Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 03.02.2018

2 нче февраль көнне Арча районы Сеҗе төп гомуми белем мәктәбендә "Федераль белем бирү стандарты. Заманча дәрес төзелеше" дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. Мәктәп администрациясе килгән кунакларны бик җылы каршылады. 6 нчы сыйныфта "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" темасына Җәләлеева Гөлүсә Илсун кызы дәрес күрсәтте. Заманча дәрес төзелешенең төрле этапларын оештырды. Укучылар да бик актив булды. Көн тәртибе буенча шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе үтте. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар аның шигырьләрен, җырларын бик матур башкардылар. "Нур сибүче каләм иясе" дип аталган кичәдә шагыйрә үзе дә шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде.
-
Математика укытучылары семинары 01.02.2018

31 нче гыйнвар көнне Наласа урта гомуми белем мәктәбендә “ФДБС ны тормышка ашыру шартларында математика укыту процессында терәк компетенцияләр формалаштыру” дигән тема астында математика укытучыларының район семинары булып узды. Килгән кунакларны бик җылы каршы алдылар. Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Наласа мәктәбе укытучысы Р.Н. Гыйльмиҗановның 5 нче сыйныф укучылары белән күрсәткән ачык дәресе, Утар-Аты мәктәбе укытучысы С.М.Вәлиеваның “Күпкырлыкларның аркылы кисем мәйданнарын төзү” авторлык программасы турында сөйләве, Кушлавыч мәктәбе укытучысы Р.А. Муртазинаның “Укучыларның белем алуга омтылышын проектлау алымы аша күтәрү” темасына ясаган чыгышы, Арчаның 6 нчы мәктәбе укытучысы Г.Х. Хәкимованың «Применение мультимедийных интерактивных учебных материалов на уроке математики" дигән темага үткәргән мастер классы укытучыларга бик файдалы булды.
Соңыннан Наласа мәктәбенең физика укытучысы Р.Ф. Гайфуллин 7,10 нчы класс укучылары һәм килгән укытучылар белән “Слабое звено” уены уздырды. Мәгариф бүлеге методисты М.З. Ильясов алдынгы тәҗрибәне таратуда катнашкан укытучыларга сертификатлар тапшырды. Эчтәлекле, җылы очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт. Эшләрендә унышлар!
-
"Сыйныф җитәкчесе - 2018" бәйгесе зона ярышлары 31.01.2018

Кичә Наласа урта мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе - 2018" бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 8нче сыйныфлар җитәкчесе Галиуллина Гөлсинә Габдерәшит кызы катнашты. Ул "Кышкы олимпия уеннары" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чарада Түбән Аты, Наласа, Утар Аты һәм Кәче мәктәбе укытучылары көч сынашты. Аларга киләчәктә дә мактаулы һәм тынгысыз хезмәтләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Дуслык" дәресләре 26.01.2018

Бүген мәктәптә һәр класста "Дуслык" дәресләре уздырылды. Чын дуслыкның нинди икәнлеген балалар бик теләп сөйләделәр. Дуслык темасына презентация каралды, табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Дуслык булса, җир шарында тынычлык та була дип, балалар күк йөзенә күгәрчен беркетелгән шарлар очырдылар.
-
Студентлар көне белән!.. 25.01.2018

Студент чак-гаҗәеп бер дөнья,
Оныта алыр, белмим, кем аны.
Үзе бер чор, үзе гүзәл бер җыр,
Студентның яшьлек еллары.
25 гыйнвар – студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
1755 нче елның 25 нче гыйнварында император Елизавета Петровна “Мәскәү университетын ачу” турындагы указга кул куя. Баштарак ул университетка нигез салыну көне буларак билгеләп үтелә. Соңыннан студентлар көне дип атала башлый.
Мәктәбебезне тәмамлаган, барлык студентларыбызны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәр студентка ныклы белемнәр алып, дөрес һөнәрләр сайлап, ялгыш юлга тайпылмыйча гына, тормыш юлыннан нык атлап барырга язсын. -
Табигать шартларына бәйләп... 24.01.2018

Соңгы көннәрдә табигать шартлары кискен үзгәрү сәбәпле, укучыларга буран вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләре сөйләнде. Юлларда сак булырга, яр буйларында йөрмәскә, өлкәннәрдән башка ерак юлларга чыкмаска, мәктәпкә барганда һәм кайтканда ялгыз йөрмәскә кирәклеге аңлатылды... Мондый шартларда чана-чаңгы шууның хәтәр булуы турында әйтелде. Әйдәгез, тормышыбызны куркыныч астына куймыйк!
-
"ТИСБИ" интернет олимпидаларында 23.01.2018

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары "ТИСБИ" идарә университетының фәннәр буенча үткәрелгән интернет олимпиадаларында бик теләп катнаштылар. Әюпова И. рус теле һәм математика, Ахмадуллин И. математика фәненнән белемнәрен сынадылар һәм сертификатларга ия булдылар...
-
Аяз Гыйләҗевка багышлап... 18.01.2018

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 январенда Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз классын һәм Сарман урта мәктәбендә ун класс тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт колхозда эшли. 1948—1950 елларда ул — В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты, ә 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда яши һәм төзелештә ташчы, бетон коючы, бригадир һәм десятник профессияләрен үзләштерә. Аннары, яңадан Казанга кайтып, университетта укуын дәвам иттерә. 1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А. Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» журналлары редакциясендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында проза бүлеге редакторы вазифаларын үти. 1961 нче еллардан Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнде.
17 нче гыйнвар көнне прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевка 90 яшь булыр иде. Шушы уңайдан бүген мәктәптә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тәрбия сәгатьләре үтте. Шулай ук укучылар "Җомга көн кич белән" әсәренә нигезләнеп эшләнгән "Бибинур" фильмын да карадылар. -
Тәрбия сәгатьләрендә... Батырлык... 17.01.2018

“Батырлык” төшенчәсен аңлату, cугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул батырлык?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Сугышчан батырлыклар турында язылган китаплардан күргәзмә оештырдык. Тәрбия сәгатендә аеруча халкыбызның горурлыгы булган батыр кызларының берсе, очучы Мәгубә Сыртланова турында сөйләштек. Аның биографиясе һәм сугышчан юлы белән таныштык.
1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул... -
"Билет в будущее" республикакүләм конкурсы нәтиҗәләреннән 17.01.2018

"Мәрхәмәтлелек үзәге" уздырган "Билет в будущее" ди аталган республикакүләм сочинениеләр һәм рәсемнәр конкурсында безнең укучыларыбыз да актив катнашты. 9нчы сыйныф укучысы Гарипов Мөнирнең рәсеме лауреат дипломы белән бүләкләнсә, шул ук сыйныф укучысы Әюпова Илзирә эчтәлекле сочинениесе белән рәхмәт хаты алды...













