Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Ленинград блокадасы өзелүгә – 75 ел. 28.01.2019

Ленинград блокадасы өзелүгә – 75 ел. 900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. 6 нчы сыйныф укучылары «Тормыш юлы” турында сыйныф сәгате үткәрделәр. Сыйныф сәгате барышында Ленинград блокадасында катнашучы авылдашларыбыз турында истәлекләр белән таныштык. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз.
-
Ленинград блокадасын онытмыйк! 28.01.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Ленинград Бөек Ватан сугышы елларында”дип исемләнгән класс сәгате булып узды. Укучылар сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштылар. Класс сәгатенең максаты - 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү иде. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 1943нче елның 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Шул сәбәпле, өлкәннәр белән чагыштырганда, балалар азрак үлгән. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик кадерлиләр икән...Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.Без бу хатирәләрне киләчәк буынга тапшырырга бурычлы.
-
“Ленинград чолганышы вакытында шәһәр халкы ничек яшәгән?” 28.01.2019

27 январь Россия халкыөчен нинди дата икәнен мәктәбебездә белмәгән укытучы, укучы юктыр. 1943 нче елның 27 нче январендә рус солдатлары Ленинград шәһәрен немец солдатларыннан азат иткән шатлыклы дата. Бу елда шушы истәлекле датаны билгеләп китәргә, дигән максат куйды Носы мәктәбе укытучылары. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән 9 нчы сыйныф укучылары “Ленинград чолганышы вакытында шәһәр халкы ничек яшәгән?”, “Үзәк өзгеч, тетрәндергеч елларда блокада да яшәүчеләр каян көч алган?” дигән сорауларга җавап эзләделәр. 1941 елның 8 сентябереннән 1943 нче елның 27 нче январенә кадәр барган чолганыш халык өчен бик авыр, югалтулар вакыты гына түгел, ә рухи һәм иҗади алга китү еллары да булып саналганынна төшенделәр. Укучылар китергән мисаллардан аңлашылганча, блокада да яшәгән шагыйрьләр, композиторлар немец фашистларына каршы үзләренең җырларын, шигырьләрен радио аша куйганнар. Халыкка алар яшәргә көч өстәгән. Немец солдатларын аптырашта калдырган. Укучыларга мондый искә төшерү, аңлату класс сәгатьләре үткәрү кирәкле, мөһим эш.
-
27 нче январь –Ленинградны фашист илбасарларыннан азат итү көне. 28.01.2019

27 нче январь –Ленинградны фашист илбасарларыннан азат итү көне. 1 нче сыйныф укучылары белән Ленинград блокадасы, Холокост корбаннары турында әңгәмә үткәрелде. Видео һәм презентация карадылар.
-
“Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел” 28.01.2019

5 класста “Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел” дигән тема астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштылар, халкыбызның батырлыгына сокландылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 1 нче көн. 28.01.2019

Бүгеннән мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Атналык укучыларны, әти -әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән даими шөгыльләнергә өндәү максатыннан “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” девизы кысаларында үткәреләчәк. Атналыкның 1 нче көнендә “Сәламәт булыйм дисәң....” темасына классларда сыйныф сәгатьләре уздырылды һәм укучылар арасында әлеге темага рәсем конкурсы игълан ителде.
-
"Ленинград блокадасы". 28.01.2019

Герой шәһәр Ленинград турында класс сәгатеүтте. 1944нче елның 27нче гыйнварындабушәһәр фашист блокадасыннан тулысынча азат ителгән. Укучылар Ленинград блокадасы турында сөйләгәннәрне бик кызаксынып тыңладылар, кешеләрнең батырлыгына, түземлегенә, авырлыкларга бирешмәвенә сокландылар. Балалар герой укучыларның исемнәрен белделәр: Володя Бобрищев – Пушкин, Олег Ольховский, Коля Рыжов. Соңыннан Ленинград шәһәре, аның истәлекле урыннары турында презентация карадылар. Ленинград блокадасында катнашучы авылдашыбыз Сафиуллин Шафигулла Сафиуллин улы турында күргәзмә белән таныштылар.
-
«Здоровье и безопасность ребенка». 25.01.2019

Во исполнение плана работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 25.01.2019 с 12.30 до 14.00 состоится Республиканский родительский интернет-семинар ». Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/.
-
“Ленинград блокадасы балалары” 22.01.2019

22 нче гыйнвар көнне 5 нче класс укучылары авыл китапханәсенә кунакка бардылар. Китапханәче Ләйсән Рәисовна “Ленинград блокадасы балалары” дигән темага презентация белән чыгыш ясады. Укучылар бу турыда белемнәрен тагын да үстерделәр, халкыбызның авыр сугыш елларында кылган батырлыклары турында тагын да күбрәк мәгълүмат алдылар.
-
День аспиранта 21.01.2019

История праздника ведет начало с первых лет правления страны Советов. В 1925 году Совнарком утвердил «Положение о научных сотрудниках вузов». Документом было официально предписано называть людей, которых готовят к научно-исследовательской деятельности, аспирантами. Дата подписания положения – 21 января. Надо сказать, что после того, как в 1925 году была официально создана аспирантура, число профессорско-преподавательского состава увеличилось вдвое, что послужило детонатором для роста числа будущих защитников кандидатских диссертаций. Изначально в 2008 году для празднования предлагалась дата 8 февраля – День российской науки. Но она не была утверждена, поскольку инициаторы справедливо посчитали, что аспиранты заслуживают иметь собственную торжественную дату. Для чествования специалистов данного направления создан профессиональный праздник, который успешно отмечается в наши дни. Вне всякого сомнения, наука является подлинным источником сведений и прогресса. Все полученные знания активно используются для различных изобретений, технологий, управления с целью совершенствования человеческой жизни. Дело в том, что научная карьера любого студента может начаться только в одном-единственном месте – аспирантуре. Цель праздника – вдохновить и поощрить всех, кто причастен к миру науки. В торжественных мероприятиях принимают участие аспиранты, научные руководители, специалисты, работающие в исследовательских институтах любого профиля.
















