Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
"Соңгы кыңгырау - 2015"... 25.05.2015

Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик матур үтте. Һәркем өчен дулкынландыргыч бу чарага кунаклар да күп килде. Күңелле дә, бераз моңсу да әлеге бәйрәм иң якты теләкләр, матур җыр һәм биюләр белән үрелеп барды...
Быелгы чыгарылыш укучыларыбызга иң изге теләкләребезне юллап калабыз! Имтиханнарыгызда уңышлар, киләчәк тормышыгызда ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә!..
-
Кулланырга була... 22.05.2015

Республикабыз турында бик матур видеоролик әзерләнгән. Татарстан Республикасы – Рәсәй Федерациясендә икътисад ягыннан иң алдынгы регионнардан берсе. Бай тарих һәм мәдәният, ямьле табигать күренешләре, бөек Идел елгасысың матурлыгы һәм ял өчен күп мөмкинликләр республикабызны Бөтендөньядан туристлар өчен кызыктыргыч ясый, диелә роликта. Татарстан башкаласы, Казан рәсми «Рәсәйнең өченче башкаласы» исемен йөртә. Казан алдынгы отелләр, ресторанлар һәм күңел ачу комплекслары, бөтендөнья музыкаль фестивалләр һәм зур спорт ярышлары шәһәре...
Кыскасы бик яхшы видеоэкскурсия.
Видеороликны карау яки күчермәләү.
-
Гаилә көне үткәрдек... 20.05.2015

1994 елдан бирле Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Гаилә ул-җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаилә көзгесе. Әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында.
Габдулла Тукайның иҗатында да, бигрәк тә балалар өчен язган шигырьләрендә гаилә, балачак темасы киң чагылыш таба. Еш кына, әйтик “Безнең гаилә” шигырендә, бәхетле гаиләнең идеаль үрнәген тудыру омтылышын күрергә мөмкин. Ә бәлки бу шагыйрьнең үзе мәхрүм ителгән якты балачак турында сагынулары булгандыр.
Авылыбыздагы Тукаевлар гаиләсенең музей-йортының хатын-кызлар ягы традицион авыл өен гәүдәләндерә. Монда ана дөньясы: бик күп әйберләр уңган һәм тырыш хатын-кыз куллары белән эшләнгән. Бүлмәнең бер почмагында зур мич урнашкан, ул чын мәгънәсендә гаилә учагы җылысын биреп тора. Аның янәшәсендәге витринада шагыйрьнең әнисенең шәхси әйберләре куелган.
Халыкара гаилә көнендә без шушы залда “Әбием сандыгы” дигән кичә үткәрдек. Кичәбезгә авылыбызның ак әбиен Вәлиева Мәрхәмбикә апаны чакырдык. Мәрхәмбикә апа мондый кичәләрдә бик актив катнаша, “Бүләк итү” көннәрендә музейга әйберләр тапшыра. Моннан берничә еллар элек режиссерлар Әзһәр Хөсәенов һәм Харис Фәхретдиновлар шушы залда “Тирән тамырлар” фильмы өчен “куркулык койдыру” йоласын төшерделәр. Әби ролен Мәрхәмбикә апа бик теләп башкарды.
Кичәгә үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы укучы кызларыбыз милли киемнәрдән килделәр. Кеше гомере аккан сулар кебек бик тиз узып китә. Аның ничек узуы һәркемнең үзенә бәйле. Мәктәп еллары да мәңгелек түгел. Ныклы гаиләдә әби-бабаларыбыз булганда гына баларның бәхетле булулары турында клуб мөдире, үзе дә өч бала әбисе Хәнәфиева Фәния сөйләде. Заманында ул чүәкләр чиккән кеше. Кичә барышында Мәрхәмбикә апа кулына тастымалга төрелгән Коръән китабын алды: “Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган изге китап. Әби-бабаларыбыз аны укып, тәсбих тартып, балаларына, оныкларына, якыннарына изге теләкләрен юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакълеккә, изге күңелле булырга өйрәткән, буыннан-буынга күчеп килгән”. Аннан соң кызларыбызны үзенең бирнә сандыгындагы чигелгән кул эшләнмәләре белән таныштырды, соңыннан ул аларны музейга бүләк итте.Кул эшләре арасында улы Рәис абыйның бик матур итеп чигелгән тастымалы да бар иде. Шушы тастымалы белән улын тирбәтеп үстергән бишек янына килеп хатирәләрен яңартты. ( Залдагы кабык бишекне дә Мәрхәмбикә апа бүләк иткән иде). “Әй, сөлге, сөлгекәй, гомер юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш-тынсыз гына бер серләшик. Шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичердек. Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән”.
“Элегрәк күпләп кулъяулыгы чигә идек. Сабантуйга бүләкләр җыйганда да чиккән кулъяулыгы бирә идек. Ул булмаса китмиләр иде, чыгарып биргәнче көтеп торалар иде”,-дип искә алды Мәрхәмбикә апа...
-
Бәйрәм бик матур үтте!... (+фотокүргәзмә) 11.05.2015

