Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
"Без бергә!" 03.04.2018

Районыбызда "Без бергә" исеме астында Республика балалар сәнгать фестивале булып узды. Әлеге иҗади бәйгедә укучыбыз Бикчәнтәева Чулпан да катнашты. Ул "Халыкчан вокал" соло номинациясендә дипломга ия булды. Афәрин, Чулпан! Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
“Язгы бозда сак бул!”, "Су басу куркынычы" 21.03.2018

Мәктәбебездә “Язгы бозда сак бул!”, "Су басу" дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге класс сәгатьләрендә укучыларга язгы бозның үзлекләре - калын булса да кояш нурлары астында җылынып көпшәкләнүе һәм тотнаксызлануы турында аңлатылды. Укучыларга язгы бозга керүнең бик куркыныч булуы, һәр елны әлеге саксыз адым нәтиҗәсендә күпме кешенең, балыкчыларның һәлак булуы турында әйтелде. Әгәр кем беләндер бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, бозлы суга егылып төшкәндә аны коткару, беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында сөйләшенде.
Язын боз гына түгел, ә су басу куркынычы да бар. Бу бигрәк тә зур елга буйларында яшәүчеләр өчен куркыныч. Шулай да кайбер елларда кисәк җылытып җибәрү сәбәпле, безнең елгалар да ярларыннан чыга, су буенда урнашкан урамнарны, болыннарны басып китә. Шуның өчен дә моны исәпкә алырга кирәк. Кисәк җылытып җибәрсә, болыннарда уйнамаска, су буйларына якын бармаска кирәк. Укучыларга бу турыда искәртелде. -
"Без бергә" фестиваленең район этабы 20.03.2018

19 нчы март көнне Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә "Без бергә" дип аталган укучылар Республика фестиваленең район этабы булды. Әлеге фестиваль укучыларның талантын үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең мәктәп укучыбыз да анда бик актив катнашты. Бүген әлеге моңлы сандугачыбыз Балтач районында үткәреләчәк "Йолдызлык" Республика конкурсының зона этабында чыгыш ясаячак. Аңа уңышлар телибез!..
-
“Гаиләмдә Бөек Ватан сугышы истәлекләре"... 16.03.2018

Кеше яхшы эшләр башкарса, аның җанына җиңеллек иңә. Әбигә юл аша чыгарга булышу, таныш булмаган кешегә ул эзләгән җирне аңлату, яки яныңнан узып барган кешегә елмаю бүләк итү – болар барысы да яхшылык. Һәр кешенең күңелендә яхшылык эшләү теләге яши. Бер кешенең эшләгән яхшылыгы күпләр өчен яхшылык эшләүгә этәргеч булырга мөмкин. Моңа мисал булып халыкара бәйрәм тора. Традиция буенча һәр елның 15 нче марты – яхшылыклар эшләү көне. Халыкара яхшылык эшләү көне үзенең башлангычын 2007 нче елда Израильдә ала. Бу вакыйгада беренче тапкыр 7000 кеше катнаша. Алар үзләренең башкарган эшләре белән барлык кешеләр дә яхшылык эшләргә сәләтле икәнен исбатладылар. Тик яхшылык эшләү өчен билгеле бер датаны көтеп тору кирәкми. Яхшылыкны һәр көнне эшләргә була!
Шушы уңайдан без дә, безгә азат,матур тормыш алып бирүдә үзләренең гомерләрен дә кызганмаган әби-бабайларыбыз турында мәгълүмат тупларга булдык. Мәктәбебез белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан, “Гаиләмдә Бөек Ватан сугышы истәлекләре” дип аталган акциядә катнашабыз, авылыбыздагы сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыкларын тарихка кертеп калдырырга телибез.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 14.03.2018

Бүген 14 нче март - елгалар көне уңаеннан тәрбия сәгатьләрендә Татарстан елгалары, үзебезнең якын-тирәдәге елгалар турында сөйләдек. Әлеге тема буенча табышмаклар әйтелде, шигырьләр укылды, презентацияләр күрсәтелде. Татарстан территориясе буенча агучы елгалар искә төшерелде, шулар буенча төзелгән кроссворд чиштеләр. Укучылар чарада актив катнашты.
-
Бәйрәм кичәсе... 10.03.2018

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Игелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!
Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – хатын – кызлар көне – 8 мартны алып килде. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл түгелдер, мөгаен. Чөнки хатын – кыз борын – борыннан безнең өчен дөньядагы иң гүзәл нәрсәләрне – чиксез мәхәббәтне, күңел җылылыгын, тормышчан тирән акылны гәүдәләндерә. Һәм яз көне табигатьтә була торган барлык үзгәрешләр безнең хатын – кызга булган хисләребезгә аваздаш. Нәкъ менә хатын – кызлар җир йөзенә яңа тормыш алып килә.
Мәктәбебездә шаулап-гөрләп “Яз бәйрәме” булып узды. Кичә, клуб мөдире Фәния апа җитәкчелегендәге, фольклор төркеменең “Бәби карау” дип исемләнгән театраль күренеш белән башланып китте. Килгән кунакларга укучыларыбыз, шулай ук клуб, китапханә, музей мөдирләре катнашында, матур шигырьләрдән, җырлардан, үзенчәлекле биюләрдән, берсеннән берсе матур теләкләрдән торган әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Ахырдан үз куллары белән ясалган чәчәкләрен, открыткаларын әниләренә, әбиләренә бүләк иттеләр. -
Бүләктә күңел җылысы... 06.03.2018

Тиздән Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. 8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу.
Мәктәбебез бу көннәрдә шау-гөр килеп тора. Бәйрәмгә әзерлек эшләре бара: кемдер җырын кабатлый, кайберәүләр биюләрен өйрәнә, ә кайберәүләр залны бизәү өчен чәчәкләр ясый. Барлык укучылар да бик тырышып үз куллары белән әниләренә бүләк әзерли. Бу кулдан ясалган эшләнмәләрдә балаларның күпме йөрәк җылысы салынган бит! -
"Гаилә белән ГТО"... 05.03.2018

3нче март көнне мәктәбебездә Бөтенрәсәй кышкы фестивале кысаларында "Гаилә белән ГТО" уеннары уздырылды. Һәр гаилә уеннарга зур әзерлек белән килгән иде. ГТО нормаларын гаилә әгъзалары үз яшенә туры килгәнчә тапшырды. "Зур гаилә уеннары" күтәренке рухта үтте.
-
Практик-ориентлашу семинары 03.03.2018

2 нче март көнне ут күршеләребез булган Әтнә районы Күнгәр урта мәктәбендә инглиз теле укытучылары өчен районара практик-ориентлашу семинары үткәрелде. Семинар "Инглиз теле дәресләрендә коммуникатив УУДларны формалаштыру" дигән темага алып барылды. Укытучылар үзләренең чын мәгънәсендә көчле булуларын, укыту алымнарын яхшы белүләрен күрсәттеләр, төрле методларга таянып үткәрелгән дәрес элементлары да тәкъдим ителде.
Мәктәбебездән әлеге семинарда инглиз теле укытучысы Гузәл Зөфәр кызы, директорыбыз Ильфар Ильдар улы, Утар Аты мәктәбеннән Ләйсән Фәргать кызы катнашып тәҗрибә уртаклаштылар. Бу чараны оештырып, безне чакырган укытучыларга зур рәхмәт белдерәбез. Мондый аралашу бик мөһим, киләчәктә дә элемтә югалмасын иде дигән теләктә калабыз...
-
Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне 01.03.2018

1март – наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы Халыкара көрәш көне.
Кайбер яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә. Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата. Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әти-әнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану...













