Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Бәйрәм белән хөрмәтле коллегалар!.. 05.10.2015

Хөрмәтле коллегалар! Барыбызны да һөнәри бәйрәмебез, "Укытучылар көне" белән чын күңелдән котлыйбыз! Табигатьнең дә шушы көнне болытсыз аяз матур көн бүләк итүе (кемнәрдә ничектер, Кушлавычта аяз бүген) бәйрәмебезгә ямь өстәде.... Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә...
Котлау открыткаларыбыз белән тулырак монда.
-
Халыкара өлкәннәр көне белән!.. 01.10.2015

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык әшләр дә алар кулы аша үткән.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Ярминкә... 29.09.2015

Узган шимбәдә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсендә катнаштык. Сатып алучыларга мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатмалар, кул эшләнмәләре һ.б. тәкъдим иттек. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та әзерлек дәрәҗәбезгә уңай бәя бирде. Сатып алучылардан да җылы рәхмәт сүзләре ишеттек...
-
Сабантуй 28.09.2015

Районыбызда "Кырлай" җирлегендә зур сабантуй бәйрәме узды. Былтыр беренче тапкыр ат чабышлары итеп башланып киткән әлеге чара быел чын сабантуйга әверелеп куйды һәм ГТО нормативларын да тапшырырга була иде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучылар командасы да катнашты. Укучыларыбыз ГТО нормаларын уңышлы үтәп кайтты. Шулай ук бәйрәм чарасын да бик ошатканнар. Сабантуйның милли уеннары белән генә түгел, 80 һәм 40 км.га ат чабышлары белән дә үзенчәлекле булды шул бу чара...
Фотомизгелләр белән тулырак.
-
Үзебез букет ясыйбыз .) 23.09.2015

Матур роза чәчәген кемнәр генә яратмый икән? Шул сәбәптән әлеге чәчәкне кәгазьдән ясау ысулы белән уртаклашырга булдык. Бераз катлаулырак кебек булса да ясасагыз тырышлыкларыгыз бушка китмәс, яндагы рәсемдәге кебек роза чәчәге килеп чыгачак...
Презентацияле тулы мәгълүмат: http://qushlawich.ru/node/592 да.
-
Котлыйбыз!.. 21.09.2015

Хөрмәтле Валиуллина Рушания Якуп кызын чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз!
Сезгә коллективыбыз исеменнән озак еллар Кушлавыч мәктәбендә намуслы һәм сыйфатлы хезмәт башкаруыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр, шатлык, гайләгездә тынычлык, иминлек, эшегездә уңышлар телибез!Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул!Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр! -
Көзге өмә 21.09.2015

Районкүләм игълан ителгән өмә кысаларында мәктәп территориясен чистарту эшләре оештырдык. Чүп үләннәреннән чистарту, бакча территориясен тәртипкә китерү, коелган яфраклардан арындыру башкарылды. Шул ук вакытта форсаттан файдаланып мәктәп эчендә дә агымдагы вак ремонт эшләре эшләнде. Өмә алдан планлаштырганча бик нәтиҗәле үтте...
Кайбер фотомизгелләр.
-
Математика укытучылары өчен вебинар 17.09.2015

Укытучылар өчен математика фәненнән ТДИга (ОГЭ) әзерләнү үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан вебинар оештырыла. Аны Ленинград өлкәсенең математикадан ЕГЭ комиссиясе рәисе Голубева Светлана Александровна (Почетный работник общего образования Российской Федерации; лауреат конкурса "Грант Санкт - Петербурга") алып бара. Катнашу өчен урыннар санаулы, 07.10.2015 көнне үтәсе вебинарга алдан язылып куярга чакырганнар.
Вебинар битеннән сайттагы калган мөмкинлекләр белән дә танышып чыга аласыз, күп өлкәләр буенча кызыксындырган материаллар табарга була.
Вебинар битенә күчү.
-
Җәмгыять белеменнән ТДИ (ОГЭ) 15.09.2015

9нчы сыйныф укучыларыбыз өчен Җәмгыять белеменнән ОГЭ-2016 демоверсия эшләрнең проектларын һәм pdf форматта 2015нче ел имтиханы өчен чыгарылган ике китап әзерләп куйган идек. Әзерлек эшләрендә кулланма буларак әлегә шуларны сезгә тәкъдим итеп торабыз. Таныша, белемнәрегезне ныгыта торыгыз. Фаеллар бер архивта.
Архивны күчермәләү.
-
Көзге изге эшләр атналыгы... 14.09.2015

"Көзге изге эшләр атналыгы" кысаларында төрле мәдәни һ.б. чаралар белән беррәттән авыл күләмендәге чистарту, тәртипкә китерү эшләрендә дә актив катнашабыз. Әлеге эшләрдә барлык бюджет учреждениеләре зур өлеш кертә. Кушлавыч мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары, авыл клубы, музей, китапханә, җирле үзидарә хезмәткәрләре барысы да бердәм булып әлеге изге эшләрдә катнашалар. Гомуми көчләр белән зиратта Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә якын урыннар, Г.Тукай һәйкәле чистартылды, Кушлавыч авылының ике урамын тоташтыручы күпер тирәләре тәртипкә китерелде, Иске Җөлби авылына чыгу күперенең искергән баскычлары яңадан эшләнде...
Әлеге хезмәтләребез өчен авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәрдән бик җылы фикерләр ишеттек.
Фотомизгелләр белән тулырак.













