Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Бабаларыбыз безнең өчен – батырлык һәм патриотлык үрнәге. 12.02.2018

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң? Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Хәрби – патриотик айлык кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары бүгенге класс сәгатендә яу кырларында ятып калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызны, карт бабаларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, якташларыбызны искә алды. Укучылар үзләренең бабалары турында сөйләделәр, “Хәтер” китабыннан авылдашларыбызның исемнәрен эзләп таптылар.
-
“Россия чаңгы юлы – 2018” 12.02.2018

10 февральдә Арча шәһәре стадионында “Россия чаңгы юлы – 2018” булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәптән Валиуллин Р., Ахметова А., Тухфатуллин Ә. да катнаштылар.
-
“Алар илгә Җиңү алып кайтты”. 10.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 1 һәм 3 класс укучылары белән “Алар илгә Җиңү алып кайтты” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп, илгә җиңү алып кайткан райондашларыбызның исемнәре кертелгән “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабы белән таныштылар. Әлеге китапта сугышчының исем-фамилиясе, атасының исеме, туган урыны, кайсы хәрби комиссариаттан чакырылу, сугышка алыну, аннан кайту еллары, хезмәт итү урыны, хәрби дәрәҗәсе, сугышчан вазифасы, сугыштан соңгы эш урыны һәм шөгыле, орденнары һәм мактаулы исемнәре, вафат булган вакыты һәм җирләнгән урыны турында мәгълүмат бирелгән. Бабайлары, туганнары, авылдашларыбыз турында язылган мәгълүматлар укучыларда зур кызыксыну тудырды.
-
Курчак театры. 09.02.2018

Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар... Носы мǝктǝбенең 5 класс укучылары дуслык турында курчак театры куйдылар. Алар дуслыкның иң зур байлык булганын исбатладылар һәм тату булуының нигǝ кирǝген курсǝттелǝр.
-
““Хәтер” китабы - һәйкәл ул”. 09.02.2018

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 1 һәм 3 класс укучылары белән ““Хәтер” китабы - һәйкәл ул” темасына класс сәгате үткәрелде. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәм офицерлар истәлегенә багышланган "Хәтер" китабы белән таныштылар. Сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән райондашларыбыз турында мәгълүмат тупланган “Хәтер” китабы укучыларда зур кызыксыну тудырды. Укучылар үзләренең бабайларының, туганнарының, авылдашларыбызның исемнәрен эзләп таптылар, алар турында күп мәгълүмат белделәр.
-
“Герой шәһәрләр”. 09.02.2018

Хәрби – патриотик айлык кысаларында 5 нче калсс укучылары белән “Герой шәһәрләр” темасына әңгәмә үткәрелде.
-
Зур сугышның кечкенә геройлары. 08.02.2018

8 февраль , Яшь герой –антифашистлар көне уңаеннан “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән темага 6 нчы класста әңгәмә үтте. Укучылар герой-антифашистлар Марат Козей, Лёня Голиков, Зина Портнова, Володя Дубининнар турында бик эчтәлекле мәгълүмат алдылар. Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлык. 08.02.2018

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 4 нче класста “Кыюлык. Ничек кыю булырга?”дигән тема астында әңгәмә үтте. Газинур Гафиятуллин һәм Александр Матросов турында презентация карадылар, аларның батырлыклары турында сөйләштеләр.
-
8 февраль - «Яшь антифашистлар көне». 08.02.2018

Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә, дөресрәге 9 февральдә (1943 ел) Краснодонда совет яшь гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко һәм башкалар фашистлар кулыннан һәлак була. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин - диңгездә, Аркаша Каманин - һавада, Леня Голиков - партизан отрядында, Валя Зенкинк - Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш. Бүген мәктәбебездә «Яшь антифашистлар көне» билгеләп үтелде. «Герой пионерлар» турында альбом буенча күзәтү ясалды, презентация каралды, http://www.molodguard.ru сайты материаллары белән таныштырылды. Соңыннан укучылар, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр ясадылар. Тынычлык кошларына теләкләр язып класс почмагына беркетеп куйдык.
-
“Таня Савичеваның Ленинград блокадасы көндәлеге”. 08.02.2018

Хәрби – патриотик айлык кысаларында 5 нче калсс укучылары белән “Таня Савичеваның Ленинград блокадасы көндәлеге” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар Ленинград блокадасы турында материаллар әзерләп килделәр, фикер алыштылар.
















