Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Тәрбия сәгатьләрендә 28.02.2018

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы һәм мактанычы. Еллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара. Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башлыйлар, алар турында “Кызыл Татарстан”, “Красная Татария” газеталарында, “Совет әдәбияты” журналында әдәби–публицистик язмалар бастыралар. Татарстан китап нәшриятында аерым җыентыклар булып та чыга аларның ул әсәрләре. Төрле фронтларда татар телендә нәшер ителүче газеталарның хәбәрчеләре дә бу өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр - каһарманнарыбыз турында йөзләгән очерк-зарисовкалар иҗат итәләр.
Бүген тәрбия сәгатьләрендә "Минем якташларым - Советлар Союзы Геройлары" исемле темага сөйләштек. Укучыларга Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларының автобиографиясе, сугышчан юлы, бүләкләү кәгазьләре, сугышчан характеристикалары турында мәгълүмат бирелде.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән мәкальне онытырга ярамый. -
"Ватанны саклаучылар көне" белән!.. 24.02.2018

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
24 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм әнә шундый шигырь юллары белән башланып китте. Программа буенча укучылар “Аҗаган” хәрби-патриотик уенын йомгаклау этабына җыелдылар. Атна буе барган спорт ярышларының иң кызыгы “Күңелле стартлар” булды. Мәктәпкә кунак итеп хәрбиләр, әтиләр чакырулы иде. Авылыбызның отставкадагы өлкән прапорщигы Габделфәт абый, Чечняда һәм Әфганстанда хезмәт иткән солдатларыбызның әниләре килде. Бәйрәмнең концерт өлеше авыл клубында дәвам итте. Укучылар көче белән, шулай ук клуб, китапханә, музей мөдирләре катнашында бик эчтәлекле кичә әзерләнгән иде. Килгән кунаклар балаларга туган ил кадерен, Ватан алдындагы бурыч турында бик мавыктыргач итеп сөйләделәр.
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2018

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел кичәсе уздырылды. Бу кичәдә укучылар татарча һәм русча шигырьләр сөйләделәр. Бикчәнтәева Ч. "Туган ягым" җырын бик матур итеп башкарды. Тел турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, тирән эчтәлекле презентация карадылар, күргәзмә белән таныштылар. -
"Офицеры" фильмы безнең кинозалда... 19.02.2018

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында мәктәбебездә "Офицеры" дигән нәфис фильм күрсәтелде. Вакыйгалар 1920-1960 нчы елларда бара. Чын ирләрчә дуслык, намус, Ватанга мәхәббәт...Болар барысы да-ике дус офицер өчен буш сүзләр генә түгел. Укучыларга шушы ике дус үрнәгендә батырлык төшенчәсе аңлатылды. Егетләрнең батырлыгы, максатка нык омтылышы безгә һәрчак үрнәк булсын!.. -
Интернетта ниләр бар?!. 16.02.2018

Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нигъмәтуллин Нил Камбил улы укучыларыбыз белән очрашу уздырды. Әлеге очрашу барышында укучыларга интернет челтәренең уңайлы яклары һәм бигрәк тә анда яшеренеп йөргән зыяны, куркыныч мәгълүмат турында сөйләде. Әлеге информациядән саклану юлларын өйрәтте Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында тәртип бозу очраклары турында мәгълүмат бирде. Укучылар сорауларына төгәл җаваплар алдылар.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил... 15.02.2018

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон,венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм Җәлил.
Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы – Мостафа авылыннан башланып киткәндер. М. Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле, бик җитез малай була. Гаиләсе ярлы яшәсә дә, Мостафа абый балаларына белем бирергә тырыша. Муса 6 яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул зирәк һәм акыллы укучы була.
Муса Җәлил 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. М Җәлилнең тормышы да, иҗаты да балалар белән бәйләнгән. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш, эшчән балаларны яраткан. Ул үзе дә шундый булган.
1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Илнең бөтен тормышы аны бик нык кызыксындыра. Шуңа күрә ул үзен һәрвакыт шул тормышның актив көрәшчесе дип саный. Бөек Ватан сугышы башланып, илебезгә ерткыч фашистлар явызларча басып кергәч, Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса.
Муса Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 нче елның 26 нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Әсирлеккә эләгүен шагыйрь бик авыр кичерә... -
"Туган тел айлыгы" кысаларында 12.02.2018

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.
Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.
Туган тел айлыгы кысаларында 9 нчы февраль көнне Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “ Түземнәр генә бәхеткә лаек” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Укучыларга язучы-шагыйрь турында фильм күрсәтелде. Әлеге чарада укучылар үзләре яратып ятлаган шигырьләрен сөйләде. Шулай ук кунакка авылның клуб мөдире Хәнәфиева Ф.Н., китапханәче Фәттәхова Р.Г., музей мөдире Мөхәммәтшина Л.М. да килгән иде. Алар укучыларга әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында бай мәгълүмат тапшырдылыр. Кичә бик мавыктыргыч үтте. -
Тәрбия сәгатьләрендә 08.02.2018

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Бүген без дә “Сак булыгыз: грипп!” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрдек. Укучыларга грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә кирәклеге, сәламәтлекне ныгыту, үз-үзеңне чыныктыру турында мәгълүмат бирдек. Алган белемнәрне тест ярдәмендә гомумиләштердек. Сәламәт булыйк! -
Кышкы өмә... 06.02.2018

Көчле җил, бураннар, көн дә диярлек яуган ап-ак карлар белән февральгә дә килеп җиттек. 5 февраль көнне Татарстан көчле буран астында калды. Юллар ябылды, машиналар ишегалларыннан чыга алмый батып калды, мәктәпләрдә укулар өзелде.
Бүген без дә мәктәп территориясен кардан чистарту өчен,өмәгә чыктык. Физик хезмәт белән бергә сәламәтлегебезне дә ныгыттык. Өмәдә һәр кеше бик теләп катнашты.
Явасы карлар, дулыйсы бураннар алда әле. Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк! -
Сталинград шәһәрендә фашистларны тар-мар итүгә 75 ел!.. 05.02.2018

3 нче февраль көнне Сталинград шәһәрендә фашистларны тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан, авыл китапханәсе һәм мәктәп эшчәнлеге бергәлегендә, мәктәп укучылары өчен "Сталинград безнең йөрәктә" дигән батырлык сәгате үткәрелде.
1943 елның 2 февралендә Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында җиңүе Бөек Ватан сугышында кискен борылыш моменты булды. Сугышчыларыбыз Сталинград шәһәрендә һәр өй, һәр урам өчен бик каты сугышканнар. Бу турыда видеоролик тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Шушы бәрелешләрдә катнашкан якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында мәгълүмат бирелде. Бу сугышта ватандашларыбыз курку белмичә сугыштылар, немец-фашист армиясен тар-мар итеп Бөек Ватан сугышында җиңүгә үз өлешләрен керттеләр, аларның батырлыгын без онытырга тиеш түгел. Ил иминлеге, дөнья тынычлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз хакында онытмау, аларга карата ихтирам рухын яшәтү - һәммәбезнең мөкәддәс бурычы.













