Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Тәрбия сәгатьләрендә 16.12.2017

Бүген 9нчы класслар белән "Интернет челтәрендә" дип исемләнгән тәрбия сәгатендә кара-каршы сөйләшү булды. Укучылар үзләренең бу өлкәдә туплаган белемнәрен күрсәтте, фикерләре тыңланды. Алар интернетның зыянын да, файдасын да бик яхшы беләләр. Шулай ук яңа мәгълүмат та алдылар. Презентация карап фикерләр ныгытылды.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне!.. 12.12.2017

12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Россиянең Төп законы 1993 елда кабул ителде.
Бүген безнең мәктәптә шушы уңайдан махсус тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга Конституция, закон, гражданин төшенчәләре турында белешмә бирелде. Россия Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге, кешеләрнең хокуклары, бурычлары аңлатылды. Дәүләт символлары (герб, флаг, гимн) искә төшерелде. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Россия Федерациясе гимны тыңлатылды. Укучылар да кушылып җырладылар. -
Дәрестән тыш... 11.12.2017

"Ватан геройлары" көнен дәвам итеп, 8-9 класс укучылары белән "Батыр егет-ил күрке" дигән темага батырлык дәресе үткәрелде.
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Укучыларга бу дәрестә батырлык төшенчәсе аңлатылды, сугышның кырыс чынбарлыгы, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгы, патриотизмы һәм милли горурлыгы турында мәгълүмат бирелде.
Батырлык ул, үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. -
"Ватан Геройлары көне" 09.12.2017

2007 елда Россия Президенты Указы нигезендә, 9 нчы декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безнең мәктәбебездә, китапханәче Фәттәхова Р.Г. хатын-кызлардан торган 46 нчы җиңел бомбардировщиклар полкы кызларына багышлап батырлык сәгате үткәрде. Шул полкта хезмәт иткән Мәгубә Сыртланова истәлекләренә таянып язылган Шамил Рәкыйповның "Кызлар йолдызлар" китабы һәм китапка ясалган буктрейлер белән таныштырды. Кичә бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.
-
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары ярышы... 21.11.2017

20 ноябрьдә Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында пневматик мылтыктан ату һәм дартс буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасы Арча муниципаль районының 5нче гимназиясендә бик оешкан төстә барды. Ярышта 163 кеше катнашты.
Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән дә 3 укытучысы: Әхмәтова Гүзәл, Бикчәнтәев Рәдис һәм Мингазов Алмаз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы дартс ярышында район буенча беренче урын алды. Командалар арасында да безнекеләргә тиңнәр булмады. Кушлавыч мәктәбе командасы лаеклы рәвештә беренче урынга ия булды. Афәрин егетләр,кызлар, котлыйбыз!.. -
Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән көн 20.11.2017

1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.
1989 елның 20 ноябре -Берләшкән Милләтләр оешмасының (БМО) Бала хокуклары турында Конвенция кабул иткән көн. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм 54 маддәдән тора. Бүген тәрбия сәгатьләрендә, "Бала хокуклары нәрсә ул?”дигән темага халыкара балаларның хокукларын яклау көне унаеннан, «Мин - бала, мин - кеше» презентациясе кулланып, әңгәмә үткәрелде.
Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре иң зур байлык булып санала. Барлык кешеләр дә закон каршында тигез һәм закон белән бертигез яклану хокукына ия. -
Һөнәр сайлау - җаваплы эш. 18.11.2017

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән генә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук уйлый башларга кирәк. Шушы максатны истә тотып, 17 нче ноябрь көнне үткәрелгән ачык чарага төрле профессия вәкилләре һәм һөнәр ияләре килде. Укучылар аларның эчтәлекле чыгышларын бик дикъкать белән тыңладылар. Кичә төрле утрауларга сәяхәт рәвешендә алып барылды. Бер-берсенең һәм укучыларыбызның алдан язып килгән сочинениеләрен дә кызыксынып укыдылар.
-
Инглиз теленнән мониторинг 14.11.2017

Бүген мәктәбебездә 4,6,8 нчы сыйныфларда инглиз теле фәне буенча мониторинг тест эшләре уткәрелде. Әлеге биремнәрне укучылар кызыксынып, тырышып башкарды. Инде хәзер нәтиҗәләрне көтеп калабыз...
-
Бүген -" Изгелек, игелеклелек көне" 13.11.2017

13 ноябрь- тарихта Изгелек, игелеклелек көне буларак билгеләнеп үтелә. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Олыны олы ит, кечене кече ит дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк.Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.
Шушы уңайдан мәктәбебез укучылары тәрбия сәгатендә "Яхшылык җирдә ятмый"дигән презентация карап үттеләр.Үзләренә бай мәгълүмат алдылар. -
Г Т О 10.11.2017

Кайсы баланың гына кыю, җитез, көчле булып үсәсе килми икән? Бу хыялларны тормышка ашырырга илебездә кертелгән “ГТО” комплексы ярдәм итәргә тиеш. ГТО – хезмәт һәм оборонага әзер (“Готов к труду и обороне”) дигәнне аңлата. ГТО нормативлары Советлар Союзы чорында 1931 елда ук гамәлгә кертелгән һәм аны ул 10 яшьтән 60 яшькә кадәр кешеләрне колачлаган. Мәктәп укучылары, яшьләренә карап, биш категориягә бүленеп ГТО тапшырса, 18 яшьтән узган ир-егетләр һәм хатын-кызлар ун ел саен хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын раслаган. СССР таркалганнан соң, ГТО нормативлары тапшыру да онытылган иде. Хәзер бу патриотик тәрбиянең бер баскычы буларак кабат гамәлдә... Безнең мәктәбебездә дә укучылар көзге төр ГТО нормалары тапшырдылар. Алар урыннан ераклыкка сикерү, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү буенча көчләрен сынадылар.













