Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшләп килә. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга була. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).
Cайттагы менюда район күләм телефон номерларын да таба аласыз...
-
Ачык дәресләр... 12.05.2016

Инглиз теле фәненнән 8 нчы сыйныфта "Данлыклы кешеләр" темасына ачык дәрес үтте. Укучылар үзләре алдан бик кызыклы итеп әзерләп килгән тематик презентацияләр күрсәттеләр....
-
Бөек Җиңү көне!.. (+фотомизгелләр) 10.05.2016

...Очрашу Кушлавыч авыл клубында башланып китте. Барлык катнашучыларның да сугыш чоры авырлыкларын сүрәтләгән видеофильм караганда күзләрендә яшь иде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән монда.
-
Татарстан әләме һәр мәктәпкә эленергә тиеш 28.04.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады. Әлеге канун ТР Дәүләт Советы утырышында 21 апрельдә кабул ителгән иде. Татарстан Президенты аны 23 апрельдә раслады, канун – басылып чыккан көненнән гамәлгә керә.
Шулай итеп, дәүләт әләме гомумбелем бирү оешмалары биналарына, милек рәвешенә карамастан, даими элеп куелырга яисә даими рәвештә аларның территориясенә урнаштырылырга тиеш.
Чыганак: qushlawich.ru
-
Тукай туган көнгә зур очрашу (+фотомизгелләр) 28.04.2016

27 апрель көнне бер төркем шагыйрьләр, язучылар, Тукай бүләге лауреатларыннан торган делегация Кушлавычта да булып киттеләр. Рәзил Исмәгыйлевич Вәлиев җитәкчелегендәге әлеге төркемне Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Арча район мәдәният бүлеге мөдире Рамил Мөхетдинов озатып йөрделәр. Кунаклар Тукай һәйкәле янында тантаналы очрашуда катнашып һәйкәлгә...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән чыганакта.
-
...нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!.. (+Тукай бүләге лауреатлары 2016) 26.04.2016

Хак Тәгалә әмере белән
Җиргә Раушан йолдыз иңде,
Бу сәгатьтә - Кушлавычта
Дөньяга бер шагыйрь килде…
Нәкъ 130 ел элек, шушы көндә авылыбызда Г.Тукай дөньяга килә... 27 ел гына яшәгән шагыйрь, шушы кыска гына гомере эчендә никадәр күп мирас калдырган... Бәйрәм белән дуслар!!!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә, быелгы Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре...
Тулырак чыганакта.
-
Кушлавычта Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары башланды... (+фотомизгелләр) 25.04.2016

22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелде. "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры, "Әкияттә кунакта" Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесенең бүләкләү тантанасы, "Болгар" радиосының "Чәкчәк" тапшыруын алып баручылар җитәкчелегендәге "Тукай эзләре буенча сәфәр"дә катнашучылар белән очрашу шундыйлардан...
Тулы һәм фотомизгелләр белән монда.
-
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе (+фотомизгелләр) 13.04.2016

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Безнең мәктәбебездән дә әлеге тантанада катнашучыбыз булды. Агымдагы, 2015-2016 уку елында Бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән чыганакта.
-
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтакте челтәрендә 13.04.2016

12нче апрельдән Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты В контакте социаль челтәрендә үзенең рәсми төркемен эшләтеп җибәрде. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан...
Тулырак чыганакта.
-
Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе 13.04.2016

Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесенә эшләр кабул итү төгәлләнеп килә...













