Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Китапның белмәгәне юк. 31.01.2019

“Китап уку” атналыгының 4 нче конендә "Балалар китабы - сихри бер дөнья" - әдәби сәгать үткәрелде. Кичә балалар чыгышы белән башланып китте. Укучылар татар һәм рус халык әкиятләренең эчтәлеген сөйләделәр.“Әкиятне таны”, “Сүзләрне тап” уеннарында укучылар бик актив катнаштылар. Соңыннан балалар китап күргәзмәсе белән танышып, үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Алдагы көнгә максатлар куелды:үзләренең яратып укыган китапларыннан әкият геройларын ясарга.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 3 нче көн. 30.01.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көнендә 1-4 класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвеше-һәр гаиләнең нигезе” дип исемләнгән уен-бәйге үткәрелде. Бәйге барышында укучылар сәламәтлек темасына бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр, “Файдалы-зыянлы” уены уйнадылар, кроссворд чиштеләр. Ахырда укучылар ясаган рәсемнәрен якладылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 3 нче көн. 30.01.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Сәламәтлек-зур байлык” темасына күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә башлангыч сыйныф укучыларының сәламәтлек темасына ясалган рәсемнәре һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен киңәшләр урын алган.
-
“Герой шәһәрләр” 30.01.2019

30 нчы гыйнвар көнне 7 нче сыйныфларда “Герой шәһәрләр” темасына класс сәгате үтте. Укучылар 12 шәһәр һәм 1 крепостька Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән ныклыклары өчен Герой-шәһәр исеме бирелүен белделәр. Презентация карап фикер алыштылар, видеоролик карадылар.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – “Китап укучылар” атналыгы 30.01.2019

2 нче көн: ”Халык әйтсә – хак әйтә” – халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу. Укучылар китап,белем турында әйтем, мәкаль, табышмаклар әйтештеләр, үзара тапкырлыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, Дуслык җиңде!
-
Мин кулыма китап алам... 29.01.2019

Иң бәхетле кеше — китап укучы кешедер. Китап уку бит ул ниндидер белем яисә информация алу гына тугел әле, ә төрле талантлы авторларнын фантазия иленә кереп китүе дә. Ә бәлки фантазиядә тугелдер, ә чынлыкта булган хәл, авторнын борчулары һәм башыннан кичергәннәре.Рәссамнар китапларга нинди матур рәсемнәр ясыйлар. Төрле–төрле матур төсләр куллангач, китапны хәтта кулдан төшерәсе дә килми. Төсләр китапларны сихри матурлыкка күмә. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Китап уку” ункөнлеге башланып китте. Атналыкның беренче көне итеп укучылар “Мавыктыргыч китап” дөньясына сәяхәт кылдылар.Беренче сыйныф укучылары өчен,"Кулымда яңа китап" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Яңа китаплар белән таныштырып,шигырьләр,әкиятләр кычкырып укылды.Ошаткан китапларын өйгә укырга алдылар.
-
“Китап табиблары” көне 29.01.2019

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балаларны китапны саклап тотарга өйрәтү максатында, мәктәп китапханәсендәге таушалган китапларны төзәттек. 14нче февраль көнен бер-беребезгә китаплар бүләк итешү көне дип билгеләдек.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 2 нче көн. 29.01.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 2 нче көнендә “Спорт һәм сәламәтлек” дип аталган спорт бәйгесе уздырылды. Бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары ике командага бүленеп ярыштылар. Уеннар җитезлек-өлгерлекне сынауга һәм шул ук вакытта кызыклы да иде. Ике команда да зур тырышлык, җиңүгә омтылыш белән ярыштылар. Ләкин һәр уенның җиңүчесе һәм җиңелүчесе була.”Җир” командасы “Галәм” командасыннан бер генә очкога калышты.
-
Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел 28.01.2019

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. 27 нче гыйнвар көнне Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел булу уңаенннан, 7 нче классларда тәрбия сәгате үткәрелде, күргәзмә оештырылды. Укучылар авыр, газаплы сугыш еллары турында күп мәгълүмат алдылар.
-
Каһарманлык дәресе. 28.01.2019

27 гыйнварда “Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне” билгеләнә. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора. Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау, сугышның иң фаҗигале хәлләреннән берсе - Ленинград блокадасы чорына игътибарны юнәлтү, укучылар күңелендә авыр сынаулар узган кешеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белү хисләре уяту, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан 2-4 класс укучылары белән "Ленинград блокадасы" дигән каһарманлык дәресе уздырылды.
















