Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Очсыз, кырыйсыз күк йөзе 12.04.2019

Космонавтика көненә багышланган мәктәпкүләм рәсем конкурсы уздырылды.
-
ЭКОЯЗ-2019 12.04.2019

Химия, биология атналыгы һәм ЭКОЯЗ-2019 акциясе кысаларында “Эзең калсын тирән булып” дип исемләнгән кичә үтте. Укучылар станцияләр буйлап хәрәкәт иттеләр, һәр станциядә төрле биремнәр үтәделәр. Шушы биремнәрне үтәп, урман, һава, сулыклар һәм болыннарны саклау буенча минипроектлар эшләделәр һәм якладылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Носы төп мәктәбендә укучылар өчен "Космонавтика көне" дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтеде, космонавтика белән бәйле җырларны тынладылар, Юрий Гагаринның космостан һәм Кызыл мәйданда сөйләгән тавышын ишеттеләр. Балалар космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр
-
ЭКОЯЗ-2019 11.04.2019

Урман-кешенең иң юмарт дусты.Ул йорт салырга бүрәнә, өстәл ясарга такта, ягарга утын бирә.Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар? Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре... Кыскасы урман бүләк итә торган байлыклар чиксез. Халык хуҗалыгындагы егерме меңнән артык әйбер-урман хәзинәсе.
Урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Бар да туйганчы соклан-ул куып җибәрми.Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урманда бер генә көн булсаң да , рәхәтләнеп ял итәсең, уку һәм эш өчен яңа көч туплыйсың. Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.
ЭКОЯЗ акциясе кысаларында “Урман һәм климат” темасына телдән журнал үткәрелде. Кичә барышында укучылар урманның климат саклаудагы роле турында фикер алыштылар, урман байлыгын саклау буенча мини проектлар якладылар.
-
Олимпиадага әзерлек 11.04.2019

Олимпиадада, гадәттә, фәнне аеруча зур кызыксыну белән өйрәнүче, зирәк, тырыш, иҗади сәләткә ия булган балалар көч сынаша. Бәйге махсус әзерлек таләп итә. Әзерлек башлангыч сыйныфлардан башланырга тиеш. Олимпиадага әзерләнү дәресләрдән соң алып барыла. Ләкин балалар дәресләрдән соң калып шөгыльләнергә бик яратмыйлар. Шуңа күрә мондый дәресләрдә материалны өйрәнү уен белән бергә үрелеп алып барылса, отышлырак.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучылары язгы матур көнне олимпиадага бергәләшеп әзерләнергә булдылар. Дуслык тау-ташларны күчерергә дә сәләтле шул.
-
Профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы 11.04.2019

Носы төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы узды. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ганиева С.Х., мәктәп директоры Бадертдинов В.Х. башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар. Төхфәтуллина Р.Р. ревизия комиссиясенең эшләгән эшләренә нәтиҗә ясады. Җыелышның икенче өлешендә ачык тавыш бирү юлы белән яңа профсоюз оешмасы рәисе һәм контроль - ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.
Профсоюз оешмасына кергән барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек телибез.Киләчәктә дә үзара ярдәмләшеп, бердәм булып эшләргә язсын.
-
Дәрес-конференция 10.04.2019

12 апрель - космонавтика көне уңаеннан физика укытучысы Лена Ильясовна мәктәбебездә “Күктә ни булмас дисең, очсыз кырыйсыз күк бит ул!” дип исемләнгән дәрес – конференция үткәрде. Конференциянең максаты: космик пространствоны өйрәнүдәге уңышларны физика фәне белән бәйләргә өйрәтү.
-
Химия-биология атналыгы 10.04.2019

Химия, биология атналыгы кысаларында 9 нчы сыйныфларда химия буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәрес барышында укучылар уксус кислотасының үзлекләрен өйрәнделәр, ОГЭ эшенең 17 нче биремен чиштеләр.
-
Химия-биология атналыгы 09.04.2019

Мәктәбебездә химия - биология атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында "Көчсез буын" уены үткәрелде. Уенда 7 сыйныф укучылары катнашты.
-
Кошлар көне. 08.04.2019

Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә"Кошлар – безнең дусларыбыз!" кичәсе үткәрелде. Укучылар кошларга карата табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр, сынамышлар белән таныштылар. Канатлы дусларыбыз турында яңа мәгълүмат алдылар. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү –төп бурычыбыз.
















