Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Төбәкара конференциядә III дәрәҗә җиңүчебез 07.11.2017

1 нче ноябрь көнне Буа муниципаль районы “Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта мәктәбе”ндә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарага төрле төбәкләрдән 120 укучы чакырулы иде. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәев Р.Р. да катнашты. Ул “Гаиләмнең кадерле ядкяре” секциясендә чыгыш ясап III дәрәҗәле дипломга лаек булды. Укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, конференциядә ТР Язучылар берлегеннән, Фәннәр Академиясеннән дә вәкилләр катнашкан. Буа муниципаль районы “Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта мәктәбе”ндә Ринат Харис исемендә “Сәнгатьне күрү” музеенда да кунак булдылар. Әлеге конференциядән бик уңай тәэсирләр белән кайттылар.
-
Республикакүләм ата-аналар форумы. 28.10.2017

Агымдагы елның 28нче октябрендә "Ныклы гаилә - укучыларның социальләшү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" исеме астында Республикакүләм ата-аналар форумы узачак.
Үткәрелү урыны: Казан халыкара мәктәбе (Мавлютов урамы, 5нче йорт); үткәрелү вакыты: 10.00-14.00.
Түбәндәге сылтама буенча үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз:
-
Халыкара мәктәп китапханәләре көне!.. 23.10.2017

Мәктәптә гел генә үзенә тартып торучы күңелгә якын бер урын бар. Юк, юк, ашханә түгел, берсеннән-берсе серлерәк китаплар дөньясыннан торучы китапханә ул. Зур тәнәфестә булсынмы, дәрестән соңмы, китап сөюче укучыларны нәкъ шунда очратырга була. Һәрхәлдә, элек шулай иде. Шуңа да мәктәп китапханәсенең үз бәйрәме булуына бер дә аптырыйсы юк. Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә билгеләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһә¬миятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү. Безнең мәктәп китапханәсендә бик күп дәреслеләр, әдәби китаплар саклана. Укучылар китапханәгә бик теләп йөри. Кечкенә сыйныф укучылары да китаплар белән бик дус.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 21.10.2017

Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлек һәркөн гөрләп бара. Укучылар бу чараларда бик теләп шөгыльләнәләр. Бүген дә "Фантазияләр илендә" дип исемләнгән дәрестән тыш чарада укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Табигый материаллардан эшләнгән картиналар искиткеч матур килеп чыкты.
-
Агач утырту 18.10.2017

Мәктәп укучыларыбыз белән бергә тирә ягыбызны матурландыру , яшелләндерү максатыннан агач утырттык. Бу эштә һәр бала кысыксынып, теләп катнашты. Һәрберсе үзләре утырткан агачларга тамга салдылар. Агачларыбыз шаулап, матур булып усеп китсеннәр иде.
-
Әкияттә кунакта 16.10.2017

Мәктәбебездә уку-тәрбия юнәлеше белән беррәттән мәдәни өлкә дә үрелеп бара. Бүген башлангыч класс укучылары янына кунакка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кушлавыч клубы мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы кунакка килде. Укучыларны тылсымлы паласка утыртып, әкият иленә алып кереп китте .Балалар әкият кенә тыңлап калмадылар, уеннар да уйнадылар, табышмаклар да чиштеләр. Ахырдан Фәния апа һәрбер укучыга актив катнашкан өчен бүләкләр дә бирде. Бу чара һәр укучыбызга бик ошады.
-
Мәктәп яны территориясендә 12.10.2017

Дәресләрдән соң барыбыз да бергәләшеп мәктәп бакчасында көзге эшләрне дәвам иттек: чөгендер алдык. Аны кышкы саклауга куйдык. Җәй буе мәктәп тирәсен бизәп утырган чәчәкләрнең орлыкларын җыйдык,бәрәңгеләрен алып, подвалга урнаштырдык. Чүп-чарларны җыештырып түктек. Уңышыбыз мулдан булды, ә көнебез бик файдалы үтте. Мәктәп тирәбез көзге матурлык белән балкып, чистарып калды.
-
Җәмгыятькә файдалы эшләр 28.09.2017

Мәктәбебез укучылары җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә актив катнашалар. Бүген, 9 нчы сыйныф укучылары, авылыбызның ике ягын тоташтырып торучы басманың сынган җирләрен алмашып, рәтләп куйдылар. Аларның изге эшләренә авыл халкы бик рәхмәтле.
-
Бәйрәм белән!.. 27.09.2017

27 нче сентябрь- Тәрбиячеләр көне. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән нәни дусларыбыз янына кунакка кердек. Балалар үзләренең яраткан тәрбияче апаларына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Без Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе коллективы барлык тәрбиячеләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Көзге өмә 22.09.2017

22нче сентябрь көнне районыбызда көзге өмә көне итеп билгеләнде. Без дә мәктәп укучылары белән, укудан соң, мәктәп яны территориясен тәртипләдек, бакча эшләре белән шөгыльләндек: бәрәңге, шалкан, борыч алдык. Уңышыбыз бик яхшы булган. Аны кышка саклауга куйдык. Бакчаны чүп-чардан арындырдык. Көнебез файдалы хезмәттә узды.













