Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Тәҗрибә уртаклашабызмы?.. 06.03.2015

Интернет челтәрендә аралашып, белем алмашып эшләү юлларын күз уңында тотып ачылган һәм үзенә инде күп кенә методик материалларны туплап өлгергән төркемебезгә кунакка рәхим итегез. Аның эшчәнлеген яңадан җанландырып җибәрдек. Аралашып эшлик!.. Арча районы Кушлавыч мәктәбе укытучылары белән аралашу төркеменең төзелү максаты дәресләр өчен кулланма материалларны бер тирәдә туплау һәм аралашып эшләү (тулы аңлатмасын төркем битендә укый аласыз), төркемдә әлеге вакытка эшлекле 174 комментарий урын алган.... Безнең 93 даими кулланучыларыбыз рәтенә рәхим итегез!
-
Эшләп карыйбыз... 05.03.2015

Иртәгә 9 класс укучыларыбыз район күләмендә математика фәненән имтихан эшләп карыйлар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз. Әзерлек эше тулы көченә бара.
-
Ачык дәресләр 04.03.2015

Мәктәпләрдә заманча мультимедия чаралары булу уку-укыту эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Әлеге чараларны куллану үзенчәлекләрен уртаклашу, яхшырту һәм методик ярдәм максатыннан укытучыларыбыз ачык дәресләр үткәрә. Бу дәресләрне Сингапурча укыту методикалары белән дә баетып укытучыларыбыз балаларның белемнәрен күтәрү өстендә тырышып хезмәт куялар. Кайбер кулланма материаллар безнең Арча районы Кушлавыч мәктәбе укытучылары белән аралашу төркемебездә дә урын алып яктыртылып бара.
-
Тематик класс сәгатьләре... 03.03.2015

...Кайбер яшүсмерләр наркотикларны 15-16 яшькә кадәр үк кулланып каравы сер түгел. Ни аяныч, наркотиклар бүгенге кайбер яшьләр тормышының бер өлешенә әверелгән. Әлеге афәт белән көрәшү мәктәпләрдә дә еш оештырыла. Бу класс сәгатьләрендә, мероприятиеләрдә күренә. 1 нче март - наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан мәктәбебездә “Наркомания - ак үлем” дип исемләнгән класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар наркотик кулланган спортсменнарның аянычлы язмышлары белән таныштылар. Бу афәтнең киләчәккә никадәр куркыныч булуы турында күп мәгълүмат алмашынды...
-
Кинофестиваль... 02.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү планы нигезендә мәктәбебездә "Хәтер уты" дип исемләнгән кыска метражлы укучылар фильмнары кинофестивале үтте. Бу чараны әзерләүгә укучылар да, укытучылар да бик зур көч куйдылар. Бөек Ватан сугышы белән бәйле һәр тематика рөхсәт ителгәнгә фильмнар арасында күптөрлелек күзәтелүе чараны яңа мәгълүматлар алу өчен бик файдалы итте. Һәркем үз фильмын әзерләүгә күп көч керткән, архив чыганаклары да, интернет мәгълүматлары да, үз төбәк һәм авыл ядъкәрләре дә кулланылган булуы сөендерде. Жюри тарафыннан бәяләнгәндә музыкаль-техник бизәлешкә, дикторлык осталыгына, мәгълүмат байлыгына аеруча нык игътибар бирелде. Бу чарада "Иң яхшы программ әзерлек", "Тарихи ядъкәр", "Иң эчтәлекле фильм", "Иң дулкынландыргыч фильм" номинацияләрендә җиңүче фильмнар билгеләнде...
Инде җиңүчеләрне тәкъдир итү кинофестиваленә әзерләнәбез. Аңа тыл ветераннары (кызганычка каршы сугыш ветераннарыбыз калмады), әтиләре сугышта үлеп калганнар да (кайберләре фильмнар геройлары) чакырылачак...
Чарадан фотомизгелләр: https://yadi.sk/d/-dG5ibwYexuGN
-
Очрашу... 26.02.2015

Кичә Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Кушлавыч авыл клубы һәм "Тукайевларның Кушлавычтагы музей-йорты" берлегендә авыл клубы бинасында Сугышчы интернационалистларның әти-әниләре белән, Бөек Ватан сугышында әтиләре үлеп калган авылдашларыбыз һәм мәктәп укучыларыбызның әтиләре белән очрашу булды. Әлеге җыр-биюләр, матур теләкләр белән үрелеп барган музыкаль-әдәби кичә бик матур һәм җылы тәэсирләр калдырды. Соңыннан барлык кунаклар да Тукай музеенда булдылар, кичә мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында дәвам итте...
Кайбер фотомизгелләр: https://yadi.sk/d/2_z9kbjTettg4
-
Котлыйбыз! 26.02.2015

Хөрмәтле Фәттахова Минзилә Равил кызын чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Сезгә озак еллар Кушлавыч мәктәбендә намуслы һәм сыйфатлы хезмәт башкаруыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты торсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Хөрмәт белән ТР Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе коллективы.
-
Котлыйбыз! 25.02.2015

21.02.2015 көнне Арча мәгариф идарәсенең 24 мәгариф хезмәткәреннән торган командасы республика мәгариф оешмаларының Кукмарада узган Кышкы Спартакиадасында катнашып кайтты. Чаңгы эстафетасы, шорт–трек, волейбол, дартс, идәннән күтәрелү (хатын–кызлар), турникта тартылу (ир–атлар), канат тарту, теннис ярышларында 47 команда арасында Арча районы командасы 6 урынны яулады. Ә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үзенең оста көрәшче генә түгел, чаңгычы икәнлеген дә республика дәрәҗәсендә танытып, җитәкчеләр арасында чаңгыда узышу буенча 1 урынны алды! Афәрин, Зөлфәт Миннефарович!..
-
Матур очрашу... 24.02.2015

"Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан мәктәбебезнең Кушлавыч авыл клубында балалар драмтүгәрәгенә йөрүче укучылары белән запастагы хәрбиләр очрашуы матур хатирәләр калдырды. Бу көнне укучыларыбыз Ватанга тугрылык төшенчәсен чын хәрбиләр авызыннан ишеттеләр. Соңрак Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салынды...
-
"Аҗаган"... 24.02.2015

Мәктәбендә "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган атналык кысаларында төрле ярышлар бик мавыктыргыч узды 21 нче февраль көнне "Аҗаган" уенының финал өлеше булды. Ярышка запастагы хәрби, өлкән прапорщик Галимҗанов Габделфәт Әхәт улы да чакырылды. Ул яшь буынга армия хезмәте турында сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде. Укучылар миналар эзләделәр. Флагны тапкан команда җиңүче итеп билгеләнде...













