Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Кыюлык ул – үзе зур батырлык. 15.02.2018

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В. А. Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”, – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр, тәвәккәл булырга, бернәрсәдән дә куркып калмаска кирәк. Кыюлык ул – үзе зур батырлык.Февраль патриотик чараларга бай. Бүген 1 һәм 3 сыйныфларда «Кайнар йөрәк» проектына багышланган батырлык дәресе буенча тәрбия сәгате үтте. Бу дәрестә укучылар “Кайнар йөрәк” нәрсәне аңлатуы турында фикер йөрттеләр. Моннан тыш, күкрәк билгесе һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән балаларның, яшьләрнең тарихлары турында язылган «Кайнар йөрәк» китабы белән дә таныштылар. Әлеге балалар эшләгән батырлыклар турында видеосюжетлар, “Героями не рождаются” дип аталган документаль фильм карадылар. Мондый дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә.
-
Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. 14.02.2018

Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил. Аның тормышы бу сүзләргә бик тә туры килә. Хәрби-патриотик айлык кысаларында, М.Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итү, язучы белән горурлану һәм кызыксыну хисләрен тәрбияләү максатыннан, 1һәм 3 класс укучылары белән «Муса Җәлил – балаларның якын дусты» дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичә барышында укучылар М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен искә төшерделәр, шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар. Аудиоязмадан, артистлар башкаруында, шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын тыңладылар. М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында язылган газета-журнал материаллары белән таныштылар.
-
Возложили венок. 14.02.2018

В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания в МБОУ «Нусинская ООШ» проводятся мероприятия, посвященные различным значимым датам. Одним из мероприятий является посещение места захоронения воина-афганца Габделхаева Х.Г.. Учащиеся школы приняли активное участие в уборке снега места захоронения воина-земляка, возложили венок.
-
"Якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары" 13.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 1 һәм 3 класс укучылары белән "Якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары" дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырылды. Сыйныф сәгате Мирҗәм авылында туып-үскән һәм мәктәбебездә укыган Социалистик Хезмәт Геройлары Әсхәдуллин Галимулла Әсхәдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызына һәм Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафинга багышланды. Укучылар геройларның тормыш һәм хезмәт юллары, аларның батырлыклары, орден һәм медальләре, Герой исеме ни өчен бирелгәнлеге белән таныштылар.
-
“Замана кыюларны ярата” 13.02.2018

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 4 нче класста “Замана кыюларны ярата” дигән темага класс сәгате узды. Укучылар Н. Исәнбәтнең “Һәркемнең үз эше” хикәясен укыдылар. Син сүзне үти аласыңмы, көчеңнән киләме? дигән сорауга җавап бирделәр. “Сүз бирсәң үтә” мәкаленә тормыштан мисаллар китерделәр. Акыл ияләренең канатлы сүзләрен укыдылар, хәрби җырлар тыңладылар, җырлап атларга өйрәнделәр.
-
Мәктәп музеенда. 12.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 9 класс укучылары мәктәптә урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар. Экскурсия барышында Бөек Ватан сугышына багышланган почмак белән таныштылар.
-
Виртуаль музейда. 12.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 1 һәм 3 класс укучылары Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее белән таныштылар. Укучылар әлеге виртуаль музейда эшләргә, мәгълүматлар табарга өйрәнделәр.
-
Герой шәһәрләр. 12.02.2018

6 нчы сыйныфта "Герой - шәһәрләр" дигән темага класс сәгате узды. 12 шәһәр һәм 1 крепость Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән ныклыклары һәм батырлыклары өчен “Герой-шәһәр” исеменә лаек булганнар. Укучылар бу шәһәрләр турында мәгълүмат алдылыр, презентация карап фикер алыштылар. Арча районы егете Сафиуллин Гани Биккенә улының 38 нче укчы дивизиянең командиры булып Сталинград сугышында катнашуы, аларның 18 меңләп дошманны пленга төшерүләре һәм генерал-майор исеменә лаек булуы турында белделәр.
-
Педагогларны бүләкләделәр. 12.02.2018

10 нчы февраль көнне, Арчаның 6 нчымәктәбендә педагогларны бүләкләделәр. Сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручыларның һөнәри осталыгы буенча республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган педагоглар Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов, аның урынбасары Миләүшә Шакирова кулыннан рәхмәт хатлары, бүләкләр алды. Безнең мәктәптән әлеге тантанада “ Иң яхшы класс җитәкчесе”, “Иң оста оештыручы” конкурсында катнашып уңышлы чыгыш ясаганнары өчен Григорьева Л.И. һәм Сагитова Г.Г. бүләкләнде.
-
Бабаларыбыз безнең өчен – батырлык һәм патриотлык үрнәге. 12.02.2018

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Хәрби – патриотик айлык кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары бүгенге класс сәгатендә яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, карт бабаларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, якташларыбызны искә алды. Укучылар үзләренең бабалары турында сөйләделәр, “Хәтер” китабыннан авылдашларыбызның исемнәрен эзләп таптылар.

















