Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ачык дәрес 22.01.2016

6 нчы класста инглиз теле фәненнән "Short Questions in the Present Perfect - Present Perfect заманында кыска җаваплар" темасына ачык дәрес үтте. Дәрес сингапур методикасына нигезләнеп эшләнде, үткән теманы кабатлау уен формасында үтте.
-
Сәламәтлек – зур байлык... 22.01.2016

Сәламәтлек – зур байлык. Бүген безнең мәктәптә авылыбыз фельдшеры Җаббарова Тәгъзимә Равил кызы булды. Ул укучыларыбызны үзләренең сәламәтлекләрен сакларга өйрәтте. Салкын тиеп авырган очракта, дәвалану юлларын аңлатты. Сәламәт булыйк!
-
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 22.01.2016

21нче гыйнвар көнне Яңа Кишет мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Бик кызыклы, эчтәлекле булды бу семинар. Рус теле укытучылары Мостафина Гөлнур Әдхәм кызы һәм Габдрахманова Нурания Шәйдулла кызы узләренең дәресләрен күрсәттеләр. Ике укытучының да дәресләре кызык, мавыктыргыч булды. Шуннан соң "Дуслык" темасына багышланган бәйрәм кичәсен карадык. Барлык балалар актив катнашып, безнең күңелләребезне күтәрделәр.
-
Китапханәгә сәяхәт... 22.01.2016

Класстан тыш эшчәнлек вакытында башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә сәяхәттә булдылар. Аларны китапханәче Рәмзия апалары китаплар картотекасы, нинди китапларның кайда урнашуы белән таныштырды.кирәкле китапны ничек җиңел генә эзләп табарга мөмкин икәнлекне аңлатты. Сәяхәттән соң класста матур эчтәлекле презентация карадылар.
-
Кышкы төрләр буенча ГТО тапшырдык 21.01.2016

20 нче гыйнвар көнне спортның кышкы төрләре буенча укучыларыбыз ГТО нормаларын тапшырдылар. Барлык катнашучылар да таләпләр буенча тиешле нәтиҗә бирделәр.
-
Эрудит-шоу 20.01.2016

8-9нчы класслар арасында "Иң, иң, иң зирәкләр" эрудит - шоуы булып узды. Укучылар үзләренең татар әдәбияттыннан, тарихтан, табигать белеменнән, рус әдәбиятыннан, математикадан һәм физика фәннәреннән белемнәрен тикшерделәр. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, укучылар бик теләп уйнадылар.
Кулланма материал чыганакта.
-
Кошлар-канатлы дуслар... 19.01.2016

"Балкыш" отряды укучылары кошларга ярдәм итү йөзеннән җимлекләр ясадылар. Бу акциядә барлык отряд членнары да бик теләп катнаштылар. Чөнки канатлы дусларыбызга ярдәм итү күңелләргә шатлык бирә.
-
Гомәр Бәшировка 115... 18.01.2016

Якташ язучыбыз Гомәр Бәшировка 115 ел тулуга багышланган әдәбият дәресе булды. Татар теле укытучысы Әюпова Р.Ф. мультимедиа презентация ярдәмендә укучыларга әдип турында шактый бай эчтәлекле яңалыклар сөйләде. Аның “Туган ягым – яшел бишек”, “Намус”, “Сиваш”, “Җидегән чишмә” һәм башка шундый күренекле әсәрләреннән өзекләр укылды. Дәрес укучыларда язучы иҗатына карата зур кызыксыну уятты.
-
Тәрбия эшләре буенча киңәшмә 16.01.2016

Арча район мәгариф идарәсендә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының киңшәмәсе булып узды. Анда эшләгән эшләргә анализ ясалды. Киләчәк эшчәнлеккә максатлар, акцияләрдә катнашу бурычлары билгеләнде...
Мәктәп эшчәнлеге яңалыклары, методик кулланмалар һ.б. белән безнең Официаль төркемебездә тулырак таныша аласыз...
-
Эшлекле очрашу 15.01.2016

Агымдагы атнада Арча шәһәре 5нче номерле гимназиясе базасында чыгарылыш имтиханнарына әзерлек торышы буенча зональ очрашу үткәрелде. Анда һәр мәктәптән директор һәм укыту эшчәнлеге буенча директор урынбасарлары чакырулы иделәр. Мәгариф бүлеге оештырган әлеге очрашу бик эшлекле формада оештырылды. Һәр мәктәп җитәкчесе имтиханнарга әзерлек эшчәлеге белән бүлеште, проблемалар һәм уңай якларны ачыклады... Очрашу нәтиҗәсе булып укыту эшчәнлегенә анализ ясалды һәм максатлар билгеләнде...













