Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Хокук бозуларны кисәтү 08.04.2019

8 нче апрель көнне мәктәбебездә Арча районы буенча ПДН инспекторы Усманова Э.С., балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Диярова Р.Г. катнашында чираттан тыш профилактика советы утырышы үткәрелде. Мәктәпнең хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлегенә анализ ясалды. Укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
-
Бездә бүген–өмә. 06.04.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп тирәсендәге карларны тараттылар. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдылар. Саф һавада эшләү күңелле һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.
-
Юлларда сак булыйк! 06.04.2019

Юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кечкенәдән үк башларга һәм план буенча системалы алып барырга кирәк. Мәктәп яшендәге балага кагыйдәләрне яхшы белү генә аз, аларның мәгънәсен аңларга , ситуациягә дөрес бәя бирә белергә кирәк. Баланы юлда куркынычсыз йөрергә әзерләү –класс җитәкчесенең көндәлек бурычы. Ә яктырткычлар укучыларны хәвеф – хәтәрләрдән саклауда бик кирәкле элемент. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларының барысында да яктылыкны кире кайтаручы элементлар бар.
-
Очрашу. 05.04.2019

Мәктәбебездә психолог укучылар белән очрашты.
-
Кош оялары ясадык. 04.04.2019

Апрель җитсә, яз җитәр, эреп –агып кар китәр, ди халык. Апрель язның икенче ае. Апрель – су язы. Барлык болыннарны, тугайларны тутырып су арта. Апрель– кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта. Кояш астындагы зәңгәр биеклектә тирбәлә – тирбәлә, көн буе кошлар сайрый. Ә без үз чиратында кошларны матур оялар ясап каршы алабыз. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары быел да сыерчык оялары ясап килеп, мәктәп янындагы агачларга урнаштырдылар.
-
Сыерчык ояларына конкурс. 03.04.2019

Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган – үскән җирләре.
Мәктәбебездә укучылар, укытучылар арасында сыерчык ояларына конкурс үткәрелде. Оялар мәктәп янына урнаштырылды. Ояларга сыерчыклар килде. Конкурста катнашучыларга зур рәхмәт.
-
Имтиханнарга әзерлек. 29.03.2019

Язгы каникул чорында да укучылар белән эшләр бара. Бүген 9 класс укучылары математика фәненнән имтиханга әзерләнделәр.
-
Компьютермы, китапмы? 29.03.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Баланы ничек китап укырга өйрәтергә?” темасына әти-әниләр җыелышы булды. Башлангыч класста укучыларны китап укырга өйрәтү зур әһәмияткә ия.
-
БДИ га әзерлек. 28.03.2019

Каникул чоры булуга карамастан, Носы төп мәктәбендә БДИ га әзерлек консультацияләре үткрәлеп тора. 28 нче март көнне рус теленнән әзерлек булды. Укучылар эш барышында туган сорауларын бирде һәм аларны бергәләп чиштеләр.
-
ОГЭ га әзерлек. 27.03.2019

Язгы каникул чорында да укучылар белән эшләр бара. Бүген 9 класс укучылары информатика фәненнән имтиханга әзерләнделәр.
















