Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Тынычлык күгәрченнәре" 21.09.2017

Бүген, тынычлык көне уңаеннан, республика мәктәпләрендә "Тынычлык күгәрченнәре" акциясе уздырылды. Без дә шушы акциягә кушылдык. Кешелеккә тыныч тормыш бүләк итү өчен үзләреннән зур өлеш керткән бабаларыбызның исемнәрен, ак күгәрченнәргә төшереп, шарлар белән зәңгәр күккә очырдык. Матур тормыш, бәхетле балачак бүләк иткән өлкән буын кешеләрен мәңге онытмыйк!
-
Дәресләрдә... 21.09.2017

Укучылар мәктәптә өйрәнгән чит телнең дәүләте, шәһәрләре һәм гореф-гәдәтләре турында белергә тиеш. Бүген 9нчы сыйныф укучылары инглиз теле дәресендә Бөек Британиянен башкаласы Лондон шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар. Алар кирәкле һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар. Дәрес куңелле ял минутлары белән аралаштырылды һәм күтәренке рухта үтте.
-
Класстан тыш чаралар 20.09.2017

Кичә мәктәбебездә башлангыч класс укучылары белән танылган язучы, якташыбыз Гариф Ахунов турында класстан тыш чара уздырылды. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтелде. Китапларыннан күргәзмә оштырылды.” Хәзинә” романы буенча төшерелгән нәфис фильмнан өзекләр күрсәтелде. Бу чарадан укучылар үзләренә бик күп яңалык алдылар.
-
"Милләтләр кроссы-2017" 18.09.2017

Узган шимбәдә "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, Арчада массакүләм ярышлар узды. Йөгерештә мәктәп укучылары, балалар бакчасы коллективлары, оешма-предприятиеләр катнашты. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары да актив булдылар. Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген онытмаска кирәк. Сәламәт булыйк!!!
-
Бердәм мәдәният дәресе 15.09.2017

15 сентябрь көнне "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Кушлавыч авыл китапханәсендә "Бердәм мәдәният дәресе" узды. Укучылар Татарстан музейлары, театрлары, китапханәләре буйлап телдән сәяхәт иттеләр. Ахырдан аларга "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.
-
Котлыйбыз!.. 13.09.2017

Бүген, 13нче сентябрь көнне, хөрмәтле хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәяхмәтова Рания Фәргать кызының туган көне. Без аны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә зур уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен,
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын! -
Гаиләдә аралашу көне 12.09.2017

2 сыйныфта укучылар өр-яңа таныш булмаган, бөтенләй чит тел- инглиз теле белән танышалар. Бу чорда аларга аеруча әти-әни, гаилә ярдәме кирәк. Бүген, ягъни 12 сентябрь гаиләдә аралашу көне уңаеннан, дәрес "сәламләү" темасына багышланды. Дәреснең максаты - укучыларга гаиләдә аралашуның кыйммәтләренең асылын тошендерү иде.Шулай ук дәрестә укучының әтисе дә катнашты. Бу дәресне тагын да җанландырды.Дәрес бик унышлы утте!
-
Сыйныф сәгатьләрендә 11.09.2017

11 нче сентябрь - алкогольгә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан мәктәбебездә "Эчүчелек - афәт" дигән темага сыйныф сәгате үтте. Бу чарада клуб мөдире, китапханәче, музей хезмәткәре дә катнашты. Укучыларга алкогольнең никадәр зыянлы булуы, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында мәгълүмат тапшырылды. Укучылар белән викторина да уздырылды. Нәтиҗә ясаганда һәр бала алкогольнең начар тәэсир итүен, үзеңдә нык ихтыяр көче тәрбияләргә кирәклеген аңлады, бу алар биргән җавапларда чагылыш тапты.
-
"Дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык!" 07.09.2017

3 нче сентябрьдән ил күләмендә терроризм, экстремизмга каршы атналык игълан ителде. Шул уңайдан мәктәп күләмендә төрле чаралар, тәрбия сәгатьләре уздырыла. Бүген дә, 7 нче сентябрь көнне, укучылар белән "Дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык!" дигән исем астында чара үткәрелде. Әлеге чарада Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Тарихи вакыйгаларга күз салынды һәм теракттан саклану, аны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе(+фото) 27.08.2017

Кичә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Укытучыларның гамәли киңәшмәләре август уртасыннан ук башланды. Ә монысы йомгаклау конференциясе. Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвапович Фаттахов та катнашты. Ул Арча муниципаль районының кайбер мәктәпләрендә булды, яңа төзелеп килүче Арча 6нчы номерлы мәктәбендә эш торышы белән танышты. Пленар утырыштан соң капиталь ремонт узган Сеҗе урта мәктәбен ачуда катнашты...
Август киңәшмәсе узган, район мәдәният йорты урнашкан Арчаның үзәк мәйданы иртәдән бәйрәм чаралырыннан гөрләп торды. Кунакларны район мәктәпләре ярминкәсе, чәчәк композицияләре күргәзмәсе, район укучыларының чыгышлары, җыр-биюләр, район мәктәпләре эшчәнлекләрен яктырткан шәхсән күргәзмәләр каршы алды.
Пленар утырышны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы ачып җибәрде һәм алып барды.
"Район мәгариф системасының белем бирү, тәрбия һәм этномәдәни потенциялы" доклады белән Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Ибраһимов Алмаз Ринат улы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап алга бурычлар билгеләде. Шушы ук юнәлештә район башлыгы Ильшат Габделфәртович та уңай якларны да, кимчелекләрне дә ачып нәтиҗәләр ясады һәм күрсәтмәләр бирде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.













