Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
“Нәрсә ул толерантлык яки әйләнә-тирә дөнья белән ничек мөнәсәбәт корырга?” 23.11.2017

9 класс укучылары “Нәрсә ул толерантлык яки әйләнә-тирә дөнья белән ничек мөнәсәбәт корырга?” дигән сораулар буенча фикер алыштылар. Тема буенча һәр укучы үз фикерен белдерде. Укучылар ситуацияләрне анализладылар, чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Тема буенча тест сорауларына җавап бирделәр. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәү серләренә тагын бер тапкыр төшенделәр.
-
“Әнием-кадерлем!” 22.11.2017

Күпсанлы бәйрәмнәр арасында күптән түгел генә барлыкка килгән Әниләр көне аерым бер урын алып тора. Әлеге бәйрәм һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Бәйрәмнең максаты-гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгыту, җәмгыятьтә әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Бу көнне барлык әниләргә дә балалар тәрбияләүдәге һәм җәмгыятьтәге уңышлары өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр, котлыйлар. Без һәр елны әлеге бәйрәмне көтеп алабыз, бәйрәмгә әзерлекне алдан башлыйбыз. Бүген, мәктәп залында, “Әнием-кадерлем!” баш астында рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
“Үзебезнең уен” 22.11.2017

22 нче ноябрь көнне 5-6 нчы класс укучылары арасында “Үзебезнең уен” дип аталган тарихи –интеллектуаль ярыш уздырылды. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары үзара көч сынаштылар, тарих дәресләрендә алган белемнәрен күрсәтергә тырыштылар. Бу ярышта “Зирәкләр” командасы җиңеп чыкты.
-
Атналык дәвам итә. 21.11.2017

Бүген, ягъни 21 нче ноябрь көнне тарих-география атналыгы кысаларында 5 нче классларда “Борынгы Һиндстан. Табигать шартлары, халкының шөгыльләре.” дигән темага тарихтан ачык дәрес үткәрелде. Укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Дәрес барышында төрле эш алымнары кулланылды.
-
Тарих-география атналыгы. 20.11.2017

Мәктәбебездә тарих-география атналыгы башланып китте. Укучылар арасында “Сугыш балалар күзлегенннән” исеме астында рәсем конкурсы игълан ителде.
-
"Здоровая мама - здоровый ребенок!" 20.11.2017

Cегодня в нашей школе СМС-отрядом "Selet" на переменах была проведена акция "Здоровая мама - здоровый ребенок!". Участники акции были девочки, девушки и женщины, которым задавались вопросы викторины. С ними подписывались однодневные контракты отказа от вредных привычек и подарены сердечки - символ любви и оранжевая ленточка, прикрепленная к сердцу, как символ плодородия.
-
1нче класста уку – бала тормышында иң җаваплы чор. 18.11.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары төрле авырлыктагы биремнәр үтәп, рәсемнәрне буяу белән шөгыльләнәләр. Исәпләү күнекмәләре белән беррәттән балаларда матурлык,пөхтәлек төшенчәләре формалаша. Укуга кызыксынучан караш тәрбияләнә.
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 16.11.2017

Во исполнение плана работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 17.11.2017 с 12.00 до 13.30 состоится Республиканское родительское интернет-собрание.
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/.
-
Проект эшчәнлеге. 11.11.2017
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Петров К. “Минем гаиләм – минем терәгем”, 3 нче класс укучысы Николаев Р. “Безнең гаилә бердәм, тугры, дус һәм күркәм” дигән темаларга проект эше эшләделәр. -
Педагогик киңәшмә. 11.11.2017
10нчы ноябрь көнне мәктәбебездә түбәндәге көн тәртибе буенча педагогик киңәшмә үткәрелде:
1. Август педагогик киңәшмәсе карарлары үтәлеше.
2. Белем сыйфатын күтәрүдә уңышлар һәм проблемалар.3. ФГОС шартларында 5-7 нче класста эшчәнлекне оештыру.4. I чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар.5. Хокук бозу очракларын кисәтү буенча эшчәнлек.Киңәшмәдә класс җитәкчеләре чыгыш ясады. Аттестация үтүче укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
















