Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Әдәби кичә
Опубликовано: 12.01.2019
Әдәбиятыбыз классигы шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 еллык уңаеннан Кушлавыч клубында әдәби кичә үткәрелде. Клуб мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы белән китапханә мөдире Фәттахова Рәмзия Габделбәр кызы язучы турында бик куп мәгълүмат әзерләгәннәр. Бай эчтәлекле презентация укучыларга язучы турында күбрәк күзалларга ярдәм итте. Кичә ахырында укучылар белән җанлы әңгәмә үткәрелде.
Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туган. Ямьле Дим буйлары, шау чәчәкле болыннар, балыкка бай елгалар, яшел урманнар Туган илнең гүзәл бер почмагы булып күңеленә кереп кала.
Кәрим кече яшьтән үк белемгә омтыла, поэзиягә булган мәхәббәте дә ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе дә бу хакта болай дип язган: «Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштырганын ишетү, апам Мәрьямның үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп кенә миңа укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – иҗат эшемә төп этәргеч булдылар.»
Ф.Кәримнең әдәбият белән кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата-елата,аңа «Сак-Сок бәете»н укый.Ә Бәләбәй педагогия техникумында укыганда исә шигырьләрен кулъязма журналга кертә. 1924 елны Казанга килгәч, аларның кайберләрен балалар матбу-гатында бастыра. Тора-бара бөтенләй газета-журналларда эшләүгә күчә.
Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим кулга алына, Мулла улы буларак, имеш, ул сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була.
Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел, шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга,сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
Фатих Кәримнең сугыш кырларында язганнарын эшкәртеп бастыру мәшәкате белән, әлбәттә, хатыны Кадрия шөгыльләнә. Фатих хатларында аңа рәхмәтен, ышанычын җиткерә. Шулай хат саен дөнья чаклы бурычлар йөкләвен “синең фикерең минем өчен бик кадерле”, дип аңлата.
Әмирхан Еники: "Кеше гомерендә иң uзге тойгылар: "Туган uлне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт", -- дип язган. Бу хисләр Ходай тарафыннан Фатих Кәримгә мул итеп бирелгән. Юлында очраган барча авырлыкларны җиңәргә дә шушы тойгылар көч биргәндер аңа.
К списку новостей













