
Шул ук вакытта кызу темплар белән мәктәптә әниләрне, апа, әбиләрне чакырып уздырылачак бәйрәм чарасына да әзерлек бара. Аннан репортажны шулай ук тәкъдим итәрбез.













