Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
«Здоровая пробежка» 16.10.2017

14 октября учащиеся школы совместно с руководителем проекта «SmS дети» организовали Республиканскую антинаркотическую акцию «Здоровая пробежка». Мероприятие прошло в рамках республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети». Целью проекта стало не только формирование у подростков здорового образа жизни, но и активной гражданской позиции. Участниками проекта «SaMoSтоятельные дети» являются ребята 5-6 классов. Присоединиться и поболеть смогли все желающие. Участники проекта предлагали болельщикам и прохожим принять участие в пробежке и раздавали информативные буклеты о здоровом образе жизни.
-
“Көзләрнең дә бар үз яме”. 07.10.2017

Өлкәннәрне бердәм котлау көне уңаеннан 6 нчы октябрьдә Сәрдәбаш авылында “Көзләрнең дә бар үз яме” исеме астында музыкаль бәйрәм чарасы узды. Авылыбызның барлык өлкәннәре җыелып, бер табын янында сыйланып,эч серләрен бушаттылар. Бәйрәмгә килүчеләргә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Икенче елга да, тулы состав белән, кунакка килергә вәгъдә бирделәр. Амин!
-
Көзге табигатьтә кунакта. 03.10.2017

Бүген башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.
-
1 урын. 01.10.2017

Шимбә көнне уздырылган көрәш ярышында катнашып Сафиуллин И. һәм Сибагатуллин И. үз авырлыкларында 1 урынны яулап кайттылар. Теннис ярышында катнашып командалар арасында 2 урынны яулап кайттылар. Афәрин укучылар!
-
Профсоюз дәресләре 29.09.2017

Бүген 8 класс укучылары белән профсоюз дәресләре уздырылды. Аларга профсоюзның нәрсә икәнен, аларның үсеше һәм хокуклар турында сөйләшү алып барылды.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары экскурсиядә. 27.09.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары көзге экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге һәм хайваннар тормышындагы сезонлы үзгәрешләрне, кешеләрнең көзге хезмәтен күзәттеләр.Бергәләшеп төрле уеннар уйнау балалар арасындагы үзара дуслыкны, бердәмлекне ныгыта. Телефоннан аерылып, үзеңне табигать баласы итеп тоюга ни җитә!
-
Минем гаиләм һәм аның тарихы. 23.09.2017

Сәрдәбаш мәктәбенең 3, 4 нче класс укучылары бүгенге класс сәгатендә гаилә турында сөйләштеләр. Балалар үзләренең гаиләләрен рәсемгә төшерделәр. Гаилә тарихлары белән таныштырдылар. Шаҗәрә төзеп карадылар.
-
Эх, күңелле өмәсе! 22.09.2017

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куакларда сары яфраклар күренгәли башлады. Бүген мәктәбебездә көзге өмә үткәрелде. Мәктәп территориясен чистарту эшләре оештырылды.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе. 21.09.2017

«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән девиз астында мәктәбезнең 5-6 нчы сыйныф укучылары "Тынычлык күгәрчене" дигән акция уздырдылар. Укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәрне зәңгәр күккә очырдылар.
-
Яшь укытучылар белэн жыелыш. 18.09.2017

Буген Арчанын мэгариф булегендэ яшь укытучылар белэн жыелыш уткэрелде, яшь укытучыларга янга уку елында кинэшлэр бирелде.
















