Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
«Как стать самозанятым гражданином» 26.03.2019

Министерство образования и науки Республики Татарстан в целях реализации Федерального закона от 27 ноября 2018 г. № 422-ФЗ, а также Плана мероприятий («дорожная карта») по реализации пилотного проекта по применению специального налогового режима в виде налога на профессиональный доход на территории Республики Татарстан в сфере образования, утвержденного приказом Министерства образования и науки Республики Татарстан от 25.12.2018 № под-1955/18, направляет информационный материал «Как стать самозанятым гражданином» (листовка) для информирования сотрудников и населения, а также размещения на официальных сайтах образовательных организаций.
-
Безнең уңышлар. 26.03.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары (Шакирова З., Сидоров А., Галиев Ф.) район күләмендә уздырылган “Разукрасим мир стихами” шигырь бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар . Өченче сыйныф укучысы Галиев Ф. 2 нче урынга лаек булды.
-
Ата-аналар җыелышы. 25.03.2019

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 23.03.2019

23 нче март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмгә килгән Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Ә инде бу ярышлард аҗиңелгән Кыш бабай тагын бер шарт куйды. Дәртле татар халык биюен кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче була. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән дәвам иттек. Соңыннан, тәмле ботка белән сыйландык, кайнар коймак һәм самовар белән кайнаткан чәй эчеп, күңелле ял иттек.
-
«Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» 22.03.2019

5 нче сыйныф укучысы Миннибаев Д., 6 нчы сыйныф укучылары Уваева Д., Сафина З. VI Региональ «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» конкурсында катнаштылар. Үз номинацияләрендә 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар. Укучыларыбызга уңышлар телибез. Әфәрин, сез булдырасыз!
-
“Әче әрем тәме”
21.03.2019
Театраль эшчәнлегенең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур, аның тематикасы укучының күпкырлы кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Укучы әйләнә - тирә һәм аның күптөрлелеге белән таныша, үзен әйләндереп алган мохиткә җайлаша, ә укытучының төгәл куелган сораулары балага уйланырга, анализ ясарга, дөрес нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Театрга безнең республикабызда да бик зур игътибар бирелә. 2018-19 ел Татарстан Республикасында театр елы итеп игълан ителде. Шушы кысаларда Носы мәктәбендә һәр класска максат итеп спекталь куярга әйтелде. 21 март көнне 9 класс укучыларының чираты иде. Алар класс җитәкчеләре Зөхрә Алмазовна язган әсәр буенча, “Әче әрем тәме” дип исемләнгән спектакль куйды. Спектакль бик эчтәлекле, уйландыра торган булды.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә. 21.03.2019

Носы төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучылары Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенә кунакка килделәр. Бу – барлык балалар өчен зур сөенеч булды. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр. Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкиятен сәхнәләштереп укучыларга тәкъдим иттеләр. Носы төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укучыларына иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дуслык җепләрен тагын да ныгытырга тырышырбыз.
-
Әлифба бәйрәме. 21.03.2019

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын аатлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул. Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә зурбәйрәм.1 класс укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды.Әлифба бәйрәме-кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, җырлар,әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.
-
Чаңгы ярышы. 20.03.2019

Мәктәптә класслар арасында үткәрелгән чаңгы ярышына нәтиҗәләр чыгарылда һәм мактау грамоталары тапшырылды.
-
Без бергә! 18.03.2019

Без бергә халыкара балалар конкурс - фестивале кысаларында район турына бару өчен иҗат бәйгесе буенча әзерлек эшләре бара.
















