Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Яшь антифашистлар көне 08.02.2018

2018 нче елның 8 нче февралендә 4 класс укучылары катнашында «Яшь антифашистлар көне» билгеләп үтелде, презентация каралды. Соңыннан укучылар, оригами ысулы белән, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр ясадылар.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә ВПР га хәзерлек. 07.02.2018

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда 4 класс укучылары Бөтенроссия тикшерү эшен башкаралар. Бу – бик җаваплы эш. Биремнәрнең рус телендә булуы балаларда өстәмә кыенлыклар тудыра. Укучы каушап калырга, белгәнен дә күрсәтә алмаска мөмкин. Хәзерлек чорында текст өстендә эшкә зур игътибар итү таләп ителә. Әлбәттә, мондый эш төрләрен бала армаслык итеп, җиңеләйтелгән формада үткәрү отышлы.
-
“Иптәш, уяу бул!” 07.02.2018

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 4 нче класс укучылары батырлык турында мәкальләр укыдылар, фикер алыштылар. “Иптәш, уяу бул!” җырын җырларга өйрәнделәр. Батырлык турында рәсем ясадылар.
-
Хоккей. 05.02.2018

Сәламәтлек - ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага сатып алып булмый. Шуның өчен озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга ,үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Спорт-ул кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык , батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче. Шуны истә тотып, безнең мәктәп укучылары да вакытларын бушка уздырмыйлар. Рәхәтләнеп чаңгыда шуалар, хоккей уйныйлар. 3 нче февральдә егетләребез хоккей уйнадылар. Уенда “Сәләт” һәм “Дуслык” командасы көч сынашты. 11: 5 исәбе белән “Сәләт” командасы җиңү яулады.
-
Хәрби-патриотик тәрбия. 03.02.2018

Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, “патриотлык” төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу-Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияты, казанышлары белән кызыксыну; милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау; җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу. Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”. Хәрби-патриотик тәрбия һәм оборона-масса эше айлыгы кысаларында 4 нче класста “Ленинград блокадасы” темасы буенча батырлык сәгате узды, видеоролик күрсәтелде.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә китап уку атналыгы. 03.02.2018

“Кешене рухи яктан мөстәкыйль тормышка әзерләү
өчен аны китаплар дөньясына алып керергә кирәк.
Китап һәр тәрбияләнүченең дустына, тәрбиячесенә
һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш”
(В.А.Сухомлинский “Йөрәгемне балаларга бирәм”)
Бүген мәктәбебездә – шигърият бәйрәме. Укучылар китапның авторы, исеме белән таныштырдылар. Сәнгатьле итеп шигырь укыдылар, яттан сөйләделәр. “Китапханәдә”рольле-сюжетлы уены аша китапханәдә үзләрен әдәпле тотарга, китапханәчедән дөрес итеп китап сорап алырга өйрәнделәр. “Китапларга иллюстрация”исемле конкурска нәтиҗәләр ясалды. Укучыларның хезмәте уңай бәяләнде. Алар барысы да призлы урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында. 02.02.2018

Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик айлык кысаларында 9 класста Бөек Ватан сугышына багышланган тәрбия сәгате үтте. Класс сәгатендә укучылар кораллы көчләр тарихы белән таныштырылды. Укучылар “Бөек Ватан сугышында минем гаиләм” дигән темага чыгышлар ясадылар. Һәр укучы үз гаиләсеннән сугышта катнашкан яки тылда хезмәт күрсәткән әби-бабайсы, аларның батырлыклары турында сөйләде.Шулай ук Сталининград блокадасы турында видеоролик күрсәтелде. Бу турыда фикер алышу үткәрелде. Безнең рәхәт томышта яшәвебез өчен үзләренең гомерләрен биргән авылдашларыбыз, якташларыбызга без бурычлы. Укучылар хәзерге тормышның матурлыгын тоеп, кадерен белеп яшәргә кирәк дигән нәтиҗәләргә килделәр.
-
Cәрдәбаш башлангыч мәктәбендә китап уку атналыгы. 02.02.2018

Бүген безнең мәктәптә – “Әкият геройлары парады”. Укучылар әкият геройлары костюмнары әзерләгәннәр. “Сәхнә”дә алар үз героен яклап чыгыш ясадылар.Сорауларга җавап бирделәр. Әкиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр. “Әдәби фикер” уены барлык балаларга да ошады. Бергәләшеп биеделәр, күңелле итеп үзара аралашырга да өйрәнделәр. “Вакытның үткәнен сизми дә калдык”, - дип белдерделәр балалар. Мондый чаралар бушка вакыт үткәрү генә булып калмас, бала күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салыныр, дип ышанабыз.
-
Хоккей уйнарга без әзер. 01.02.2018

31 январьда Носы мәктәбендә 7-8 класс һәм 9 класс егетләре арасында хоккей ярышлары булып узды. Уен бик киеренке булды. 9 класс егетләре җиңү яуладылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 31.01.2018

31 нче январь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы узды. Һәр класста ачык дәресләр күрсәтелде. Җыелышның гомуми өлешендә II чирек нәтиҗәләренә анализ ясалды, уңышлар һәм проблемалар турында әйтелде. “Интернет куркынычсызлыгы” темасына чыгыш ясалды.
