9 май, Бөек Җиңү көне Арча районында бүтән еллардагыча бик матур үтте. Мәктәбебездән 3 укучы районкүләм "Бөек Җиңүгә 70 бишле" конкурсы кысаларында Җиңү парадында да катнаштылар. Иң башта укучыларны бүләкләү тантанасы булды, аннан соң барыбыз да бергәләшеп парадта катнаштык.
Быел да әлеге чара бик зур массачыл төс алды, катнашучылар ниләр генә әзерләмәгән парадка: гади автомобильләрдән әзерләнгән хәрби техника үрнәкләре дисеңме, тарихи машиналар, самолётлар... Кыскасы бик матур узды. Укучыларыбыз да беренчеләрдән булып узгач рәхәтләнеп Җиңү парадын карап ял итә алдылар, мәктәп музейлары әзерләгән күргәзмәләрдә катнаштылар...
-
Бөек Җиңү көне белән!.. (+фотомизгелләр) 09.05.2015

-
Бию марафоны... 02.05.2015

30 апрель көнне Арча шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, наркоманиягә каршы яшьләрнең “Флеш моб батлл” дип аталган бию Марофоны узды. Марофонда мәктәбебездән 10 укучы катнашты. “Тукай оныклары” дип аталган командабыз Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җырына визит карточкасын күрсәтте. Балалар рәхәтләнеп, 2 сәгатьләп биеделәр. Бик арысалар да күңелләре күтәренке булды...
-
Кушлавычта Тукай көне + фотомизгелләр... 28.04.2015

“Без Тукайлы халык мәңгегә” – дип башланды 27 нче апрель көнне Шагыйрьне искә алу бәйрәме. Милләтебез горурлыгы булган Габдулла Тукайның туган көнен быел да зурлап, илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килде. Язучылар делегациясе шагыйрьнең музей-йортында укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсе карадылар. Шагыйрь Наил Касыймов балаларга: “Бу авылда ттуыгыз белән сез бик бәхетле” – диде. Төркиянең Кападокия язучылар берлеге рәисе Айшә Пасланмаз Тукай турында белүе турында, аның туган җирендә булуы белән бәхетле икәнен җиткерде. Кунаклар белән Абдуллах Бигиев, Рафис Корбан, Вахит Имамов, Рәмис Аймәт һәм башка язучылар бар иде.
-
Мәңге нур син и, Тукай!.. 26.04.2015

26 нчы апрельдә татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай туган көне уңаеннан һәйкәл янында шигырь бәйрәме үткәрелде. Балалар Г.Тукай иҗат иткән шигырьләрне яттан укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар. Бәйрәмне төгәлләп укучылар Тукаевлар музей-усадьбасына юл тоттылар. Анда аларны музей мөдире Мөхәммәтшина Л.М. каршы алды һәм Г.Тукай тормыш һәм иҗат юлына сәяхәт кылдырды.
-
“Китап – киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...” 23.04.2015

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан һәм "#ДОБРЫЙТАТАРСТАН" республикакүләм эстафетасы кысаларында “Китап – киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең сине...” – дип исемләнгән кичә булып узды. Әлеге кичәдә балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапка карата сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау буенча кагыйдәләр, “ Китап ничек туган?” презентация ярдәмендә китап тарихы сөйләнде. Әлеге чарада укучылар китап турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырладылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Рания Фирдүсовна һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәяхмәтова Рания Фәргатовна әзерләде. Соңыннан таушалган китапларны төзәтү акциясе оештырылды.
-
Мин – Татарстан баласы!.. 22.04.2015

Кушлавыч авыл музеенда әдәби чаралар еш булып тора. 21 нче апрель көнне “Мин – Татарстан баласы” дигән исем астында, паспорт тарихына кагылышлы чара булып узды. Укучыларга паспорт тарихы, дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә һәм әдәбият укытучысы Әюпова Рания балаларга Туган якны ярату, аны саклау турында шигырьләр укыдылар. Балалар үзләре дә әлеге чарада бик актив булдылар. Очрашу Дәләт гимнын тыңлау белән тәмамланды.













