Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Профсоюз ярышлары. 14.05.2019

Бүген мәктәбебез укытучылары профсоюз ярышларында актив катнаштылар.
-
Һөнәр сайлау-язмыш сайлау. 11.05.2019

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр.Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Шушы максаттан чыгып 7 нче класс укучылары белән “Һөнәр сайлау-язмыш сайлау” дигән темага класс сәгате үткәрелде. Укучылар һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиешлегенә төшенделәр. Һөнәр сайлаганда булырга мөмкин ялгышларны ачыкладылар. Класс сәгате бик кызыклы, файдалы үтте.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Беркем дә онытылмады” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. 09.05.2019

Тыл ветераннарын котлап, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. “Уракчы кызлар”, “Фронттан хат”, “Һәйкәл һәм Ана”күренешләрен сәхнәләштерделәр. Безнең авылыбыз уртасында Ватан сугышы батырларына салынган һәйкәл бар. Без аны кадерләп саклыйбыз. Бу һәйкәлгә веноклар куябыз. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә халыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
-
Һәйкәл янында митинг. 07.05.2019

7 май көнне, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында сугыш ветераннары һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг-кичә үткәрелде. Биредә мәктәп коллективы, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр һәм сугыш кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәлгә веноклар куйдылар.
-
"Үлемсез полк" акциясе. 07.05.2019

Илебездә 2015 елдан бирле "Үлемсез полк" акциясе уза. Без дә бу чарадан читтә калмыйбыз. Шушы хәрәкәткә кушылып, 7 май көнне авылыбыз урамнары буйлап сугышта катнашкан туганнарыбызның фотосурәтләрен тотып уздык.
-
Агач утырту-изге гамәл. 03.05.2019

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Носы төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары да тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Мәктәп тау башына чыршы, нарат үсентеләре утырттылар.
-
Концерт. 01.05.2019

8 класс укучылары бәйрәм концерты куйдылар.
-
Бәйрәм бүген! 27.04.2019

Бар күңеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь бүген!
-Нәрсәдән бу ? - Мин беләм: бәйрәм бүген! бәйрәм бүген!
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә бәйрәм чарасы булды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр. Шигырь бәйрәмендә укучылар барысы да Тукайның әсәрләрен яттан сөйләделәр.
-
Бүген татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның 133 еллыгын билгеләп үтә. 26.04.2019

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте.
Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап, Тукай, туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Бүген татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның 133 еллыгын билгеләп үтә. Мәктәбебездә иртәдән бәйрәм рухы! Укучылар һәм укытучылар бу көнгә тырышып әзерләнделәр. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында сәнгатьле уку конкурсы үтте.
-
Өмәдә. 26.04.2019

Бүген чишмәләрне чистарттык. Укучыларның чишмәләргә уңай карашы сөендерә. Туган як чишмәләрен карап тору, аларны чистарту - безнең төп бурыч.
















