Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Арчада парклар һәм скверлар көне 07.09.2015

Арча шәһәрендә "Җиңүнең 70 еллыгы исемендәге ял паркы" ачылуын күпләр ишеткәндер дә. Районыбызда парк һәм скверлар көнен быел нәкъ менә шунда чын бәйрәм буларак билгеләп үттеләр. Күңелгә ятышлы матур, җылы, якты кичә булды ул. Кеше дә күп килгән. Өлкәннәр дә күп иде...
Артык зур булмаса да, бар да сыйган һәм бар да үз урынында яңа паркта. Тирә–юне яшеллеккә күмелгән. Тротуарлардан матурлыкка сокланып (кичен яктырткычлар яктылыгында ул икенче төрле сихри матурлыкка күмелә) эчкә үтәсең. Хәрби техникалар, ял итү өчен беседкалар, сугышта һаләк булганнарга куелган обелиск–паркны тагын да тулыландыра. "Биредә әле фонтан, тир, яңа өйләнешүчеләр өчен мәхәббәт күперчеге булачак. Башкарган эшләребезнең барысы да халык өчен. Игелеге булсын, парк һәрчак шулай гөрләп торсын" – диде бәйрәмне ачып җибәргәндә район җитәкчесебез Илшат Нуриев...
Бу көнне парк белән янәшә мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә гөрләде.
Кайбер фотомизгелләр.
(Безнең дә иң актив укучыларыбыз беренчеләрдән булып әлеге паркта ял итеп кайтырга чакыру алдылар. Бу турыда тулырак аерым хәбәрдә.)
-
Республика җитәкчелеге белән очрашу... 04.09.2015

Арча шәһәре мәдәният йортында 13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уңаеннан эшлекле очрашу уздырылды. Әлеге очрашуга Мөхәммәтшин Фәрит Хәйруллович җитәкчелегендә Республика җитәкчелегеннән дә кунаклар килде. Аларны муниципаль район җитәкчесе Нуриев Ильшат Габделфәртович озатып йөрде...
Монда рәсем-баннерлар кую мөмкинлеге юк. Әгәр дә үзегезнең сайлау участогы турында тулы мәгълүмат (адресы, номеры һ.б.) алырга теләсәгез безнең икенче сайтыбыз битләренә рәхим итегез...
-
1 сентябрь - "Белем көне" 01.09.2015

Яңа уку елын башлап та җибәрдек. Укучыларыбызны, барлык коллегаларыбыз - мәгариф хезмәткәрләрен, әти-әниләрне 1 сентябрь - белем бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Укыту-тәрбия өлкәсенең үзәгендә кайнаган һәркемгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр теләп калабыз. Бәйрәм белән барыгызны да!!!
Безнең белем көненнән дә кайбер фотомизгелләр.
-
Республика көне уңаеннан... 31.08.2015

Республика көне уңаеннан оештырылган Арча муниципаль районы мәктәпләре ярминкәләре гөрләп үтте. Безнең мәктәп тә бу көнне тәҗрибә участогыбызда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттек. Кул эшләнмәләре, сөт ризыклары да күп иде. Кабак бәлеше, гөбәдия, ит пәрәмәче кебек тәм-томнар да сатып алучыларның күңеленә бик хуш килде...
Ә укытучылар сабантуенда рәхәтләнеп ял иттек. Төрле кызыклы уеннар, дәртле җыр-биюләр яңа уку елы алдыннан күңелләргә очкын салды...
Кайбер фотомизгелләр.
-
“ И галиҗәнәп шигърият” 25.08.2015

Мәктәбебезнең чәчәкле мәйданчыгында Әдәби мәйдан проекты кысаларында “И галиҗәнәп шигърият” дип исемләнгән әдәби мәйдан үткәрелде. Кичәнең максаты: укучыларны күбрәк китапханәгә тарту, матур әдәбиятны, шигъриятне халыкка җиткерү.
Кичәдә китапханәче Фаттахова Рәмзия язучыларыбызның юбилейлары, тормыш һәм иҗат юллары белән кыскача таныштырып үтте. Клуб мөдире Ханафиева Фәния үзенең туган авылыбызга багышланган шигырьләрен, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Габдулла Тукай шигырьләрен, балалар бакчасы тәрбиячесе Алинә Әюпова яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шулай ук җырлар да яңгырады.
Кичәгә килгән кунакларның әдәбиятка, шигърияткә, гомумән китапка битараф булмаулары, яраткан язучыларыбызның иҗатлары белән танышып, кызыксынып торулары безне сөендерде.
-
"Экстремизм - киләчәксез, киләчәк - экстремизмсыз" 17.08.2015

Кушлавыч авыл клубында "Экстремизм - киләчәксез, киләчәк - экстремизмсыз" дип аталган ток-шоу үткәрелде. Чара башланыр алдыннан "Ә бездә экстремизм, террорчылык күзәтеләме?" дигән сорауга мөрәҗәгать иттек. Ток-шоу барышында укучылар шушы сорауга җавап табарга тырыштылар...
..."Бездә экстремизмга урын юк. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык - иң зур байлык" дигән нәтиҗә ясадылар ток-шоуда катнашучы балалар... -
"Каргышлы балачак" нәфис фильмы 10.08.2015

Кушлавыч авыл клубында бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Каргышлы балачак" фильмы күрсәтелде. Фильмның режиссёры Ә.Зарипов.
Тукавларның Кушлавычтагы музей-йорты җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина һәм клуб мөдире Фәния Хәнәфиева тамашачылар, бигрәк тә яшь тамашачылар өчен фильмның герое һәм төшерелү тарихы турында сөйләделәр... Фильмның күп өлешләре авылыбызда төшерелгән булуы кайбер тамашачыларга үзләрен күреп яшь чакларын искә төшерергә мәҗбүр итте. -
Табигатьнең матурлыгына сокланып... 10.06.2015

"Ак каен" мәктәп яны лагерыбызда бүген махсус табигать матурлыгына багышланган тема өстенлек алды. Көн барышында укучыларыбыз табигатькә сәяхәт кылып чәчкә-үләннәрдән букет һәм тәкыяләр дә әзерләргә өйрәнделәр :)
-
Диңгезчеләр көне... :) 09.06.2015

Бүген "Ак каен" мәктәп яны лагерыбызда "Диңгезчеләр көне" үтте. Викториналар, җыр-бию осталыгын күрсәтү чыгышлары һәм спорт ярышлары да әлеге тематика белән бәйле иде. Укучылар үзләре өчен яңа ачышлар ясап бик күп өстәмә мәгълүмат та ала алдылар, күңелле итеп ял иттеләр. Бу көнне аларга иң ошаганы рәсем ясау конкурчы, бигрәк тә күз бәйләп диңгез корабы ясау булды...
-
Лагерьда күңелле :) 08.06.2015

Мәктәп яны лагерыбыз тулы көченә эшли. Балалар әйдәманнары белән берлектә төрле ярыш-конкурсларда көч сынашалар, үзләренең сәнгатьтә осталыкларын күрсәтәләр. Кыскасы һәркемгә үз үзенчәлеген ачып күрсәтә алу мөмкинлеге бирелгән...













