Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә китап уку атналыгы. 31.01.2018

“Әкиятләр кичә”се балаларның чыгышлары белән башланды. Укучылар төрле әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр. Геройларның характерын ачу максатында тавыш көчен үзгәртергә өйрәнделәр. Барлык мәктәп балалары каршында чыгыш ясау җаваплылык хисе тәрбияли. Укучылар әкиятләрнең һәр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләвен расладылар. “Нәрсә артык?”, “Бу геройлар кайсы әкияттән?”, “Бу предметлар кайсы әкияттән качканнар?” уеннары балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Балаларга тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте зур.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – китап уку атналыгы. 30.01.2018

Китап атналыгының беренче көнендә “Табышмаклар кичә”се оештырылды. Укучылар арасында рус милләтеннән булган бала да булу сәбәпле, кичә татар һәм рус телендә алып барылды. Укучылар табышмаклар өйрәнеп килгәннәр. Төрле темага булган табышмакларның җавапларын табу балаларга аеруча ошый. Мәктәп буенча “Иң зирәк укучы” конкурсында 1 нче урынны Петров К. һәм Миннебаев Д., 2 нче урынны Егоров Р. һәм Николаев Р., 3 нче урынны Галиев Ф. яуладылар. Татар халкының борынгы уеннарын кызыксынып өйрәнделәр. Укучылар белән берлектә, икенче көнгә максатлар билгеләдек.1нче класс укучылары да башкалардан калышмаска, әкиятләр укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә сүз бирделәр.
-
Чаңгы ярышы. 29.01.2018

27 нче январь көнне Иске Кырлайда Ф.Гарафиев истәлегенә район мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәп укучылары да ярышта актив катнаштылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында ачык дәрес. 27.01.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, 27 нче январьда Г.З.Ногманова 3 нче класста туган телдә әдәби уку дәресеннән “Кар-муллык билгесе” темасына ачык дәрес курсәтте. Дәрестә укучылар элек алган белемнәренә таянып яңа ачышлар ясадылар. Дәрестә регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаштырылды. Эшнең эзләнүле, төркемнәрдә оештырылуы бик отышлы булды.
-
Ачык дәрес. 25.01.2018

Башлангыч класслар атналыгының өченче көнендә Ганиева С.Х. 4 класста татар теленнән “ Сыйфат” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик кызыклы, мавыктыргыч булды.
-
Кышкы ямь. 24.01.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3,4 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Николаева Р. Ф. белән берлектә кышкы матурлыкка сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда йөрделәр, бергәләп ял иттеләр.
-
Китап уку – иң яхшы белем алу. 24.01.2018

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан – ел кими бара. Укучыларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан, бүгенге класс сәгатендә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары китап тарихы, китаплар нинди булган, китап турында язучылар, шагыйрьләр нинди сүзләр әйткәннәр, халык нинди мәкальләр, әйтемнәр иҗат иткәннәр, шулар турыда сөйләштеләр, презентация карадылар. Класста иң күп китап укыган укучыны билгеләделәр. Бу исемгә Петров К. лаек булды.
-
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. 23.01.2018

Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, торак көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт әйләнә-тирә мохит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Бүген мәктәптә башлангыч класс укучылары “Зәлидә” уены уйнадылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгының беренче көне – әкиятләр көне. 22.01.2018

Татар халык авыз иҗаты күп гасырлар буе буыннан – буынга күчеп килгән. Нәрсә соң ул татар халык авыз иҗаты? Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, башкалар шомарткан һәм инде иҗат итүчеләр онытылган мондый әсәрне татар халык авыз иҗаты фольклор дип атыйлар, яки күп кешенең уртак җимеше. Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Кече яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр. Без быел башлангыч сыйныфлар атналыгын “Татар халык авыз иҗаты”н өйрәнүгә багышладык. Бүген - “Әкиятләр көне”. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Укучылар белән татар халык әкиятләре укыдык, аудиоязмалардан әкиятләр тыңладык. Татар халык әкиятләре китапларыннан күргәзмә оештырдык.
-
Җимлекләр куйдык. 20.01.2018

Кышкы чор - кошлр өчен бик авыр вакытлар. Үсемлек орлыклары калын кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Без мәктәп янына җимлекләр куйдык. Көн саен кошларга җим салабыз.
















