Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Балачак әкиятләре. 06.02.2019

Китап уку атналыгының 9 нчы көнен без “Балачак әкияләре” дип атадык. Укучылар үзләре яратып укыган бер әкияткә карата иллюстрация ясап килделәр. Мәктәп күләмендә үткәрелгән әлеге конкурска укучылар арасыннан сайлап куелган жюри түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды. 1 нче урынга Шакирова З.(1 класс), Егорова Н,(1класс), Николаева Р,(2 класс), Петров А.(3 класс) лаек дип табылды. 2 урыннарны Сидоров А.(2 класс), Моисеев М.(2класс), Петрова Ю.(2 класс), Самигуллина И.(2 класс), Сабиров А.(2 класс), Егоров В. (2 класс), Петрова К.(3 класс), Галиев Ф.(3 класс), Рябинин А.(3 класс) бүлештеләр.
-
Акция рисунков «День защитника Отечества» 06.02.2019

В целях патриотического воспитания подрастающего поколения и в честь дня воинской славы «День защитника Отечества» 6 февраля организовали акцию рисунков для поздравления военнослужащих, призванных из Арского района. На рисунках написали свои поздравления. Рисунки отправили в войсковую часть 3662.
-
ФОРПОСТ 05.02.2019

Укучылар ФОРПОСТ зона ярышларында катнашып кайттылар. Киләчәктә уңышлар телибез.
-
“Яхшы китап гомерлек якын дус.” 04.02.2019

Китап уку атналыгының бер көне укучылар иҗатына багышланды. Алар язучыларга ияреп үзләре дә әкиятләр язып карадылар. Төрледән – төрле матур китапчыклар ясау балалар күңеленә хуш килде. Бу эштә бигрәк тә Рябинин А., Николаев Р. үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Театр елы. 04.02.2019

2019 нчы ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездэ һәр сыйныфка театр өйрәнеп кую бурычы куелды. Бүген 1нче сыйныф укучылары белән театр турында әңгәмә үткәрелде.
-
Сталинград сугышы 02.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында классларда “Сталинград сугышы” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды. Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.Сталинград сугышы күп кешенең гомерен ала. Ләкин совет сугышчыларының батырлыгы,туган илгә мәхәббәте Ватанны саклап калырга көч бирә.Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.Рус полководецлары белән беррәттән, Арча районыннан чыккан, Сталинград сугышына саллы өлеш керткән райондашыбыз Гани Сафиуллин турында да сөйләнелде.
-
“Юл күрсәтүче йолдыз” 02.02.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Китап уку” атналыгының 5 нче конендә“Юл күрсәтүче йолдыз” әдәби- музыкаль викторина уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп узләренең белемнәрен, осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын гына түгел, ә җитезлекләрен, өлгерлекләрен дә күрсәттеләр. “Әкияттә - кунакта”, “Шигырь сөючеләр” конкурсы, капитаннар өчен “Дөрес җавап” уены балаларга аеруча ошады. Бәйрәмебезгә биюче һәм җырчы кызларыбыз ямь өстәп үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә физкультура дәресләре. 01.02.2019

Кышкы чорда мәктәп балаларын чаңгы шуу күнекмәләренә өйрәтүгә игътибар бирелә.Чаңгы шуудан балалар аерым бер ләззәт алалар. Саф һавада дәресләрне чаңгылар кулланып үткәрү аларга бик ошый.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 5 нче көн. 01.02.2019

Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. Хәрби-патриотик айлык һәм башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында бүген «Сәламәтлек кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән сәламәтлек кичәсе уздырылды. Кичә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатын күздә тотып үткәрелде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы: 4 нче көн. 31.01.2019

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында саф һавада мәктәп укучылары өчен “Күңелле стартлар” үтте. Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп, капитаннар билгеләп, командаларга исемнәр сайлап, бер-берсен сәламләгәч мавыктыргыч, кызыклы ярышлар башланды. Командалар узара бирешмәскә тырышып көч сынашты. Һәр катнашучы үзен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынады.
















