Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Математик лотерея. 07.12.2017

Математика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә “Математик лотерея” уены үткәрелде. Бу уенга теләге булган һәр укучы катнаша алды. Уен ике турдан торды. Беренче турда укучылар математика фәне буенча сорауларга җавап биреп, жетоннар җыйдылар. Икенче турда жетоннарны иң күп җыйган укучылар билгеләнде. Аларга лотерея билетлары алырга тәкъдим ителде. Билетларга математик мәсьәләләр язылган иде. Мәсьәләләрнең җаваплары буенча бүләкләр уйнатылды. Уенда катнашучылар бик канәгать калдылар.
-
Акция "Час кода". 06.12.2017

С 4 по 10 декабря проводится всероссийская акция "Час кода", направленная на повышение интереса молодежи к информационным технологиям, а также на иницирование и поддержку интереса к изучению информатики и программирования, повышение престижности ИТ-специальностей для молодых людей. В этом году организаторы акции подготовили тренажер для детей. Сегодня ученики сделали первые шаги в программировании.
-
Математик ралли. 06.12.2017

Мәктәбебездә математика һәм физика атналыгы башланып китте. Укучыларны математика фәне белән кызыксындыру, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан, атналык кысаларында “Математик ралли” дип исемләнгән уен-ярыш узды. Бу уенда 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары катнашты. Ярышта кызыклы мәсьәләләр, ребуслар, анаграммалар чишү, табышмакларга җавап эзләү ярышны тагын да җанлы итте. Җиңүне 5 нче класс укучылары командасы яулады. Тамашачылар да үзләре өчен шактый кызыклы мәгълүмат тупладылар.
-
Экскурсиядә. 02.12.2017

Бишенче класс укучылары Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. Укучылар бассейнда ял иттеләр, “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар. Экскурсия бик файдалы булды.
-
"Количество свечек зависит от тебя" 01.12.2017

1 декабря участники проекта "СМС-дети" провели акцию "Количество свечек зависит от тебя". Каждому ученику была представлена возможность сделать свой выбор: поставить свою подпись на плакате "Я выбираю жизнь!". В ходе акции учащиеся узнали о ВИЧ - инфекции и болезни СПИД; о причинах инфицирования ВИЧ-инфекцией; о правовом регулировании отношения к ВИЧ инфицированным людям в России; о медицинском обслуживании и гарантиях в области диагностики, лечения и профилактики больных СПИДом; о значении акции "Красная ленточка", которая символизирует скорбь, милосердие и сострадание к людям, умершим от СПИДа.
-
Яктылыкны кире кайтаручы элемент- иминлек өчен! 30.11.2017

Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Машина йөртүче (шофер) яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган җәяүлене шактый зур арадан – 30 метр урынына 150 метрдан, ә ерак ут белән хәрәкәт иткәндә шофер җәяүлене 400 метр арада күрә ала. Бүген мәктәбебез укучыларына яктылыкны кире кайтаручы элементларның кирәклеге, булырга тиешлеге аңлатылды. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, Укучыларның мәктәп сумкаларына һәм киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагылды. Гомерләр бер генә бирелә, шуңа да һәркем юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде.
-
Физик тәрбия дәресләрендә. 29.11.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3 нче, 4 нче класс укучылары физик тәрбия дәресләрендә бик актив катнашалар. Бүген дә дәрес темасын үзләштергәннән соң , күңелле уеннар уйнап, эстафеталар үткәреп материалны ныгыттылар.
-
Ачык дәрес. 25.11.2017
23 нче ноябрь көнне тарих – география атналыгы кысаларында 7 класста “Төньяк боз океаны. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Дәрес вакытында укучылар төрле географик чыганаклар белән эшләделәр. Яңа мәгълүматлар алдылар. Дәрес барышында төрле эш алымнары кулланылды. 24 нче ноябрь көнне 5-9 класслар арасында география фәне буенча “Бәхет эзләп, илләр кичтем” дигән географик уен үткәрелде. Географик уен вактында илләр буенча мәгълүмат китерелде, презентация буенча илнең исеме әйтелде. Географик уенда укучылар бик теләп катнаштылар. -
Әниләргә бүләк. 24.11.2017

26 нчы ноябрь - әниләр көне.
- Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше.
Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,
Әниләрне ташлап китмәгез.
Ташлап китеп картлык көннәрендә
Сез аларны ятим итмәгез.
Әниләрнең бөтен мәхәббәте,
Бөтен мәрхәмәте балада.
Аналарга дигән җан җылысы
Адашып йөрмәсен далада.
Безнең өчен күргән кайгылардан,
Әниләребез яшен түкмәсен.
Әниләрнең түккән күз яшьләре
Каргыш булып безгә төшмәсен.
Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
-
“Кемнең миллионер буласы килә ? ” 23.11.2017

23 нче ноябрь көнне 7-9 нчы класс укучылары арасында тарих фәне буенча “Кемнең миллионер буласы килә ? ” дигән уен-ярыш үткәрелде. Бу уенда 1 урынны 8 нче класс укучысы Хлопушин Р.Р., 2 урынны 7 нче класс укучысы Сафиуллин И.М., 9 нчы класс укучысы Төхфәтуллина Д.Р. алды. Укучыларны котлыйбыз!
















